Әкият “Серле урман” (Г.Тукай әкиятләре буенча)
Өлкән яшьтеге балалар өчен (5 – 6 яшь)
Максат: Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру.
Тәрбия бурычы: Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Әкиятләр ярдәмендә балаларда матурлыкны күрү, яхшылыкка өйрәнү, шәфкатьле, гадел, кыю булу күнекмәләре үстерү.
Белем бирү бурычы: Балаларның сүзлеген баету, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: Урман күренешләре ясап бизәлгән ширма; ширма каршына агачлар, бүрәнә, елга күренеше, төрле җәнлекләр; Һәр күренеш музыка ярдәмендә уза.
Катнашалар: 1. Зөһрә кыз
2. Күбәләк
3. Бәрән
4. Кәҗә
5. Шүрәле
6. Батыр
7. Малай
8. Су анасы
9. Балыклар
Әкиятче:
— Борын-борын заманда яшәгән Зөһрә кыз. Зөһрә кызны әнисе урманга җиләккә җибәргән.
(Зөһрә кыз керә. Кулында кәрҗин. Урманга соклана, кошлар тавышын тыңлый, елга янына килә. Аланга чыга. Күбәләк очып керә. Кыз әйләнәсендә оча. Кыз күбәләкне мактый, тотарга тели.)
Зөһрә кыз:
- Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче бергәләп.
Җыр “Бала белән күбәләк” З.Хабибуллин көе, Г.Тукай шигыре.
Әйт әле, күбәләк
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп
Табаламсың ризык?
Мин торам кырларда,
Болында, урманда.
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
(Күбәләк очып чыгып китә. Ерактан кәҗә белән бәрән кычкырган тавыш ишетелә.)
Зөһрә кыз:
- Кемдер килә монда?
(Кыз агач артына барып утыра. Кәҗә белән Бәрән керәләр. Җырлыйлар.)
Кәҗә белән Бәрән:
Туннарга киендерә
Җылыта, сөендерә.
Тоягы аның ярык
Исеме аның сарык
(“Кәҗә белән Бәрән ” әкиятеннән өзек.)
Кәҗә белән Бәрән:
Икебезгә бер зур гына капчык тегеп
Киттек икәү кырга таба юлга чыгып.
(Бүре башын күрәләр.)
Кәҗә: — Нәрсә соң бу? Бүре башы! Әй мин куркам!
Бәрән: — Мин дә куркам, тотарга бит, мин дә куркам!
Кәҗә: — Сарык абзый, син батыррак, син көчлерәк!
Сарык: — Син Сакалбай, хәйләкәрерәк, гайрәтлерәк!
Кәҗә белән Бәрән: Алайса икәү тотыйк,
Башны капчыкка салыйк
Һәм тагын юлга чыгыйк!
(Бүре башын капчыкка салып, кычкыра-кычкыра чыгып китәләр. “Бе-ее, Ме-ее”. Зөһрә кыз керә, җиләк җыя.)
Җиләк җыям как коям
Дәү әнигә бүләккә
Монда җиләк күп икән
Аю, бүре юк икән.
(Шүрәле кычкырган тавыш була. “Шүрәле” балетыннан көй уйнала. Ф.Яруллин көе.)
Зөһрә кыз:— Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!
(Бии-бии шүрәле керә.)
Шүрәле: — Әй, сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет. Килче икәү уйнык бераз кети-кети.
Зөһрә кыз:— Әйдә соң уйныйк бераз, кети-кети.
(Батыр керә).
Батыр: — Кем монда тавышлана?
Шүрәле: -Син кем? Синең исемең ничек?
Батыр: — Мин Былтыр!
Шүрәле: — Әйдә келт-келт уйнык.
Батыр: — Элек агачны арбага салырга булыш, аннары уйнарбыз.
Шүрәле: — Былтыр кысты, Былтыр кысты!
(Шүрәле кычкырып чыгып китә.)
Зөһрә кыз: — рәхмәт Батыр.
Батыр: — Сау бул, Зөһрә кыз!
Зөһрә кыз: — Сау бул!
Зөһрә кыз: — Нинди матур урман,саф һава, кошлар сайрый, тәмле җиләкләр үсә.
(Агач төбенә барып утыра. Елга янына бии-бии балыклар һәм су анасы чыга. Бииләр. Су анасы елга янында утырып кала. Кулында алтын тарак. Балыклар чыгып китәләр. Су анасы утырып чәчләрен тарый. Елга янына малай килә.)
Малай: Җәй көнне эссе һавада, мин суда коенам йөзәм!
Чәчрәтеп, уйным, чумам, башым белән суны сөзәм.
Бервакыт, китәм дигәндә, тоште күзем басмагыө
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.
Көнгә каршы ялтырый, кулындагы алтын тарак
Шул тарак белән утыра тузгыган чәчен тарап
Чәчләрен үргәч торып сикерде, түште сугша ул
Чумды да китте, тәмам юк булды, күздән шунда ул.
Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага
Җен оныткан ахрысы, калган тарагы басмада.
(Малай таракны алып йөгерә, артына карый)
— Аһ, харап эш, Су анасы да минем арттан чаба!
Су анасы: — Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!
(Су анасы малай артыннан чаба. Зөһрә кыз аланга чыга.)
Зөһрә кыз: — Урман бик серле икән! Җиләкләремне алыймда өйгә ашыгыйм. әнием мине көтәдер.
(Артистлар чыгалар, бергә җырлыйлар, бииләр.)
Җырладыкта, уйныдыкта,
Күңелле булды безгә
Зур рәхмәт, хәерле юл
Телибез хәзер сезгә.
Тәмам.
Әдәбият: Г.Тукай әкиятләре: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән бәрән турында әкият”; Г.Тукай “Шигырьләр!.
Автор: Абдуллина Мунира Гаптрауфовна
Должность: преподаватель литературы
Учебное заведение: ГАПОУ «Арский педагогический колледж» им.Г.Тукая
Населённый пункт: Татарстан, г.Арск
Наименование материала: сценарий
Тема: «Тукай экиятлэренэ ияреп»
Раздел: среднее профессиональное
АБДУЛЛИНА МӨНИРӘ ГАПТЕРӘҮФОВНА . Габдулла
Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең югары
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (курчак
театры түгәрәге җитәкчесе)
ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕНӘ ИЯРЕП….
(Сәхнә ачылганда әби белән бабай сөйләшеп утыралар.)
Әби
: И ии картым,кара инде бу үткән гомерләрне,улларыбыз үсеп тә бетте
бит инде.
Бабай
:Галиебез өйдәге вак-төяк эшләрдә булыша, ә Былтыр улыбыз зур
эшләрне эшләргә ярый башлады. Менә әле генә урманнан утын алып
кайтты,югыйсә, кыш көне нишләгән булыр идек. Менә печәнебез дә бетеп
килә бит әле. Кәҗә белән сарыгыбызны нәрсә белән ашатырбыз икән?
(уйнаша- уйнаша Былтыр белән Акбай керәләр)
”Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү.
БЫЛТЫР
: Әйдәле,Акбай,өйрән син.
Арт аягын белән тор. Аума, аума,туп-туры тор,
Төз утыр,яхшы утыр.
Акбай
: Ник газаплыйсың болай син Мин әле бик кечкенә
Мин туганга тик ике айлап булыр,я өч кенә.
Юк,кирәкми,мин өйрәнмим, Минем уйныйсым килә.
Шул болыннарда ятасым,Шунда ауныйсым килә.
Былтыр
: Ах,җүләр маэмай Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул
Картаеп каткач буыннар Эш белү уңайсыз ул.
Ялкауланырга ярамый,тырыш,көчле булырга кирәк. Шулай ук хәйләли дә
белергә кирәк. Әгәр хәйлә белмәгән булсам, әле генә урманга баргач, мин
урман сарыгы — Шүрәлене ничек җиңгән булыр идем?(Шулчак Гали керә)
Гали
: Абый, абый,сөйлә әле, шүрәле күрдеңмени? Аны ничек җиңдең?
Былтыр
:Ярар, энем, Гали, кич белән иркенләп сөйләрмен, ә хәзер минем
эшләрем күп. Әнә сиңа иптәшкә күрше кызы кереп килә, аның белән
уйнагыз. (Күбәләк куа- куа бер кыз керә. Җырлый.)
Бала
:Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче, тезеп табаламсың ризык?
Күбәләк
: Мин торам кырларда, Болында, урманда.
Уйныймын, очамын. Якты көн булганда.
Тик гомерем бик кыска бары бер көн генә
Бул яхшы, рәнҗетмә, Һәм тимә син миңа.
(күбәләк очып чыгып китә)
Кыз
:Кая киттең әле, күбәләк…Мин бит әле синең белән уйнап туймадым.
Гали
:Ярар китсен инде, без синең белән икәү уйнарбыз.
(Шулвакыт кәҗә кычкырганы ишетелә)
Гали
:Ой, мин бүген сарык белән кәҗәмне ашатмадым бит әле.
Кая, печән салып килик әле. Әйдә, киттек.
(Өйдән әби-бабай чыгып карап торалар)
“ Гали белән кәҗә”
шигырен сәхнәләштерү.
ӘБИ
: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән
Әнә кәҗә карап тора тәрәзәдән
Гали аны чирәм белән кунак итә
Кәҗә рәхмәт әйтә,сакалын селкетә.
“Кәҗә белән сарык”
әкияте сәхнәләштерелә.
Бабай
:Кара монда, хатын. Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.
Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык
Ашап ята бушка гына алар азык…………….
Әби:
Ирем, ярар, ярар,
Бу икене кумаклыкка булсын карар;
Кәҗә белән сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?
Әйдә алайса, үзләрен чакырып, сөйләшеп алыйк инде.
Икесе бергә:
Малкайлар, кереп чыгыгыз әле безнең янга.
Кәҗә, сарык:
Нәрсә бар, хуҗа? Ни булды?
Бабай:
Безнең тормышыбыз бик фәкыйрьгә китте әле, малкайлар. Сезгә
бүгенге көннән башлап, үз көнегезне үзегезгә күрергә туры киләчәк. Урманга
барып карасагыз, ашарыгызга тапмый калмассыз. Безгә рәнҗемәгез инде
яме.
Кәҗә:
Ярар, хуҗабыз. Моңарчы ашатып ятканыгыз өчен дә бик зур рәхмәт
инде сезгэ. (чыгып китәләр)
Кәҗә:
Нишлик инде, дустым сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.
Икебезгә бер зур гына капчык тегеп,
Китик әйдә, кырга таба сәфәр чыгып.
Автор:
Китте болар. Бара, һаман бара, бара
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар, күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башы таба.
Кәҗә:
Сарык абзый, син көчлерәк, син тот.
Сарык:
Син, сакалбай, гайрәтлерәк, син тот.
Кәҗә:
Әйдә, икәү бергә салабыз да, юлны дәвам итәбез.
Автор:
Бара болар. Тукталмастан һаман бора.
Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.
Сарык:
Әнә, кара дустым, ут күренә.
Әйдә, кәҗә, куныйк бүген шунда барып.
Ут янына бүреләр дә килә алмаслар,
Безнең анда кунганлыкны белә алмаслар.
Кәҗә:
Әйдә иптәш, ярар, барсак барыйк инде.
Автор:
Кәҗә, сарык ут янына якын барса,
Мескеннәрнең күз алдында менә нәрсә.
Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,
Тырышып-тырышып пешермәктә алар ботка.
Кәҗә, сарык, күргәч ошбу тамашаны
Калды куркып һәрберсенең ярты җаны.
Кәҗә:
Исәәәәәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!
Бүре:
Яхшы, яхшы, хуш килдегез.(дусларына карап)
Эх, ашыйбыз, бу икәвен тотабыз да,
Менә ничек ит таптык бит боткабызга.
Кәҗә:
Кайгырмагыз, дуслар, бездә ит күп.
Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук.(сарыкка)
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, сарык!
Капчыктагы бүре башын китер алып (башны алып керә)
Кәҗә:
Микикики! Микикики!
Капчыктагы бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр сарык, надан сарык,
Моннан зуррак бүре башын китер табып!
Автор:
Сарык бик тиз аңлап алды бу алдашны,
Капчыктан ул алып килә шул ук башны
Өч-дүрт бүре чынлап инде куркыштылар,
Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.
Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы,
Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.
Олы бүре:
Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?(пауза)
Туктагыз, мин тиз генә су китерим.
Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры. (китә)
Автор:
Бүреләрне хәзер каты курку басты,
Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.
Уртанчы бүре:
Туктагыз, мин эзләп кайтыйм эле..биииик озак булды инде
башлыгыбыз киткәнгә. (китә)
Автор:
Өч-дүрт бүре, берсе соңра кача берсе,
Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.
Болар качкач, кәҗә белән безнең сарык
Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.
Кәҗә:
Әйдә, дустым, утырыйк та аяк бөкләп каршы утка,
Хәзер инде тәмләп кенә ашыйк ботка.
Ашап туйгач, рәхәт кенә, тыныч кына
Бу төнне без куныйк монда.
Автор:
Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук,
Кулларында бүре башы салган капчык.
(кайтырга чыгалар, юлда елап утырган шүрәлене күрәләр.)
Шүрәле
кычкыра:
Кыстыыыы, харап итте, явыз Былтыр мине
Ах, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине.
Кәҗә
: Нәрсә булды, шүрәле? Ник кычкырасың?
Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең! Кычкырма син, тиз яхшылык
белән тыел! И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!??
Шүрәле:
Юк ла, күрше авылның былтыр исемле егет бармагымны кыстырып
качты.
Сарык:
Безнең авыл егете ул, бик көчле һәм бик һәйләкәр ул.
Әйдә,безнең белән авылга кайтабыз.
Шүрәле:
Нәрсәгә???? Ююююкккк, мин куркаммм…
Кәҗә:
Бармагыңны коткарырга,Шүрәле. Былтыр безне белэ,булышыр. Ул
яхшы кешеләргә тими бит. Димәк, син узең аңа нинди дэ булса начарлык
эшләгәнсең …
Сарык
: Әйт әле, нинди начарлыгың тиде безнең Былтырга???.
Шүрәле:
Мммм….мин аның белән бераз кети-кети генэ уйнамакчы идем..
Кәҗә:
Әһәәә…менә-менә, әйттем бит…уйнамакчы булган ул, кара син аны.
Аннары кытыклап үтергән дә булыр идең әле….Ярар, әйдә кайтабыз авылга.
(кайта башлагач аларга елый-елый су анасы очрый)
Кәҗә:
Нәрсә булды? Нигә елыйсың ? Син кем???
Су анасы:
Су анасы мин,авыл башындагы күлдә яшим.
Сарык:
Күлдә яшәгәч монда нишләп йөрисең??
Су анасы:
Минем күлдә яшәрлегемне калдырмадылар. Күлемне шакшы
сулар агызып, ватык шешәләр ташлап,пычратып бетерделәр,җитмәсә иртә
белән чәчемне тарагач, тарагымны яр буенда онытып калдырган идем,бер
малай аны урлап качты. Мин хәзер тараксыз нишлим инде? Менә бит минем
чәчләрем нинди озын.
Сарык:
Ярар, елама,әйдә безнең белән авылга кайтабыз,тарагыңны да
табарга булышырбыз.
Су анасы:
Ярар алайса,әйдәгез,кайтыйк.(кайтырга чыгалар)
(Өй күренә,алар барып тәрәзә шакыйлар.)
“Су анасы”
әкияте.
Әни:
Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә
белән, и пычагым кергери!
Су анасы:
Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир! Бая көндез
алып качты синең углың, карак!(Ана таракны табып, су анасына ыргыта.)
Малай:
Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!
Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
“Йә, иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым.
Балалар, сезнең арада кеше әйберсенә тия торган малайлар-кызлар юкмы?
Аңладыгызмы инде, кеше әйберсенә тияргә ярамаганны?
Ә хәзер, әйдәгез, барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарыйк.
(Иң ахырдан барлык курчаклар бергә чыгып “Туган тел” җырын
башкаралар.Залдагы балаларны да кушылырга чакыралар.)
Тукай кичәсе
Бурычлар:
Балаларның кәефен күтәрү, Г.Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру
Балаларның сәнгатьле сөйләү, җырлау сәләтләрен үстерү
Г.Тукай турында белемнәрен арттыру
Җиһаз: Г.Тукай портреты, китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе, экран, диапроектор, уеннар өчен атрибутлар, аудиоязмалар, курчак, бишек
(Балалар “Туган тел” көенә залга керәләр)
Тәрбияче:
Бакчабызда бәйрәм бүген ,
Бакча ямьләнгән.
Тукай бәйрәменә , диеп,
Барысы да килгән.
Җыр “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре)
Тәрбияче: Әйе, бакчабызда Тукай бәрәме. Г.Тукай – балаларның яраткан шагыйре. Без аның бик күп шигырьләрен беләбез.
(Елап, китап күтәреп, Шүрәле керә)
Шүрәле: Харап булдым, харап булдым!
Тәрбияче: Аңлатып сөйлә, ни булды?
Шүрәле: Тукай абыйның китабын укыйсы килгән иде. Ул бит минем турымда әкият язган беренче кеше! Менә шушы бармаклар харап итте. Менә, китап битләре коелды. Ничек җыярга белмим. Гафу итегез мине, зинһар өчен. Гафу итегез! (тезләнә)
Тәрбияче: Тор әле, Шүрәле, кайгырма. Хәзер балалар китабыңның битләрен җыярга ярдәм итәрләр. Балалар, ярдәм итәбезме? Утырып тор, без сиңа булышырбыз. Безне игътибар белән тыңласаң, китапның битләрен үзең дә җыя алырсың.
“Безнең гаилә” шигыре
Уен-эстафета “Кем тизрәк?” (12 бала ике командага бүленеп, дөрес киемнәрне сайлап, киенәләр: бабай – камзол, әби-яулык, әти – билбау, әни – алъяпкыч, малай – түбәтәй, кыз – калфак)
“Минем өем” җырлы-биюле уен
Шүрәле: Урра, мин беренче битен таптым.
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, бала тугач, иң беренче нинди җырны ишетә? (“Бишек җырын”)
“Бишек җыры” (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)
Шүрәле: Апа, икенче битен дә таптым.
Тәрбияче: Шигыремне дәвам итәргә әзерләнегез.
Бик акыллы этебез:
Сикер, дисәң, сикерә,
Йөгер,дисәң, йөгерә.
Бигрәк уңган бу маэмай –
Исеме аның — Акбай.
“Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү
Шүрәле: Тагын бер бит табылды.
Тәрбияче:
Тыңлагыз табышмакны, табарсыз тиз җавапны.
Канатларын җилпи-җилпи,
Талпынып, тирбәнгәләп,
Чәчәкләрдән-чәчәкләргә
Килеп куна күбәләк.
“Бала белән Күбәләк” җыры (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре)
“Күбәләк тоту” уены (6 бала парлашып басалар.Балалар, “күбәләкләр” булып, очып йөриләр. Музыка туктагач, “күбәләкләрне “тотарга башта 1нче пар чыга, аннан соң 2нче пар һәм 3нче пар. Тотылган “күбәләкләр” утыралар)
Шүрәле: Тагын бер бит өстәлде.
Тәрбияче:
Сакалы бар, акылы юк. Нәрсә ул? (кәҗә)
“Гали белән Кәҗә” шигыре
“Кәҗәкәй” уены
Шүрәле:
Китабымтиздән тула.
Тәрбияче:
Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?
-Китте болар, бара һаман бара болар,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар: күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)
-Җәй көне эссе һавада
Мин суда кенам, йөзәм.
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,
Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)
-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)
“Рәсемне җый һәм әкият исемен ата” уены
“Су анасы” уены
Шүрәле:
Менә тагын өч бит өстәлде. Булдырасыз, балалар.
Тәрбияче:
Г.Тукай балалар өчен ел фасыллары турында шигырь-табышмаклар да язган. Игътибар белән тыңлагыз әле.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт,
Я, әйтеп кара? (яз)
Һәр җир карланды,
Сулар бозланды.
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (кыш)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга.
Урагын ура,
Бу кайчак була? (җәй)
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,
Бу кайчан була? (көз)
“Җир йокысы” шигыре
Уен “Бүкән” яисә “Буш урын”
Шүрәле:
Ура, китабым тулды. Укырга да була инде хәзер. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Мин дә сезнең белән уйнап китим әле.
“Шүрәле” җырлы-биюле уены (К.Сатиев көе, Н.Сафина сүзләре)
Тәрбияче:
Шүрәле, китабыңны саклап йөр, ертма, пычратма. Ә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
Әкияләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барысы да.
Тукай абый әкиятләрен
Мин бик-бик-бик яратам.
Шигырьләрен һәм җырларын
Беләм мин хәзер яттан.
Нинди таныш моңлы көй бу,
Тукай җыры “Туган тел”?
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
“Туган тел” җыры (Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)
(Бу вакытта экранда тавышсыз “Туган тел” мультфильмы бара)
Шүрәле:
Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик акыллы балалар икәнсез. Ә миңа урманыма кайтырга вакыт. Башка шүрәлеләргә дә Тукай әкиятләрен укыйсым бар. Ә бу күчтәнәчләр –сезгә.(китапта – кәнфитләр) Сау булыгыз.
(Балалар ясаган рәсемнәр күрсәтелә, конкурска йомгак ясап, бүләкләр тапшырыла. “Туган тел” көе астында төркемнәргә таралалар)
Рәмилә ӘХМӘТОВА, Арча районы Носы авылы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Г.Тукай рәсеме эленеп тора. Шулай ук балаларның Тукай иҗатына багышлап ясалган рәсемнәр күргәзмәсе куела. Музыка яңгырый, балалар залга кереп тезеләләр.
Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген бездә бәйрәм. Тантаналы кичәбез халкыбызның сөекле шагыйре, бүгенге көндә дә шигърият күгендә балкып янган якты йолдызларның берсе Г.Тукайның туган көненә багышлана. Моннан 128 ел элек, нәкъ менә шушы айда, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай дөньяга аваз сала. Без аны бүген дә онытмыйбыз, яратып һәм хөрмәт итеп искә алабыз. (Балалар “Яз килә” җырын башкара.)
Беренче бала.
Ничә буын сине иң кадерле
Бер кешесе итеп сагына.
Син остаз да, мөгаллим дә булып
Яшисең гел туган ягыңда.
Икенче бала.
Татарстан — Тукай иле,
Татарстан безнең ил.
Бүген бездә Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил.
Өченче бала.
Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Дүртенче бала.
Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Тукай көне — безнең бәйрәм.
(“Тукайга”җыры яңгырый)
Бишенче бала.
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге —
Иң гүзәл бер җыр дибез.
Алтынчы бала.
Үз телендә сайрый кошлар,
Сандугачтан үрнәк алыгыз.
Сүзләремә колак салып, дуслар,
Туган телгә тугры калыгыз.
(Балалар Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкара)
Җиденче бала.
Аяклар тими идәнгә,
Дәртләнеп биегәндә.
Йөрәкләр җырлый: берләшеп,
Парлашып биик әйдә!
(4 бала (2 егет, 2 кыз) “Парлы татар халык” биюен башкара)
Беренче бала.
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә.
Икенче бала.
Яңгырасын матур көйләр,
Җыр-моңны яратабыз.
Балачакның бу бәйрәмен
Күңелләрдә сакларбыз.
(Күмәкләшеп “Без биибез” җыры башкарыла. Көй яңгырый. Залга күбәләк очып керә, кыз аны тотмакчы була.)
Кыз. Ой, нинди матур күбәләк! Сөйләшикче бергәләп. (“Бала белән күбәләк” җыры яңгырый)
Кыз.
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык.
Күбәләк.
Мин торам кырларда,
Болында, урманда,
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы,
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Кыз. Нинди күңелле алан, нәкъ Тукай абый әкиятендәге кебек. Ә җиләкләре! Ничек кызарып пешкәннәр! Дәү әниемә җыеп алыйм әле. (Кыз “Бүләккә” җырын башкара. Шүрәле килеп керә.)
Шүрәле. Әй сылу кыз, кил әле! Бер биеп күрсәт әле. Син курыкма, курыкма, нәни кызчык! Мин бит Кырлай Шүрәлесе, бер кешегә дә тимим. Ә син кая барасың?
Кыз. Дәү әниемнең туган көне, аның янына барам, күчтәнәчкә тәмле җиләкләр җыям.
Шүрәле. Мин бит синең җырлый-җырлый җиләк җыйганыңны карап тордым. Тавышын бик матер икән.Әй кызчык, мине дә үзең белән ал әле.
Кыз. Ярый, әйдә алайса. (Кәҗә керә.)
Кәҗә. Ми-ки-ки! Ми-ки-ки! Бу болында кемнәр йөри.
Кыз. Бу мин һәм Шүрәле, Кырлайга дәү әнинең туган көненә барабыз.
Кәҗә. Ә-ә… Безнең юллар бергә икән. Мин бит дәү әниеңнең кәҗәсе. Болынга дәү әнинең туган көненә сөт җыярга килгән идем.
Шүрәле. Мин дә дәү әнинең туган көненә чәчәкләр өзим әле.
Кыз. Ә мин кәрзинемне җиләкләр белән тутырыйм.
Шүрәле. Беләсезме, минем бер рәхәтләнеп җырлыйсым килеп китте әле.
Кыз. Җырла соң, без тыңларбыз. (Шүрәле җырлый.)
Кыз. Әйдәгез дусларым, юлыбызны дәвам итик, дәү әнием көтәдер. (Матур көй яңгырый. Дуслар юлларын дәвам итәләр һәм Су анасын күреп алалар.)
Шүрәле. Әй син, Су анасы, безнең якка кара әле. Бергә утырып сөйләшик, йә булмаса бергә-бергә Кырлайдагы дәү әнинең туган көненә барыйк.
Су анасы. Мин сезнең белән бик барыр идем дә, чәчләрем таралмаган, күлмәгем юылмаган, күчтәнәчкә бирер өчен бүләгем алынмаган.
Балалар бергә. Нишләргә!?
Кыз. Белдем! Чәчләреңне мин тарыйм, кайда матур тарагың?
Cу анасы. И-и-и, аны бит кичә көндез урлап качты тәрбиясез, усал малай, карак.
Шүрәле. Һич тә борчылма син, Су анасы. Менә сиңа тарак, чәчләреңне куйчы тарап. (Су анасының чәчләрен тарап, матурлап куялар һәм ул көзгегә карап җырлый.)
Су анасы.
Көзгегә карыйм әле, чәчемне тарыйм әле,
Сез дусларым өчен генә бер җырлап алыйм әле.
Тыпыр-тыпыр тыпырдатып, бергә басаек әле,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачаек әле.
Шүрәле. Ай-һай, Су анасы бигрәк күркәм, күз тиюдән никтер куркам.
Су анасы. Сез миңа түгел, ә мине халыкка бүләк иткән Тукайга сокланыгыз.
Кәҗә.
Дөрес, әйдәгез дуслар, тизрәк без Кырлайга ашыгыйк,
Туган көне белән котлап, дәү әнине шаккатырыйк. (Китәләр.)
Кыз. Менә дәү әнинең өенә килеп тә җиттек. Әнә күрше малае белән маэмай уйнап йөри. (Малай белән маэмай килеп чыга. Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыре уйнала.)
Дәү әни.
Бәй, миңа кунаклар килгән, нәни кызчыгым белән.
Туган көнем икәнлекне Су анасы, Шүрәле, Кәҗәкәй каян белгән?!
Балалар бергә.
Котлы булсын, дәү әни, синең туган көнең!
Сәламәт бул, авырма: терәгебез син безнең!
Дәү әни.
Рәхмәт сезгә, балалар, мине сагынып килгәнсез,
Габдулла Тукаебызның туган авылы Кырлайны
Күреп китик дигәнсез.
Шүрәле. Миңа бик ошады Кырлай, ярый безне тудыргансың, Тукай.
Дәү әни. Әйе шул, балакайлар. Мин үзем дә авылымны бик яратам. Менә бит ничек матур итеп язган аның турында Тукай. (“Туган авыл” шигыре укыла)
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
(Курчагын күтәреп кызчык килеп керә.)
Кыз. Дәү әни, бу курчагым ник елый икән?
Дәү әни. Бишек җырын көйләп кара әле, кызым, бәлки тынычланыр. (“Бишек җыры” башкарыла.)
Малай. Дәү әни, ә мин кәҗәбез турында шигырь беләм.
Дәү әни. Яле, яле улым, сөйләп күрсәт әле. (“Гали белән кәҗә”шигыре укыла)
Кыз. Дәү әни, күр әле, тәрәзә капкачына карлыгач кунган. Карлыгач турында бер шигырь сөйләп күрсәтим әле. (“Карлыгач” шигыре укыла.)
Дәү әни. И-и-и балакайларым, менә күрдегезме: Тукай бабагыз безгә күпме матур шигырьләр язып калдырган. Алар барысы да тирән мәгънәгә ия.
Алып баручы.
Адаштырмас маягыбыз — мирас, юлда юлдаш — туган телебез,
Туган телне, җирне сөйсәк кенә матур булыр алгы көнебез! (”Татар телем мине м туган телем” җыры башкарыла.)
Өлкән яшьтеге балалар өчен (5 – 6 яшь)
Максат: Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына ирешү. Тукай әсәрләре аша югары әхлаклылык, бөек әдипнең иҗатына һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эш: Г.Тукайның тормыш юлы, балалар өчен язылган әсәрләре белән танышу. Әкиятләре буенча рәсемнәр ясау, музыкаль әсәрләр тыңлау.
Җиһазлау: Урман күренешләре ясап бизәлгән ширма; ширма каршына агачлар, бүрәнә, елга күренеше, төрле җәнлекләр, кәрҗин, алтын тарак, балта, күбәләк тоткыч, капчык, бүре башы;
Һәр күренеш музыка ярдәмендә уза.
Киемнәр: Күбәләк, Акбай, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә, Сарык, Ир, Хатын.
Катнашалар: Алсу, Дус кыз, Акбай, Күбәләк, Бәрән, Кәҗә, Шүрәле, Батыр, Малай, Су анасы, Балыклар, Әкиятче, Алып баручы.
Алып баручы:
Тукай туган ямьле яз аенда,
Кырлай дигән татар авылында.
Моңлы җыры, үткен сүзе белән
Ул дөньяга шуннан танылган.
Туган телен җырга салган Тукай
Телебезне бик тә яраткан.
“Шүрәле”не, “Су анасы”н укып,
Күпме бала күңлен яңарткан.
Әкиятче:
— Бер матур авылда яшәгән Алсу исемле кыз. Алсу әнисеннән рөхсәт сорап иптәш кызы белән урманга җиләккә киткән , үзләре белән Акбайны да алганнар
(Алсу иптәш кызы һәм Акбай белән керә. Алсуның кулында кәрҗин, ул җиләк җыеп читкәрәк китә, дус кызы Акбайны өйрәтә)
“Кызыклы шәкерт” шигыре
Әйдәле, Акбай! Өйрән син , арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Ник газаплыйсың болай син, ин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Дус кыз як-ягына карый, Алсуның юклыгын күреп, аны эзләп, Акбай белән залдан чыгып китә.
Дус кыз: Алсу,Алсу…..
(Алсу Аланга чыга. Урманга соклана, кошлар тавышын тыңлый . Күбәләкләр очып керә, )
“Күбәләк” биюе
Алсу сокланып:
Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче бергәләп.
(Алсу күбәләкләр артыннан чыгып китә)
Җыр “Бала белән күбәләк” З.Хабибуллин көе, Г.Тукай шигыре.
Залга җырлап Бала белән Күбәләк керә.
Бала: Әйт әле, күбәләк
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп
Табаламсың ризык?
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда.
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
(Күбәләк очып чыгып китә. Бала күбәләкне тотарга теләп артыннын чыгып китә.)
( Ерактан кәҗә белән бәрән кычкырган тавыш ишетелә. Як-ягына каранып залга Алсу керә)
Алсу: Нинди тавыш бу?! Кәҗә белән сарык урманда нишләп йөриләр?(аптырап җилкәләрен җыя) карыйм әле (тавыш килгән якка китә)
Әкиятче: Борын заман бер ир белән хатын торган.
Тормышлары шактый гына фәкыйр булган.
Асраганнар бер кәҗә белән бер сарык.
Болар булган берсеннән дә берсе арык.
Әйтә бер көн ире :
Ир: Кара монда хатын,
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык
Ашап ята бушка гына алар азык.
Хатын: Ирем ярар, ярар
Бу икенең китүенә булсын карар
Кәҗә белән Сарык хәзер китсең бездән
Аларны соң асрап ятып ни файда бар.
(Кәҗә белән Бәрән керәләр. )
Кәҗә белән Бәрән:
Икебезгә бер зур гына капчык тегеп
Киттек икәү кырга таба юлга чыгып.
(Бүре башын күрәләр.)
Кәҗә: — Нәрсә соң бу? Бүре башы! Әй мин куркам!
Бәрән: — Мин дә куркам!
Кәҗә: — Сарык абзый, син көчлерәк!
Сарык: — Син Сакалбай, гайрәтлерәк!
Кәҗә белән Бәрән: Әйдә алайса икәү тотып колагыннан
Салыйк Башны шушы капчыкның төбенә.
Әкиятче : Тагын болар урман буйлап сәфәр китте,
Нәрсә языйм хикәям дә шунда бетте.
(Бүре башын капчыкка салып, кычкыра-кычкыра чыгып китәләр. “Бе-ее, Ме-ее”. Җырлап Алсу керә, җиләк җыя.)
Җыр “Дәү әнигә бүләккә”
Җиләк җыям чиләккә Бүләккә, бүләккә
Дәү әнигә бүләккә Җиләк җыям чиләккә.
Ул бүләккә шатланыр Бүләккә, бүләккә
Мине тагын яратыр. Җиләк җыям чиләккә.
(Шүрәле кычкырган тавыш була. “Шүрәле” балетыннан “Огненой Ведьма” (0.20) көй уйнала. Ф.Яруллин көе. Агачлар арасында Шүрәле йөри)
Алсу куркып:- Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!
(“Айфара ”төркеменең ”Шүрәле”минусовкасына бии-бии Шүрәле балалар янына килә алар белән кети-кети уйнамакчы була )
Шүрәле Алсуны күреп: — Әй, сылу кыз, кил әле, синең белән уйнык бераз кети-кети.
Алсу:- Юк, юк мин синнән куркам.
(Батыр керә).
Батыр: — Кем монда тавышлана?
Шүрәле: -Син кем? Синең исемең ничек?
Батыр: — Мин Былтыр!
Шүрәле: — Әйдә кети-кети уйнык.
Батыр (агачка күрсәтеп): — Элек агачны арбага салырга булыш, аннары уйнарбыз. Әйдә минем белән.
(Зал артына алып чыгып китә. Сәхнә артыннан Шүрәленең кычкырган тавышы ишетелә. )
Шүрәле: — Былтыр кысты, Былтыр кысты!
Алсу (Батыр артыннан кычкырып кала): — Рәхмәт Батыр.
Батыр: — Сау бул, Алсу!
Алсу: — Сау бул!
Алсу: — Нинди матур урман, саф һава, кошлар сайрый, тәмле җиләкләр үсә.
(Агач төбенә барып утыра. Зәңгәрсу тукыманы ике башыннан тотып су –Елга ясала, Суда балыклар бии, малай су коена һәм су анасы чыга. Су анасы елга янында утырып кала. Кулында алтын тарак. Балыклар су төбенә югала. Су анасы утырып чәчләрен тарый. Малай судан чыга. Елга янына килә.)
Малай:
Җәй көнне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,
Чәчрәтеп уйным, чумам, башым белән суны сөзәм.
Бервакыт, китәм дигәндә, тоште күзем басмага.
Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада. (Суанасы чәч тарый)
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак
Шул тарак белән утыра тузгыган чәчен тарап.
Чәчләрен үргәч торып сикерде, төште суга ул, (Суанасы суга кереп юк була)
Чумды да китте, тәмам юк булды, күздән шунда ул.
Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага
Җен оныткан ахрысы, калган тарагы басмада.
(Малай таракны алып йөгерә, артына карый)
Як-ягыма һич кеше дә юклыгын белдем дә мин ,
Чаптым авылга таракны тиз генә элдем дә мин.
— Аһ, харап эш, Су анасы да минем арттан чаба!
Су анасы: — Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!
(Су анасы малай артыннан чаба. Алсу аланга чыга.)
Алсу: — Урман бик серле икән!
Җиләкләре күп икән. Җиләкләремне алыйм да тизрәк өйгә кайтым. Иптәш кызым да югалды, Акбай да күренми. (кычкырып ) Акбай Акбай…(Залдан чыгып китә)
(Артистлар чыгалар, барыбыз бергә җырлыйбыз.)
“Туган тел җыры”
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем си н туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Тәмам.
Кулланылган әдәбият: Г.Тукай әкиятләре: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык» турында әкият”, Г.Тукай “Шигырьләр».
Казан шәһәре Яңа Савин районы №129 балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Шәрәфетдинова Г.Н., музыка җитәкчесе Манина Э.И.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Сценарий праздника «Тукай безнең белән»
Дети заходят в зал под мелодию “Тәфтиләү”.
Ведущий 1: Хәерле иртә, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!
Ямьле язның бер көнендә без татар халкының сөекле шагыйребез Г.Тукайны искә алу кичәсенә җыелдык.
Ведущий 2: Доброе утро дорогие дети, уважаемые гости! Здравствуйте!
Сегодня мы собрались, чтобы отметить день рождения великого татарского поэта, писателя Г.Тукая, послушать его стихи, вспомнить сказки.
Показ слайдов:
1слайд. (Фото Г.Тукая.) Г.Тукай родился 26 апреля в деревне Кушлавыч Арского района в семье муллы.
2 слайд. (Детство Тукая.) Уже с пяти лет остался без родителей, очень рано познал тяготы сиротства. До девяти лет жил в деревне. С деревенскими мальчиками ходил на речку, рыбалку, помогал взрослым убирать сено.
3 слайд. Затем маленького Тукая увозят в город Уральск к родственникам. Там он поступает в школу. Внимательно слушает учителей, старательно занимается. Став взрослым пишет много стихов, статей, рассказов и сказок. В своих стихах воспевает родной край, природу, родной язык, рассказывает о жизни людей, о том, как они умеют трудиться. Много у него стихов, сказок для детей.
Ведущий 1: Ребята, какие сказки, стихотворения, знаете Г.Тукая.
4 слайд: (Фото памятника Г.Тукая в Казани.) Каждый год в день рождения поэта у памятника в Казани собираются любители поэзии, поэты Татарстана.
Ведущий 2: стихотворение Закии Туфайловой «Тукай абый».
(1 ребёнок прочитает стихотворение.)
Ведущий 1: Г.Тукай очень любил свою родную деревню и написал о ней стихотворение «Родная деревня».
(2 ребёнок прочитает стихотворение.)
Ведущий 2: Сейчас послушаем стихотворение Г.Тукая. «Кызыклы шәкерт» «Забавный ученик».
(3 ребёнок прочитает стихотворение.)
“Бала белән күбәләк” җырының көе яңгырый.
Күбәләк булып киенгән кыз “очып” керә. Аның артыннан кулына күбәләк тоткычы тотып кыз керә, күбәләкне куып тота.
Кыз: Нинди матур күбәләк!
“Бала белән күбәләк” җыры башкарала.
Ведущий 1:Лето. В жаркую погоду, любо в озере играть:брызгаться, нырять, плескаться, плавать, воду лбом бадать. (вбегает мальчик, идет к озеру, играет с водой).
Мальчик: Я резвился больше часа, нипочем теперь жара! Но из озера однако, вылезать пришла пора. (на краю озера стоит скамейка, вдруг мальчик видит золотой гребень, берёт и убегает.
Бежит и говорит: Ничего вокруг не вижу, и бегу, бегу, бегу. Отдышаться не могу (убегает за домик, макет деревенского дома).
Звучит музыка из балета “Шүрәле” Ф.Яруллина.
Вдалеке слышится голос Водяной.
Водяная: Держите вора! Стой, негодный, погоди!
Отдавай, немедля гребень, в грех старуху не вводи!
(Ищет, подходит к дому, стучится в окно.)
Мать: Кто там в полночь колобродит? Тьма, не видно ничего! Ну чего ещё тут надо! Грабят, что ли, там кого?
Водяная: Водяная я, откройте! Где мой гребень золотой? Знай, на озере сегодня, вором стал сыночек твой!
(Мальчик выходит из-за домика, отдаёт Водяной золотой гребень, просит прощения.)
Мальчик: Мама меня так ругала, так ругала. Вот дала мне нагоняй! С той – то взбучки материнской научился я добру:
Есть хозяин или нету –
Век чужого не беру!
Ведущий 2:Ребята, вы узнали этих героев? Скажите, мальчик правильно поступил, можно ли брать чужие вещи?
Дети: Ответы детей.
Ведущий 1: Вот такие интересные и поучительные сказки написал Г. Тукай. Оставайтесь с нами, мы с вами поиграем в игру “Су анасы”.
Все играют игру «Су анасы».
Ведущий: Су анасы утыр. Послушай стихотворения Г.Тукая.
4 ребёнок.“Киска – озорница”.
5 ребёнок.“ “Гали белән кәҗә”.
6 ребёнок.“ “ Безнең гаилә”.
7 ребёнок.“ “Ул безнең күңелләрдә”.
С криком входит Шүрәле.
Шүрәле: Вы меня не бойтесь дети, я не вор и не грабитель.
Встречных – это мой обычай – всех я на смерть щекочу.
Вот вы стали моей добычей – я от радости кричу.
Ведущий: Ребята,кто к нам пришёл? (Шумит, кричит.)
Дети: Шүрәле. (Шүрәле кычкыра.)
Ведущий:Ну что ты, подожди, послушай, у нас сегодня праздник.
Шүрәле: А что у вас за праздник?
Дети отвечают.
Ведущий: Правильно.Сегодня день рождения великого писателя Г. Тукая.
Ведь и про тебя Шүрәле сказку написал.
Шүрәле: Ребята, как мне больно, помогите пожалуйста освободить мои пальцы.
Ведущий: Успокойся Шүрәле. Мы тебе поможем, но с одним условием, если ты нас не обидишь, и не будешь до смерти щекотать.
Шүрәле: Нет, нет, только помогите мне.
Ведущий: Ребята, поверим его словам? Поможем ему?
Дети: Да. (Ведущий убирает пальцы Шүрәле из бревна.)
Шүрәле: Спасибо вам большое, спасли вы мои пальцы. Ребята, а давайте с вами поиграем.
Шүрәле играет с детьми игру “Шүрәле” .
Шүрәле: Молодцы, рәхмәт балалар.
Ведущий: Ребята, сейчас мы с вами посмотрим мультфильм по сказке Г. Тукая «Кәҗә белән сарык “.
Вот и собрались на наш праздник герои сказок и стихотворений Г.Тукая. Произведения Г .Тукая раскрывают нам все секреты жизни и ими нужно правильно воспользоваться. И наш праздник мы закончим песней “Туган тел”. Слова этой песни написал Г.Тукай , а музыку придумал татарский народ.
Песня “Туган тел”.
Сценарий развлечения «Габдулла Тукай в каждом сердце» для детей подготовительной группы
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад №353 комбинированного вида
Авиастроительного района города Казани»
Сценарий развлечения
«Габдулла Тукай в каждом сердце»
для детей подготовительной группы
Подготовили:
Сафина А.Т.
Цель: приобщение детей к творчеству Г.Тукая.
Задачи:
— обобщить знания детей о творчестве Г. Тукая;
— воспитывать интерес, любовь к произведениям Г.Тукая;
— формировать у детей доброту и отзывчивость, честность, правдивость,
бережное отношение к природе посредством произведений Г.Тукая;
— развивать у детей любознательность, творческие способности,
познавательную активность, коммуникативные навыки.
Предварительная работа:
— знакомство с жизнью Г.Тукая;
— чтение произведений Г.Тукая;
— разучивание и драматизация отдельных прочитанных произведений
Г.Тукая;
— организация выставки детских работ по произведениям Г.Тукая.
Оборудование:
— костюмы козы и барана, Шурале, собаки, бабочки;
— аудиозаписи песен на слова Г.Тукая «Колыбельная», «Туган тел»
— мешок с атрибутами к сказкам (гребень, коза, коробка—загадка, ребус «7 я»,
игрушка – собака Акбай, бабочка).
Сценарий развлечения «Габдулла Тукай в каждом сердце».
Дети выбегают в зал.
Песня «Яз килгэн»
Ведущая: Здравствуйте ребята! Исәнмесез балалар! Сегодня в нашем
детском саду праздник, день рождение великого татарского поэта —
Габдуллы Тукая!
Апрель и Тукай не разделимы, ведь именно 26 апреля родился великий поэт
татарского народа —Габдулла Тукай!
Он с малых лет остался сиротой, без папы и мамы. Его детство прошло в
разных семьях. Тукай был очень способным и старательным мальчиком:
учился в татарской гимназии и в русской начальной школе. Он изучал
русский, татарский, арабский, иранский и другие тюркские языки.
Габдулла Тукай написал для детей много стихов, песен, сказок и загадок.
Выходит Шурале (мальчик)
Шурале: Пальцам больно
Прищемил их Год назад.
Ой, как больно!
Вашей помощи я был бы рад!
Ведущая: Шурале, ты хотел творить зло, поэтому был наказан. Ты же
поэтому хочешь вернуть тюбетейку, чтобы мы тебя простили? Давай мы
поиграем с тобой, и твои пальцы заживут.
Игра «Тубэтэй»
(Ход игры: Тубэтэй передаем по кругу, проговаривая слова Туп – туп
тубэтэй, тубэтэем укалы, меня кем дэ туктады. У кого останется тубэтэй,тот
выполняет задание. (Сикер, уйна, рэсем яса, бие, жырла)
Ведущая: Погости у нас еще Шурале, проходи, садись. (Шурале садится
вместе с детьми).
Под музыку входят Коза и Баран (у Козы за спиной мешок).
Коза: Исәнмесез балалар! Исәнмесез апалар! Хәлләр ничек? Вы нас узнали?
Мин кем?
Баран: Ә мин кем?
Дети отвечают
Коза и Баран здороваются с детьми и гостями.
Ведущая. Ребята, а вы узнали герои какой сказки пришли к нам в гости?
Дети отвечают из сказки Г.Тукая “Сказка о Козе и баране”
Коза: Мы узнали, что в вашем детском саду сегодня праздник Габдуллы
Тукая, а он является автором нашей сказки, поэтому мы решили, что
должны обязательно попасть к вам на праздник.
Ведущая: Мы очень рады вас видеть. Коза, а что у вас в мешке?
Коза: Пусть ребята угадают, что у меня в мешке.
Ответы детей.
Ведущая: Неужели вы к нам на празник принесли волчью голову?
Баран: Нет, мы для вас принесли не волчью голову, а много чего
интересного. Хотите узнать? Все что лежит в этом мешке связано с
именем Габдуллы Тукая. Доставай коза из мешка сюрпризы?
Коза: (Коза достает козу) Зачем ты положил козу в мешок.
Баран: А я и не помню, зачем я положил козу в мешок?
Ведущая: Наверное вы хотели услышать стихотворение Тукая “Гали и Коза”.
Баран: Әйе, дөрес. Кто из вас знает стихотворение Тукая “Гали и Коза”
Стихотворение Тукая “Гали и Коза”
С козою дружен наш Гали:
Коза кивает издали
И бородой ему трясёт,
Когда Гали траву несёт.
Ведущий: Что же еще в мешке интересного?
Баран достает из мешка бабочку.
Баран: Бу нәрсә?
Ответы детей
Ведущая: Из какого произведения Тукая этот мотылек?
Дети отвечают из стихотворения “Малыш и мотылек”
Коза: Расскажите нам, пожалуйста, это стихотворение.
Ведущий: Что еще у вас есть в мешке интересного?
Баран достает золотой гребень
Ведущий: Ребята из какой сказки Тукая этот гребень?
Дети отвечают из сказки “Су анасы”
Выбегает су анасы и кричит где мой зололтой гребень?!!
Коза:Не сердись, Су анасы, мы его нашли и положили в мешок, чтоб тебе
отдать.
Игра «Ачык авыз»
Ведущая: Ребята, давайте вместе спросим у Козы и Барана, что лежит в
мешке?
—Капчыкта нәрсә бар?
Коза достает собаку
Коза: Бу нәрсә?
Дети: эт, собака Акбай
Баран: Наверное, ваши ребята знают стихотворение Тукая про Акбая.
Ведущая: Они не только расскажут, но и покажут интересное и
поучительное стихотворение «Забавный ученик»
Инсценировка стихотворения «Забавный ученик»
Ведущий: Коза что же еще в мешке есть?
Коза достает из мешка ребус (“7 я”)
Коза: Какое слово здесь спрятано?
Дети отгадывают
Баран: Ребята кто из вас знает стихотворение Г.Тукая про семью.
Дети рассказывают стихотворение “Семья”
Ведущий: Коза что же еще в мешке есть?
Коза достает из мешка загадку:
Прилетает к нам с теплом,
Путь проделав длинный,
Лепит домик под окном
Из травы и глины
Дети: ласточка.
Стих «ласточка»
Ведущий: Что же еще в мешке есть?
Коза достает из мешка куклу.
Колыбельная.
Ведущий: Что же еще в мешке есть?
Коза достает из мешка кошку.
Коза: из какого произведения котенок?
Дети: «Озорной котенок»
Стих «Озорной котенок»
Баран, Коза Шурале, Су Анасы: Пришло время ,ребята, с вами расставаться.
Нам очень понравился праздник посвященный Габдулле Тукаю. Вы знаете
его сказки, стихи, загадки. Мы очень рады что вам интересно творчество
Габдуллы Тукая. Нам было с вами весело и интересно. В следующем году
мы обязательно придем снова на праздник посвященный Габдулле Тукаю! До
следующего года. Сау булыгыз!
Ведущий: О как хорош родной язык, отца и матери язык,
Я в мире множество вещей через тебя навек постиг!
Песня «Туган тел»
Ведущая: Вот и подошел к концу наш вечер, посвященный творчеству
Габдуллы Тукая. Сау булыгыз!
