Уныш бэйрэме сценарий мэктэптэ

сценарий осеннего праздника на татарском языке

Көз патшабикәсе бәйрәме

Максат: 1.Укучыларның белемен, җитезлеген, зирәклеген тикшерү.

               2.Яңа төр уеннар өйрәтү.

3.Коллективизм тойгысы тәрбияләү.

Җихазлар: — яфраклар, миләш хәм балан тәлгәшләре;

  • сораулар;
  • материал кисәкләре,кайчы  ;
  • кишерләр, алма;
  • чиләк,көрәк;
  • ручкалар, ак битләр.

Зал көзге яфраклар, миләш , балан тәлгәшләре белән бизәлә. Өстәлгә табигый материаллардан, көзге уңыштан кургәзмә оештырыла.

Бәйрәм барышы.

Алып баручы. Яратам мин,

        Сары төсне.

        Бөтен дөнья

        Сары төсле –

        Кыздырасы килми бер дә —

        Кояш та сабырланган.

        Сабыр булганга микәнни.

        Кояш та сарыланган.

        Арыш, бодай бөртекләре

        Кояш белән бер төстә.

        Сары белән буялмыйча

        Калмагандыр бер төш тә.

        Саргайган яфраклар җиргә

        Сарылалар саккына…

        Сары була белә шулай

        Безнең туган як кына!

Хәерле кич , кадерле укучылар , укытучылар хәм килгән кунаклар.Табигатьтә көзнең соңгы көннәре патшалык итә. Менә шушы көннәрдә без елдагыча “Көз патшабикәсе”бәйрәменә җыелдык.

Кичәне ачып җибәрергә рөхсәт итегез. Бәйрәмебездә 6 -11 класс укучылары командалары катнашачак.Әйдәгез, аларны сәхнәбез түренә чакырыйк.

                        Командалар белән таныштыру.

 Алып баручы. Командалар чыгышына жюри членнары бәя бирәчәк. Әйдәгез, алар белән дә танышыйк.

                      Жюри членнары белән танышу.

  Алып баручы. Шулай итеп, командалар әзер,  жюри членнары урыннарында, бәйрәмне башлыйбыз.

Конкурс “Әйдәгез, танышабыз”

Хәр команда исем, эмблема, девиз белән жюри алдында чыгыш ясый.

Конкурс “Разминка”

1.Тапкырларга – табышмак.

— Озын – озын егетләр, башларында бүрекләр. (кукуруз)

— Ук, башы алтын чук. (бодай)

— Диңгез түгел, дулкынлана. (иген кыры)

— Кат-кат тунлы, карыш буйлы (кәбестә)

— Чәчәге агачында, алмасы тамырында (бәрәңге)

— Туп түгел түгәрәк, күсе түгел койрыклы (Чөгендер)

— Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

— Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч тамырын ашыйлар .(суган)

— Тышы таш, эче боз. Тәрәзә — ишек куймаган, эчен кемдер буяган.(Карбыз)

-Алсу битле кыз үсте, “тып” итеп сикереп төште.(алма)

2.Хәр команда агач исеме язылган конверт ала. Кәгазьгә әлеге агачныясап каршы командага күрсәтергә кирәк. Каршы як команда әлеге агачның нинди агач икәнен белергә тиеш.

— нарат

— имән

— миләш

— алмагач

— каен.

Конкурс “Школьное меню”

  Алып баручы.Бу конкурста сезгә ризыклар бирелер. Сезнең максат: бу ризыклар нәрсәләрдән әзерләнгәнне әйтергә.

  • котлета “Опять двойка»
  • геометрический картофель
  • коктейль «Химическая реакция»
  • пирожное «Классное»
  • салат «Отличник»

Уен «Кем тизрәк?”

Хәр командадан 1 уенчы катнаша. Кем тизрәк бирелгән җимешне ашап бетерә. Приз – кишер.

Конкурс “Көзге бүләк”

Бу конкурста хәр команда жюрига көзге муллыктан ясаган бүләкне тапшыра.

Иҗади конкурс

Беркемгә дә кирәге булмаган, иске әйбергә яңа кулланыш уйлап табу.

  • сынган, күгәргән көрәк
  • тоткасыз, төпсез чиләк.

Конкурс “Көзге могҗизалар”

Бу конкурста катнашыр өчен хәр команда скетч әзерли.

Конкурс “Көзге коллекция”

Хәр команда мода коллекциясен күрсәтә.  Шушы модельләр арасыннан “Көз патшабикәсе -2008” сайлана.

Конкурс “Көзнең баш тегүчесе”

Бу конкурста хәр командадан 1әр уенчы катнаша. Максат: тиз арада бирелгән материал кисәгеннән өрәңге яфрагы кисәргә.

Алып баручы Соңгы конкурсыбыз үтте. Инде бәйрәмгә нәтиҗәләр ясыйк. Җиңүчеләрне билгелик.Моның өчен сүзне  хөрмәтле жюрига бирик.

Жюри членнары командаларны котлыйлар.

Алып баручы Менә саубуллашыр чак та җитте. Кадерле дуслар,сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Борды урта мәктәбе

Сценарийны әзерләде : тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары Альмухаметова В.Р.

Сценарий открытого мероприятия «Уңыш бәйрәме»

Залда йорт. Йорт алдында каен агачы, каен төбендәге утыргычта бабай утыра. Залның уртасында болын. Балалар бер-бер артлы тезелеп кереп утыралар.

А. б.

Балалар без сезнең белән бергәләшеп “Уңыш бәйрәме”үткәрергә җыелдык. ”Уңыш бәйрәме” 22 сентябрьдә, көн белән төн тигезлшкәндә бәйрәм ителгән.

Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә бетәргә якынлаша. Уңыш кибәннәргә куелып амбар келәтләргә тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул итеп сый-ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән –өйгә йөреп күңел ачалар.

Без дә буген сезнең белән көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз күңел ачарбыз.

Самат: Көзге урман тып – тын булган,

Агач башы — ялангач.

Соңгы яфрак тошә калтырап

Әз генә җил кагылгач.

Илсөя:Көз килде. Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез дуслар

Көзге бәйрәмгә!

Алинә:Нинди куркәм минем илем,

Кояштай балкып тора!

Урманнары җыр шикелле-

Моңланып шаулап тора.

Аяз:Туган илем! Кочагында

Яшимен мин-бер тамчы.

Җырымны сиңа багышлыйм,

Кабул итеп алсаңчы.

Яфраклар коела”җыры башкарыла. Утыралар.

А. б. Ничек күңелле монда,

Көзге матур болында.

Кошлар да, сайрамыйлар,

Хәтта бер аз, моңсу да.

Бала(Индира): Әнә ! Кояш та, чыкты.

Болытлар ерак качты.

Без килүгә бабаебыз

Олы капкасын ачты.

(Бабай капкасын ача, балалар аның янына киләләр, исәнләшәләр.)

Индира:Хәерле көн, бабакай!Менә, килеп тә җиттек. Кичә ук килә идек, Көн аязганын көттек.

Бабай (Әмир): Көттем,

Сезнең киләсен сиздем.

Сез килүгә эш бетте.

Әнә теге, зу-у-ур шалкан

Сезнең килерне көтте.

Шундый зуур булып үсте.

Ә тартып чыгарырга,

Безнең көч тәмам бетте.

Бала (Индира):

Әйдәгез әле бергәләп

Тартып чыгарып карыйк.

(тарталар-тарталар, шалкан чыкмый)

Бабай(Әмир):

Әллә әбине дә, чакырыйкмы?

Бергә:

Әби!Әби! Кил әле!

Безгә ярдәм ит, әле

(Әби чыга)

Әби(Зәлия)

Нәрсә булды?Әллә инде миннән башка шалкан да тарта алмыйсың хәзер?(балаларны куреп ала)

Ой!

Килеп тә җиткәннәр икән,

Минем якын дусларым.

Әйдәгез, әйдә тартыйк

Һәм авыз итеп карыйк.

(Тарталар, тарталар шалкан чыкмый).

Бала (Индира)

Бабай!Бабай!Бабакай!

Кайда сон безнең Акбай?

(Шул чак өрә-өрә Акбай килеп чыга.)

Акбай (Рамазан)

Нәрсә булды?Нишләдегез?

Ник элек килмәдегез?

Шалкан зур тугел иде.

Сез шуны белмәдегез.

Тиз генә тартып чыгарып

Ашап та булыр иде.

Әйдәгез. Тартыйк, тартыйк!

Болай тик карап тормыйк.

(Тарталар-тарталар, чыкмый.)

Акбай:

Кайда соң безнең песи?

(Кычкыра-кычкыра песи килеп чыга)

Песи (Айрат)

Нәрсә булды?Мяу!Мяу!Мяу!

Ник кычкырасыз шулай?

Ничек куп дуслар шулай,

Булышмый булмас болай.

Барысы бергә:

Әйдәгез тартыйк бергә!

1, 2, 3!

Әби:

Ә хәзер нәрсә эшләргә?

(Шул чак чыелдап тычкан килеп чыга.)

Тычкан (Ильнур)

Ничек инде, нишләргә?

Ә-ә!Миннән башка булмыймы?

Узем кечкенә булсам да, көчем зур! (Кулларын кутәрә.)

Әйдәгез!Тартыйк булмаса.

Бер, ике, өч!

Миндә куп көч!

(Тарталар һәм шалкан чыга, барсыда егылалар, башларын кашып, көлешә-көлешә торалар, ә шалкан торып баса.)

Барысы бергә:

Ой!Бунәрсә?

Шалкан (Апа):

Рәхмәт, балалар! Сез миңа ярдәм иттегез. Ләкин мине авыз итәр өчен, иң элек минем биремнәремне үтәгез. Сез әзерме?

Балалар бергәләп:

Әйе, без әзер!

Шалкан:1нче бирем:”Табышмак әйтәм, җавабын тап!”

1. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек,

Әчедер дә татлыдыр,

Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия)

2. Алсу битле кыз усте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)

3. Озын, яшел –түтәлдә,

Сары, тозлы –кисмәктә(Кыяр)

4. җир астында алтын казык,

Алдык без аны казып. (Кишер)

5. Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гәҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган(Помидор)

6. Үсеп утыра бер чулмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

7. Бер күтәрәм йорт,

Эче тулы яссы корт. (Кабак)

-Балалар, без кишерне, кыярны, кабакны, кәбестәне, помидорны, бәрәңгене бергенә сүз белән ничек атыйбыз?(яшелчәләр)

Ә чия, алма, груша, виноградларны?(Җиләк-җимешләр)

8. Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсын, иркәм. Нәрсә ул?(Бәрәңге)

Менә без сезнең белән хәзер “Бәрәңге җыю“уенын уйнарбыз.

Шалкан:Булдырдыгыз, балалар!Сез бик житезләр һәм тапкырлар икән.

А. б. :Әле безнең бүтән балаларыбызның да сөйлисе шигырьләре калды, әйдәгез әле бәйрәмебезне дәвам итик.

Камилә:Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

Фәрдиев:Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә.

Җиләк-җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә.

Камиль:Урман кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте дип

Үкенмибез без.

Фәрхиев:Ашлыгы уңган,

Җимеше мулдан,

Буралар тулган –

Шуңа сөенгән.

Мансур: Каенннарга- сары яулык,

Миләшкә –муенсалар,

Чиягә-көрән алкалар,

Бигрәк килешеп торалар

Йомгаклау. Җыр “Көз килде”.

Менә шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Уңыш бәйрәме

Октябрь 2018

Матур ,аяз көзге көн. Киртә белән әйләндереп алынган яшелчә

бакчасы. Анда төрле төрле яшелчәләр үсеп утыра.(яшелчәләр

булып киенгән балалар утырган). Бакчага бер кыз йөгереп керә.

Кулына кәрзин тоткан үзе җырлый.

Җыр “Көз”

Кыз : Исәнме, Бакчакай,

Көттеңме син мине?

Әнием жибәрде,

Күреп кайт, дип, сине.

Бакчакай ни хәлдә,

Белеп кайт , диде.

Яшелчәләр җыеп

Алып кайт,диде ул.

( кинәт сокланып туктап кала) Абау, нинди генә яшелчәләр юк икән

монда! Күр инде син боларны! Кәбестәсе, суганы, кабагы ,кишере

Нинди матур булып үскәннәр!

(Кыз кәбестә булып киенгән бала янына килеп баса, аңа сокланып

елмая.)

Кәбестә: Мин булам кәбестә.

Үзем яшькелт төстә,

Күлмәгем күп катлы,

Үзем бик тә татлы

Ашларга да төшәм мин

Бәлештәдәпешәм мин

Чөнки мине балалар

Көндә көтеп алалар.

Кыз: Бик әйбәт. Рәхмәт сиңа. Мин сине алырмын кәрзинемә

салырмын.

(Суган булып киенгән бала янына килә.)

Суган: Минем исемем суган

Мин Һиндистанда туган

Мине бик тә мактыйлар

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлао

Тураганда елыйлар.

Кыз: Шулаймыни? Менә ничек икән? Ярый, мин сине дә Үзем

белән алам.

(кабак булып киенгән бала янына килә)

Кабак: Ә мин булам –кабак.

Әйтмим мин кабат – кабат

Бик тә файдалы зат мин

Тик мин җәяү кайтмыйм!

Кыз аны сыйпап: Ярый, ярый. Бер дә борчылма. Күтәреп кенә алып

кайтырмын үзеңне.

(Кишер булып киенгән бала янына килә.)

Кишер. Минем исемем Кишер,

Теләсәң , болай пешер,

Теләсәң ашка тура,

Мине яраткан бала

Озын гомерле була…

Кыз: Шулаймыни? Бик әйбәт, бу сүзләрне онытмабыз.

Җитәкләшеп басалар һәм җырлыйлар.

( Җырдан соң ишектән кинәт кенә кәҗә килеп керә.Йөгереп керәдә

яшелчәлчргә ташланмакчы була. Яшелчәләр куркышып кыз янына

җыелышалар..)

Кәҗә: Мин Кәҗә Мәкәрҗә

Аерыдыр тоякларым,

Бакча эчләрен гизәргә

Яралган аякларым.

Яратам Кишерен дә,

Яратам суганында,

Кәбестәсен, Борчагын,

Яратам мин барында.

МәМәәә. Барыгыз да үземәмәәә.

Берегезне дә бирмим.

Кызны сөзеп үтерәм.

Сезне ашап бетерәм. Мәмәә.

(Яшелчәләрне куып йөртә башлый. Яшелчәләр куркышып елый

елый тәрле якка качалар. Кыз артына яшеренергә тырышалар. Кыз

озын чыбык алып килә.)

Кыз: Еламагыз, туктагыз,

Бернидән дә куркмагыз,

Кәҗә бакчага кергән ,

Чыбык татыйсы килгән!

Менә сиңа! Менә сиңа!( Кәҗәне куа).

Сөт бирүен бирәсең,

Ник бакчага керәсең,

Урлашубөтен уең.

Бар, үлән ашап туен!

Юкса менә күрерсең,

Чыбык тәмен белерсең!

(Чыбык белән яный яный Кәҗәне куып чыгара. Яшелчәләр

куанышалар.)

Кыз: Әйдәгез, хәзер күңел ачып җырлап алыйк инде.

Җыр. Бар безнең бакчабыз

Анда кәбестә үсә

Менә мондый зурлыкта

Менә монды киңлектә.

Кәбестә чыга уртага

Тиз генә биеп ала.

Бар безнең машина,

Ул йөкләр ташый ла.

Менә мондый зурлыкта

Менә монды киңлектә.

Шофер алга ашыга,

Машинасын кабыза.

Соңга калмый тиз генә

Уңышны алып китә.

(Бабай белән әби килеп керәләр.Кулларында поднос белән пешкән

ризыклар Һәм ипи.)

Бабай: Исәннәргенәме барыгызда. Бәйрәмгә барыбер өлгедек бит.

Әбиегезнең сезгә дип тәмнүшкәләр пешергәнен көтшкөтә арып

беттем.

Әби:Шушындый бәйрәмнән читтә калып буламыни? Чакыруыгыз

өчен зур рәхмәт инде сезгә балакайларым.

Кыз:Хуш килдегез, үтегез,

Түрдән рәхим итегез.

Бездә бүген зур бәйрәм

Ашлысыйлы зур бәйрәм!

Әби: Мәгез әле балакайларым, безнең күчтәнәчләрдән дә авыз

итегез, Барысы да яңа оннан пешерелгән.

Бабай: Яңа бодай оныннан пешерелгән икмәктән дә авыз итәрсез.

Ипи басуда пешә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә,

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да.

Күмәчедәбары да….

Ипикәйнең кайсы да

Ризыкның хөрмәтлесе,

Җирдә иң кирәклесе.

Җыр “Игенченең тырышлыгы…..”

Кыз: Әби белән бабайны бер биетеп тә алыйк инде.

Бию: Шаян бию “кыз һәм бабай”

1. Үтте китте матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

2. Сары, сары, сапсары

Агачның яфраклары

Җил исә , ява яфрак

Көзнең матур чак лары.

3. Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген,бүген,

Яфракларның бәйрәме.

Кыз: безгә тагын кунаклар килә .(2 класслар)

3. Ни арада җәй үткән

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк матур икән!

Алмалар әй уңганнар,

Кызарып та тулганнар,

Шундый татлы булганнар.

Әйтерсеңлә балга манып алганнар

4 Көзге табын бай табын

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телемтелем теленгән

Өемөем өелгән.

5Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле бик шат без.

Бабай: Ай балалар мин бит сезнең тапкырлыгызны сынап карарга

теләгән идем бөтенләй онытканмын мин сезгә табышмаклар әйтәм

җавабын белгән кешене бүләк көтә.

(табышмаклар әйтү)

Минем нәни дусларым да сезгә бүләк әзерләгәннәр иде.(1 нче

сыйныфлар һәм 3нче сыйныфлар.)

6. Урман кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

7. Көз көннәре бик күңелле

Бик күп җимешләр пешә

Помидор, карбыз өлгерә

Алмалар өзелеп төшә

8. Бакчабызда үсә алма

Ул кызыл була ал да

Тәмле шикәр бал гына.

Аны гел алмаска тугел

Рөхсәт булса ал гына.

9. Көзге җил “усал”

Салкын булсада

Колак, борыннар

Бераз туңсада

Куркытмый безне

Һичбер суык җил

Һәрвакыт ямҗле безнең

Туган ил.

Җыр: “Кояшлы ил”

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Урам бэйрэменэ сценарий
  • Упадет ли доллар после праздников
  • Уличный праздник масленица
  • Уныш байрамы сценарий башкортса
  • Уортман сценарии власти epub

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии