Гаил? б?йр?мен? сценарий

Безне? гаил? - тату гаил? б?йр?мене? сценариесы Гаил? б?йр?ме м?кт?пк? ?зерлек т?ркемен? й?р?че балалар ??м аларны? ата-аналары катнашында ?тк?рел?. Зал б?йр?мч

Исмагилова Вәсилә Шамил кызы

I нче квалификацион категорияле тәрбиячесе

Кукмара муниципаль районы Чишмәбаш авылы “Кояшкай ” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Проектның темасы: “Гаилә бәйрәме”

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм ата – аналары катнашында.

Проектның төре: Иҗади

Проектның дәвамлыгы: Дәвамлы проект (1 ай)

Максат: Балаларда әти – әниләрен хөрмәт итү һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү

Бурычлары:

  • Балаларның гаиләләре турындагы булган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү

  • Гаиләләрдә балаларны милли рухта тәрбияләргә теләк уяту.

  • Балаларда һәм ата – аналарда милли горурлык һәм туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү

  • Балалар һәм ата – аналар, ата- аналар һәм балалар бакчасы арасында җылы мөнәсәбәтурнаштыру

Проекта катнашучылар: Балалар, ата – аналар,балалар бакчасыхезмәткәрләре

Проектны тормышка ашыру юллары: (балалар белән)

  1. Балаларның гаиләләре турында булган белемнәрен ачыклау максатыннан “Минем гаиләм ” дигән әңгәмә үткәрү

  2. Гаилә фотоларыннан торган күргәзмә оештыру

  3. “Безнең гаилә-тату гаилә ” дигән рәсем конкурсы үткәрү

  4. Балаларның үз исемнәрен нәрсә аңлатуын ачыклау максатыннан “Исемең матур – кемнәр куйган?” дигән кичә үткәрү

  5. Гаилә бәйрәмендә башкару өчен җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнү.

Бакча хезмәткәрләре белән эш төрләре:

  1. Бәйрәмне үткәрү өчен атрибутлар әзерләү, плакатлар язу.

  2. Музыка җитәкчеләре катнашында балалар белән башкарыласы җыр- биюләрне өйрәнү.

  3. Бичура роленда катнашу.

Ата – аналар белән эш төрләре:

  1. “Татар халкының гореф гадәтләре һәм йолалары ” дигән анкета үткәрү.

  2. Анкета нәтиҗәләре буенча белемнәрен тикшерү, гаилә бәйрәмендә катнашу өчен иң белемле, тату гаиләләрне ачыклау.

  3. Ата – аналар почмагында татар халкының бәйрәмнәре, уеннары, милли ашлары, йолалары, бишек җырларына багышланган стендлар булдыру.

  4. “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли үзаң тәрбияләү” дигән ата – аналар җыелышы үткәрү.

  5. Бәйрәмдә катнашырга теләк белдергән гаиләләргә өй эшләре бирү

  • Гаилә эмблемасын ясау

  • Гаилә девизын өйрәнү

  • Татар халкыбызның мәкальләре, милли ашлары турында мәгълүмат туплау

  • Концерт номерлары әзерләү

Проектны йомгаклау:

“Безнең гаилә – тату гаилә” дигән бәйрәм кичәсе үткәрү.

Безнең гаилә — тату гаилә” бәйрәменең сценариесы

Гаилә бәйрәме мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның ата-аналары катнашында үткәрелә.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә “Тәфтиләү” көе яңгырап тора.

Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!

Күмәк җыр: “Әссәләмәгәләйкүм”.

(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)

1 нче бала Рафак.

Бакчабызда – ыгы – зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр.

2 нче бала Гөлинә.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

3 нче бала Йосыф.

Бүген — гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

4 нче бала Исламия.

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти – әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Барысы бергә.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

Ш.Самат. Әнием бәгърем күз нурым

Кояшым аем йолдызым.

Дөньялар кичеп тә тапмассыз

Әнидән нурлырак җир кызын.

Регина. Әти булса хәвеф-хәтәрдә юк

Бәла-казадан саклый ул.

Безнең әниләрнең тынычлыгын,

Саф ягымлы елмаюнын саклый ул.

Идрис. Озакламый егет булып

Үсеп җитәрбез әле.

Үзебезнең туган илгә,

Хезмәт итәрбез әле.

Рәзилә. Әти безнең күңелдә

Мәңгелек ышаныч

Әти көчле, әти батыр

Әти безнең куаныч.

Ислам. Әти алтын багана

Гаиләдә ул терәк.

Тынычлык иминлек сагында

Безгә ул кирәк.

Галия. Минем әти көндә эшкә китә,

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта,

Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.

Сәет. Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк,

Без яшәгән өй кирәк!

Ясминә. Әнием минем өчен.

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреннән,

Бар өйгә нур бөркелә.

Рания. Әнием кадерлем

Син энҗе бөртегем,

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

Сәлим. Бәхетле бала гына

Әти әни сүзен әйтә ала,

Аңлагансыздыр инде,

Мин бик бәхетле бала.

Камилә. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгәдә.

Айзат. Дөньяда иң акыллы,

Иҗ уңган безнең әни

Менә шуңа синең яннан

Бердә китәсе килми.

Әлфис. Безне назлап үстергәнгә.

Әниләр рәхмәт сезгә.

Һәрвакыт эшчән булганга

Әтиләр рәхмәт сезгә.

З.Самат. Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз һич ярамый

Әни сүзен таптарга.

Күмәк җыр “Көләсе килеп тора”.

Ахкямова Регина шигырь “Әби намазга оеган”

Алып баручы. Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаилә корып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?

Гаиләләр үз девизлары бн таныштырып киткәнче Рафакның шигырен тыңлап китик әле.

Ш.Рафак шигырь “Кирәк”.

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

Рәхәтлэнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

I конкурс. “Гаилә девизы”

Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:

1.“Иңне – иңнәргә терәп,

Акча эшләргә кирәк

Балаларны куандырып

Матур яшәргә кирәк.”

2.“Картайганчы, тигезлектә

Бергә тормыш көтәргә.

Кайгыны да, шатлыкны да

Һәрчак уртак итәргә!”

3.“Алдашмаска, адашмаска,

Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.

— Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?Сез уйлаган арада Х.Айзатның шигырен тыңлап китик әле.

Бәби кемгә ошаган.

1.Безнең әни алып кайтты

Шундый елак бер бәби.

Еласа да әни узен

Һич кенә дә тиргәми.

2.Әти карыйда бәбигә

Нәкь әнисе бу- дия,

Ә әни сөйгән вакытта

Нәкь әтисе- дип сөя.

3.Ә мин әйтәм, алай түгел

Алар белеп сөйләшми

Бәби бабайга ошаган

Аның башы пеләш бит.

Кызлар башкаруында җыр: “Шәл бәйләдем

II конкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)

-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле! Уен алдыннан Х.Идриснең шигырен тыңлап үтик әле.

Х.Идрис шигырь “Әти”.

Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр яктырып китә

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый, баштан сыйпый,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша.

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, энемә

Әти- иң кирәк кеше.

Җыр “Шофёр булам”Малайлар башкаруында

III конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.

(Бәби елаган музыка куела. Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)

-Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?

Күмәк җыр “Әни кирәк”

Н.Ясминә шигырь “Әнием”.

1.Тик син генә әнием

Тик син генә

Сабый чакта, мине баккансың

Төн йокыңны бүлеп уянгансың

Юрганымны килеп япкансың.

2.Мин авырсам әнием балам,- диеп

Өзгәләнгән синең йөрәгең

Мин авырсам әнием балам,- диеп

Бер йокысыз үткән төннәрең.

IV конкурс. “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)

Җыр: “ җырлыйм әнием турында.”

Ф.Камилә шигырь “Әнием”

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.

V конкурс. “ Бала белән булган кызыклы хәл” .

(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)Ә аңарчы шигырь тыңлап үтик әле

Ш.Самат шигырь “Әтием белән бергә”.

1.Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез,

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

2.Язлар җиткәч, балыкка

Таң аткач ук барабыз,

Тота алмасак, әнигә дип

Сатып кына алабыз.

3.Әгәр барсак урманга,

Бергә җырлап алабыз,

Яшеренгән гөмбәне

Икәү эзләп табабыз.

4.Бергә ишкәк ишәбез,

Бергә кәрзин үрәбез.

Би к күңелле яшибез

Менә шуңа күрә без.

(Гаиләләр кызыклы хәлләрен сөйләгәннән соң”Тамчылар” биюе башкарыла.)

-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.

Кайчагында була баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче.

Бу нәрсә?

-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынап карыйк әле!

Х.Гөлинә шигырь “Кем дә бар шундый әни?”

1.Кем дә бар ул шундый әни

Елмаеп уятучы

Авыр минутларда сине

Иркәләп юатучы.

2.Нарасыем үскәнем дип

Сине каршы алучы

Хәерле юл балам диеп

Юлга озатып калучы.

3.Әниләребездә башка

Булмый дөнҗя ямьлерәк

Бәхетле булып яшәргә

Безгә әниләр кирәк.

Ш.Самат җыр”Светофор”

VI конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , — ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)

Х,Галия җыр “Әнием кочагы”

-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”? Ә хәзер Исламиянең шигырен тыңлап китик әле.

Н.Исламия шигырь “Яшьтән өйрән тәртипкә”.

1. Син,курчагым, киемеңне

Кадәрсезләп аунатма

Китапларыңны буяма

Уенчыгыңны ватма.

2.Әйберләреңне ташлама

Бөтен җирне туздырып

Бүлмә буйлап чабып йөрмә

Атлардан да уздырып.

3. Бар нәрсәң урынлы булсын

Уйнап туйгач җыештыр

Үз артыңнан эш ясама

Әнием дә орышыр.

4. Үскәч кенә әдәп кермәс,

Күп мәртәбә әйтеп тә;

Мактаулы кыз булыйм дисәң,

Яшьтән өйрән тәртипкә!

Бию “Бабушки старушки”

Ш.Рания шигырь “Минем әти”.

Әтием Рафак исемле
Ул бик тырыш, ягымлы.
Нинди эшкә тотынса да
Гел ятып тора кулы.
Мин әтине бик яратам,
Эшләрендә булышам.
Аны сөендерер өчен
Яхшы укыйм, тырышам.
Шофер булып эшли әти
Бик ярата үз эшен.
Машинасын чиста йөртә
Эшенә бирә бар көчен.
Эшендә дә алдынгы ул
Өйдә дә ул җитешә.
Ошаса иде бар әтиләр
Сөекле әтиемә.

VII конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)

-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?

Х,Ислам шигырь “Машина ала белмисез!”.

1.Ватык минем машиналар,

Нигә миңа андыйлар?

“Барыбер ватасын!”-диеп,

Яңаларын алмыйлар!

2.Йөрми минем машиналар

Барсы да тәгәрмәчсез,

Шоферсыз кабиналары,

Рульсез дә тәрәзәсез…

3.Мин аларны ватканмындыр,

Бәләкәй булган чакта,

Әле мина бер генә яшь

Йә ике тулган чакта.

4.Хәзер үзегез дә мине:

“Алты яшьлек егет!”-дисез

Егетләргә машинаны

Ала гына белмисез:

5.Үземнән дә зур булсын ул,

Мин ваталмаслык булсын!

Нихәтле такси урамда!

Алыгыз шуның берсен!

Ф.Камилә җыр “Яз җитә”

VIII конкурс. “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)

Б.Рәзилә шигырь “Әнием”.

1.Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора әнием

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

2.Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием

Бөтен дөнья бүләк итә

Алтын нурлар бәйләмен.

-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?

Бию”Эш беткәч уйнарга ярый”.

IX конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)

-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.

Г,Сәет һәм М.Сәлимнәр әниләренә һәм әтиләренә карата шигырь сөйләп китәләр.

Г,Сәет шигырь “Әнием”.

Әнием, кадерлем,

Син-энҗе бөртегем.

Син- хөрмә җимешем.

Син- йөрәк тибешем.

Әнием, әнием,

Иң кадерлем ,син минем.

Мин сине яратып, иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

М.Сәлим шигырь “Минем әти”.

1.Әти чигүче дә түгел

Балта остасы гына

Гаҗәпләнеп туя алмыйм

Аның осталыгына.

2.Ул уеп куйган чәчәкләр

Чын тере чәчәк кебек.

Кешеләрне сокландырып

Тора ерактан көлеп.

Тәрбияче. Безнең төркем балалары –

Әйтерсең бер гаилә.

Дус, тату, бердәм яшибез,

Күреп торасыз менә.

Күп белергә омтылабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Бию көе яңгыраса,

Ялындырып тормыйбыз.

Күмәк җыр “Шофер булам”.

З.Самат шигырь “Про маму”

Мамин тpyд я беpегy,
Помогаю, чем могy.
Hынче мама на обед
Hаготовила котлет
И сказала: «Слyшай,
Выpyчи, покyшай!»
Я поел немного,
Разве не подмога?
Әтием.

1.Кайчагында эшеннән

Арып кайткан чагында

Йөгереп кенә йөримен

Әтиемнең янында.

2.Бик яратам әтиемнең

Эш батыры булуын.

Мин дә үскәч әтиемнең

Алмашчысы булырмын.

Бию башкарыла:

А.Регина шигырь “Әтием”.

1.Бик яратам әтиемне,  

Һәр эштә җитез үзе.  

Һичберкайчан ачуланмас    

Кояштай балкый йөзе.

  2.   – Кулларында ут уйната,-

Диләр әти турында.

Мин дөньяда иң бәхетле,

 Әтием, син барында.

 3.Әти-әниләр тормышта,

Иң ышанычлы терәк

Булмасын балалар ятим,

Сез безгә һәрчак кирәк!

Х.Галия шигырь “Сәбәбе нидә икән?”.

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Тәбигать кочагында.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

И.Йосыф шигырь “Хәйләкәр малай”.

1.     Малай булгач, гел әтигә

Охшарга дип тырышам.  

Машинасын рәтләгәндә,        

Тире-томыр тотышам.

2.Пычранса- юышам

Шөрепләрен борышам

Бер мактап җибәресен диеп     

Тырышам да, тырышам.

3.Машинада детальләр куп,

Исемнәрен сорашам

Әтигә ошап та бетми

Кабат кабат сорасам.

4.Әти янында хәйләләп

Торуның сәбәбе бар.

Мине тизрәк көн буена

уйнарга чыгарсыннар.

К.Әлфис шигырь “Әтием горурлыгым”.

Һәрвакытта иңгәрем дә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

 Кирәк булса, әтиләр күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

А.Регина шигырь “Әбием намазга оеган”.

Кул күтәреп тәңре каршысында

Тормыш йөген куеп бик азга

Көръән укый әбием, дога кыла

Оеган да иртүк намазга.

Ул әлхәмне укый, тәбарәкне,

Ак мангаен куя идәнгә.

Гыйбәдәте, ихлас күз яшьләре,

Агып чыга Аллах дигәндә.

Ак яулыгы, пакъ киеме белән.

Фәрештәгә әби ошаган.

Догаларын аның бер ходаем,

Кабул итми калмас, ышанам!..

Чөнки әбием хәлә көче белән,

Тормыш көтте, безне карады;

Намаз арты саен тәңресендә,

Әйтә торган сүзе бар аның.

Балаларым-йөрәк җимешләрем.

Рәхмәтеннән Раббем ташлама!

Иманлы ит, гадел. Шәфкатьле ит,

Иман белән язмыш башлана!…

Юлга алам хәер фатихасын,

Телим алар кабул булганын.

Хәтеремдә йөртәм әбиемнең,

Кул кушырып дога кылганын!

Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. ( Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)

Алып баручы. (гаҗәпләнеп). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?

Бичура. (елап). Мин – Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.

Алып баручы. Нишләп син бик күңелсез?

Нигә елап торасың?

Бичура.

Бигрәкләр дә харап булдым.

Кыш уртасы – йортсыз калдым.

Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.

Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р… (елый).

Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле. Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? ( Гаиләләр янына килеп еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме — мин сезнең Бичурагыз булам. ( “Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)

И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? ( Уйланып тора.) Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.

X конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)

Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?

XI конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.

Бичура. Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?

Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!

XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

Бичура. Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!

XIII конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”

-Кем эшләми… (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар … (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс … ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң … (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада … (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган … (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап … (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә …(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә … (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама … (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң … (картлыгың бәхетле булыр.)

Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)

-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.

Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.

Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә.)

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?

Алып баручы (балалардан сорый) Балалар(барсы бергә):

-Җирдә сезгә ни кирәк? — Әти һәм әни кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк? — Без яшәрдәй өй кирәк.

-Җирдә сездә ни кирәк? — Туган үскән ил кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк? — Туган телебез кирәк.

Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган телебез булган Һәм галәләребез нык булганда гына киләчәгебез бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.

Бию” Кукарелла” биюе

Барысы бергә басып “ Туган тел” җырын башкарганнан һәм

нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”,

“Иң тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.

Бәйрәм ахырында бәлеш күтәреп, ашыгып – кабаланып Бичура килеп керә.

Бичура. Туктагыз әле, туктагыз! Таралыша күрмәгез! Тиз генә хуҗаларымның өен табып, бәлеш пешереп килдем.Хуҗаларым ачуланмас дип уйлыйм. Бу күркәм гаиләләрне, кунакларны, баларның һәркайсын сыйлыйсым килде. Рәхим итеп алыгыз, тәмләп чәйләр эчегез! Ә хәзергә хушыгыз! (Китә.)

Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.

Нәтиҗә:

Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үткәрелгән чарадан кәнәгать калды. Балалар һәм ата – аналар бергә күңел ачтылар, бер – берсенә ярдәмләшеп, гаилә командасы булып чыгыш ясадылар, уңган – булганлыкларын күрсәттеләр. Үз гаилә әгъзаларының уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Татар халкының милли трацияләрен, гореф – гадәтләрен искә төшерделәр, алар буенча булган белемнәрен ныгыттылар, кызыксынуларын арттырдылар.Бу күңел ачу кичәсе татар теленә, аның бөеклегенә мәдхия уку булды! Бәйрәм кичәсе ата – аналар һәм балалар бакчасы арасында булган җылы мөнәсәбәтне ныгытты.

 "Без-бердәм, тату гаилә"Гаилә
бәйрәме

Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, кунаклар!
Белгәнебезчә,гаилә һәр кешегә кирәкле  җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса,
аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз,
иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында
кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

       Ни куаныч, безнең Иске Му авылында да да пар канатлы, сикәлтәле
гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек
гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Менә алар бүген бәйрәмдә катнаша.

        Хөрмәтле тамашачылар! Кичәбезнең беренче өлешендә бу үрнәк
гаиләләр белән якыннан танышырбыз, аларның бәхетле яшәү серләрен ачыкларбыз,
икенче өлешендә гаиләләр арасында уен-ярышлар оештырылыр.

        Я, әйдәгез, кунакка чакырылган гаиләләр белән якыннанрак
танышуны беренче өстәл артында утыручы Хисматовлар гаиләсеннән башлыйк.

1өстәл – Хисматовлар

2өстәл – Самигуллиннар

3өстәл – Гыйззатуллин Шамил

4өстәл – Гыйззатуллин Фидаил

        Гаилә бәхете-ил бәхете ди халык. Ә ул бәхетне ир белән хатын
бергә тудыра.

        Әлбәттә, тормыш һәрчак борчу-мәшәкатьләрсез, ал да гөл генә
бармый, һәр очракта да бер береңне гафу итә белеп, бер береңә юл куеп, түзем
һәм сабыр булып яшәгез!

Олы мәхәббәт һәм бәхет сезгә!

Җыр “Гөлкәйләрем” Башкара Г.Фидалия.

         Ә хәзер кичәбезнең икенче өлешенә — уен ярышларга
күчәбез.Бәйгегә жюри бәя бирәчәк.

1нче ярыш “Сорау бирер нәниләр,ни диярләр әниләр?

            а)Аны әниләр ясый. Ул зур да,уртача да, кечкенә дә
була.Ашап туйганнан соң әтиләр аңа еш таяна.Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә
шәһәрдә аңа игътибар аз.Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата?(мендәр)

            б)Ул чит илләрдә генә бар иде.Хәзер безнең газета
журналларда да чыга башлады.Кайчак озын, кайчак кыска була.Гади халыкка әлләни
файдасы юк.(реклама)

             в)Аның 2 колагы , 1 борыны бар. Аны бигрәк тә әби-бабайлар
ярата.Аңа күмер салалар.(самовар)

             г)Аны малайлар ярата. Мөгезе дә бар, малайлар аңа атланса,
бик озак кайтып кермиләр. (велосипед)

             д) Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка
тора алмаучылар да бар. Ул елата да, моңландыра да, көлдерә дә.(җыр)

             е) Аны тотып ашамыйлар, аннан башка туй да ясамыйлар.(тоз)

2нче ярыш “Балалар өчен сораулар”

             а) Ул елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп
ала.(туган көн)

             б) Үзе кечкенә, вакыт-вакыт елап та ала. Аны һәркем
ярата.(бала)

             в) Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли.(әби)

             г) Аның белән һәр бала уйнарга ярата.(уенчык)

             д) Иң ягымлы, иң кадерле кеше.(әни)

             е) Туганда ук сакаллы, аңа беркем дә шаккатмый.(кәҗә)

             ж) Кешегә җиде яше тулгач нишли? (сигезенче яшенә китә)

Сезне сәламли Эмиль Гиззатуллин. Җыр “Әниләр бәйрәме”

3нче ярыш “Өлгерләр иленә сәяхәт”

 Һ, м, к, а, н, л, и, е, б, р, ы, с, у хәрефләреннән сүзләр төзү.

4нче ярыш “Табышмаклар иле”

1)   
Бер кешенең алты улы,
улларыннын берәр сеңлесе бар. Гаиләдә ничә бала? (7 бала)

2)   
Әниегезнең бердән бер
сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була? (әти)

3)   
Урамнан барган чакта
арагыздан берәү каршыдагы өйгә төртеп күрсәтә дә менә бу минем әти туган өй,
ләкин мин аның улы түгел ди. Ул әтисенең кеме була? (кызы)

4)   
Бер бабай, ике атайга ике
малай. Барысы ничә кеше? (өчәү)

                                Бер утыру үзе бер гомер дип

                                Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

                                Бер очрашып серләр бүлешү,

                                Бу гадәтләр әле бетмәгән.

                                Безнең гаиләләр җыелган

                                Ял итәр өчен бүген

                                Сүзләремнең иң матурын

                                Әйтмичә мөмкин түгел

                                 Күңелләр шатлыклы булганга

                                 Без җыелдык бүген бу залга

                                 Әти-әниләр карагыз:

                                 Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

Татар халык биюе..

5нче ярыш.”Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр?”

                    1.Мин нинди төс яратам?

                    2.Минем аяк киеменең үлчәме нинди?

                    3.Мин кайсы йолдызлык төркеменә керәм?

                    4.Мин нинди чәчәк яратам?

                    5.Никахлашкан чакта миңа ничәнче үлчәүдәге балдак
бүләк иткән идең?

                    6.Безнең туй көнебез кайчан булды?

                    7.Минем туган көнем кайчан?

                    8.Минем сиңа иң яратып әйтә торган сүзем?

                                  Балагызның берәве сез,

                                  Гаиләнең йөрәге сез.

                                  Иминлекнең терәге сез,

                                  Һәркемнең кирәге сез.

                                  Сез чаялар, сез батырлар,

                                  Сез дөньяда иң матурлар.

                                  Сез булганга тормыш ямьле,

                                  Сез булганга яшәү гамьле.

“Вальс” башкаралар Гиззатуллин Эмил һәм Гиззатуллина Фидәлия

7 нче ярыш”Педагогик ситуацияләр”

1.Бер гаиләдә баладан көн саен:”Бүген мәктәптән нинди билге алып
кайттың?-дип сорыйлар.Бала “3”ле “4”ле алдым дип җавап

бирә.Ата-ана шуның белән тынычлана.Баланың укуы белән кызыксынып торган
ата-ана бу сорауны ничегрәк бирер иде?”

2.Баласы 3 көн дәрескә бармаган.Әти нишләр?

Музыкаль пауза:Илнар Самигуллин шигырь сөйли

Уен уйнап алу.”Кем тизрәк уртага килеп җитә”

8 нче ярыш               Бәйрәмегез белән котлап,

                                  Әти-әни сезгә дәшәбез,

                                  Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

                                  Пар канатлар булып яшәгез.

Концерт номерлары.

9 нчы ярыш.”10 адым-10 исем”(әгәр әти чыкса хатын-кыз исемнәрен
әйтә,әгәр әни икән ир-егет исемнәрен әйтә.

10 нчы ярыш.”Хезмәт дәресе”

Әтиләр һәм ир балалар агачка кадак кага,әниләр һәм кызлар бәрәңге әрчи.

                                   Ничек түләп бетерербез

                                   Гомер биргән өчен безгә

                                   Балам диеп,. янып
көеп,                          

                                  Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

                                   Гомер буе язсын иде безгә

                                   Әти-әни диеп дәшәргә

                                   Кайгы күрми , бәхет шатлык белән

                                   Бергә-бергә озак яшәргә.

11 нче ярыш “Туйларның да була төрлесе”

Туйлар-халкыбызның иң күркәм йолаларыннан берсе. Гаилә туйдан башлана.
Туйлар уза. Тормыш мәшәкатьләре белән гомер үтә тора. Әмма кешеләр туйларны
искә төшерү юлларын уйлап тапканнар. Шулай итеп, бергә гомер итүнең аерым
чорларын билгели торган туй юбилейлары барлыкка килгән. Сез шул юбилейларны
беләсез микән?

1ел-кәгаз туй

5ел-ситсы

10ел-гөлле

15ел-бәллүр

20ел-бронза

25ел-көмеш

30ел-зөбәрҗәт

50ел-алтын

60ел-бриллиант

   Хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге бәйрәм ярыш барышында гаиләдә тату
булып яшәү серләрен ачарга тырыштык. Ә хәзер һәр гаиләгә “Тату
булып               яшәүнең төп шартын нәрсәдә күрәсез?”-дигән сорау белән
мөрәҗәгать итәсем килә?

    Димәк ата-аналарның шушы сүзләренә кушылып, һәр гаилә тату яшәүгә
үзенчә ирешә икән дигән нәтиҗә ясыйбыз.

     Әйе,бердәм,тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы,
мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин.

      Һәр гаилә үзе бер серле сандык. Әгәр без беренче киччәдә шул
сандыкны ачып, андагы хәзинәне сезгә бераз гына күрсәтә алганбыз икән,максатыбызга
ирешкән булырбыз.

      Без кешеләр-җиргә иҗат итәр, сөяр, сөелер,гаилә корып, тәрбияли
балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу
дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк!

      Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып,
матур киңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт. Гайләләрегез тату, күркәм,
тигез булсын. Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге,
шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын.

                                   Сүз жюрига бирелә.

                                  Сезнең бәхет капкасын

                                   Кайгы хәсрәт какмасын.

                                   Бәла каза дигән нәрсә,

                                   Сезнең өйне тапмасын.

                                   Кулыгыз-кулга тотынсын,

                                   Бәхетегез мул булсын.

                                   Ахыр сулуларга кадәр

                                   Нигезегез бер булсын

                                   Тигезлектә тиңлектә

                                   Гомер итеп иректә,

                                   Аерылмыйча, каерылмыйча,

                                   Картаегыз берлектә.

Киләсе очрашуларга кадәр сау-булыгыз!

Әйдәгез бергәләшеп “Аерылмагыз”җырын җырлап кичәбезне тәмамлыйк.

Гаил?-ул тормышыбызны? яш?еш учагы. Гаил?л?р никад?р нык булса, аннан килг?н ?ылылык, яктылык шулкад?р к?чле ??м озын гомерле була.

      Гаил?-тормыш нигезе. Ул нык, тату ик?н, дим?к д??л?т т?, ??мгыять т? нык диг?н с?з. ?ти-?ни аны? тоткасы булса , балалар гаил?не? к?згесе. ?г?р тотка купмасын, к?зге ватылмасын дис??, бер-бере?не саклап, р?н?етмич?, х?рм?тл?п яш?рг? кир?к.

      ??р кешене? балачак гомере якты кояш кебек балкып к??ел т?ренд? саклана. К?кл?ребез гел аяз, илл?ребез имин булуы ??ркемне? изге тел?ге. Балаларыбызны? к??елле балалчагы тыныч ??м онытылмас булып ист? калсын.

      ??р гаил?не? ?з традициял?ре, ?з б?йр?мн?ре бар. Аларны ??ркем ?зенч? ?тк?р?. Б?би туйлары, баланы? беренче энд?ш?е, бакчага й?ри  башлавы, т??ге м?рт?б? м?кт?пк? баруы ??р гаил?г? бетм?с — т?к?нм?с  шатлык китер?.

    ? безне? м?кт?бебезне? традициясен? керг?н б?йр?мн?рне? берсе, н?ни укучыларыбызны? тату, б?хетле гаил?л?рне? берл?шк?н б?йр?мен ?тк?р?. 

Материал (3 класс) по теме:
Сценария «Гаилә бәйрәме»

Предварительный просмотр документа:

Название файла:
gail_byrme.docx.

Краткое описание:
Материал (3 класс) по теме:
Сценария «Гаилә бәйрәме»

Нравиться файл? Нажми лайк!

Комментарии пользователей к документу:

Случайные документы:

  1. Материал (средняя группа) по теме: Перспективное планирование по нравственно-этическому воспитанию дошкольников в средней группе
  2. План-конспект занятия (средняя группа) по теме: Непосредственно образовательная деятельность с детьми средней группы. «Осенний листопад».
  3. План-конспект занятия (подготовительная группа) по теме: Конспект интеллектуального конкурса
  4. Материал (подготовительная группа) по теме: Развлечение по русскому народному фольклору в подготовительной группе: «Бабушки- Загадушки».
  5. План-конспект занятия (старшая группа) по теме: Конспект занятия по ОБЖ
  6. План-конспект занятия (старшая группа) по теме: Игровое общение в старшей группе детского сада «Сказочный сундучок»
  7. Методическая разработка по теме: Педагогический совет на тему:«Сохранение и укрепление психического здоровья дошкольников – важнейшее условие эффективности процесса формирования у детей мотивационных установок к здоровому образу жизни”
  8. Материал по теме: Материалы для родителей
  9. Статья по теме: «Использование современных информационных технологий при ознакомлении дошкольников с историей, культурой и бытом Кубани».
  10. Календарно-тематическое планирование (подготовительная группа) по теме: План кружковой работы по театрализации

         15 май – Халыкара гаилә бәйрәме

А.Б. — Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, балалар, апалар һәм абыйлар. Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. 15 май – Халыкара гаилә бәйрәме дип билгеләнеп үтә. А.Б. — Гаилә — ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.

А.Б. — Бәйрәмне ачу өчен сүзне гимназиябезнең директоры Гаязова Айгөл Нильсон кызына бирәбез.

                                                          (Айгөл Нильсоновна чыгышы)

 А.Б. — Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

А.Б. —  Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк. 


                                                                               (Парлы бию)

А.Б. — Бүгенге гаилә бәйрәмебез «Парлы Бию» белән башлап җибәрүебез дә юкка гына түгел. Табигать һәр нәрсәне парлы итеп яраткан. Шуңа күрә кошлар да, җәнлекләр дә, хәтта бөҗәкләр дә үз парын таба, оя кора.

           Әгәр ике яшь йөрәк бер-берсен таба икән, гаилә туа…

А.Б. — Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше турында минем аерым әйтәсем килә. Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә,гаиләнең йөрәге.  

А.Б. — Ни куаныч, безнең гимназиядә дә да пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Менә алар бүген бәйрәмдә катнаша.

А.Б. — Ата-бабаларыбыздан килгән язылмаган кануннарыбызны кулланып, бала тәрбияләүдә дөрес юлны сайлаган, милли җанлы  бик күп гаиләләр арасыннан Хафизовлар, Гайнемөхәммәтовлар, Ганеевлар, Карповлар, Шәймардановлар гаиләләрен  бәйрәмгә чакырдык. Бу үрнәк гаиләләр белән якыннан танышырбыз, аларның бәхетле яшәү серләрен ачыкларбыз.

А.Б. — Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык әйтә: “Җыр күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч”. Җыр яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны аңлаган кеше беркайчан да начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылны ярата, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

А.Б.-  Шәһәребезнең горурлыгы,республикада дан тоткан,сокланып туя алмаслык җырга — моңга гашыйк “Сандугачлар оясы”, “Ләззәт” халык эстрада ансамблен оештыручы һәм җитәкләүче, «Россиянеӊ алтын гаиләсе», «Татарстанның үрнәк гаиләсе» исеменә лаек булган, «Татарстанның 100 гаиләсе» китабына кертлгән  музыкаль гаилә – Гәйнемөхәммәтовлар гаиләсе. Ел саен Федераль Сабан туйларында чыгыш ясап, милләтебезнеӊ бизәге һәм горурлыгы булып торалар. Хөрмәтле Флүр абый,Рәзинә апа,….. сәхнәгә рәхим итегез.

(Гәйнемөхәммәтовлар гаиләсе чыгышы)

А.Б. —  Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак-җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга… “Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…”- борынгылар әнә шулай җырлаган. 
А.Б. — Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур гаиләләрнең берсе Марс абый һәм Мәдинә апа Хафизовлар гаиләсе. Бик күп популяр җырлар авторы, мәхәббәт җырчысы, танылган шагыйрь, «Татарстанның атказанган табибы” Марс Хафизов һәм алтын кул остасы, матурлыкны тудыручы,барыбыз өчен дә үрнәк Мәдинә Минхаметовна гаиләсенә сокланмаган  кеше юктыр.  

А.Б. — Оныклары Динара быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Оста биюче,матур сүз остасы, акыллы, зыя, чая, “Яз гүзәле” бәйгесенең җиңүчесе. Гаиләләре исеменнән …бию башкара.

(Гареева Динара биюе)


А.Б. — Яшь буынга мәдәни тәрбия бирүдә халык мәдәнияты,сәхнә сәнгатенең әһәмияте гаять зур. Халкыбызның милли уллары тудырган рухи байлык, драма әсәрләре милли төсмерләре белән аерылып тора, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен,гореф-гадәтләрен күрергә мөмкин.

А.Б. – Сәхнәгә театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен “Т.Г.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры” артисты  Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек  Карпова Дилә Кәлимулла кызын чакырабыз.

(Карповлар гаиләсе чыгышы)

А.Б. — Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә. Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр, чөнки әби белән бабай, әти белән әни – бала өчен беренче укытучы, үрнәк булып тора. 

А.Б. -Шәһәребезнең күренекле шәхесе,  талантлы, милли җанлы шагыйрәсе, гимназиябезнең хөрмәтле укытучысы,кадерле дәү әни – Шәймәрдәнова Фәридә Шамил кызы. Үзенең шигырьләре белән укучыларда Туган ил, торган җир, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә, аларда патриотлык, үз илең белән горурлану хисләре тәрбияли. Дәү әнисенең шигырь язу сәләте осталыгы оныгы  Каринага да күчкән.

           Карина,рәхим ит сәхнәгә.

А.Б. — Гаилә — тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Шуңа күрә гимназиябездәге һәр укытучы балаларда һәр милләт кешесенә, һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләргә тырыша. Укучыларыбызда үзебезнең гореф-гадәтләр, җырлар, милли биюләрне дәвам иттерергә тырышабыз.

А.Б. — Милләтебез язмышы,теле  өчен җан атып йөрүчеләр бүген дә бар икән, димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Шундый шәхесләрнең берсе- Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Мәҗит улы Ганиев. Халкыбыз өчен башкарган хезмәтләре бихисап,шуларның иң күренеклкесе – халкыбызның милли җырларын үстерү. Сәнгать аша телне саклау һәм рухи байлыкны яшь буынга җиткерү максатыннан укучылар өчен “Көйле ,моңлы татар җыры ” бәйгесе менә инде 10 ел дәвам итә.

Кызы Лилия,улы …. гимназиябезне тәмамлап,инде хәзер  үзләренең балаларын монда укыталар.

А.Б. – Сүзне Рөстәм абый ,Сезгә бирәбез.

(Ганеевлар гаиләсе)

А.Б.- Һәр гаиләнең традицияләре,үз бәйрәмнәре булган кебек гимназиябезнең дә үз традициясе бар. Күңелләргә милли рух, моң, дәрт өстәүче, бәйрәмнәребезгә ямь бирүче, гимназиябезнең горурлыгы булып, Фәридә Шамил кызы язган “Гимназия җыры”

(“Гимназия җыры”)

А.Б. — Хөрмәтле кунаклар! Бу бәйрәмдәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез (бүләк бирү).  Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез. Саубулыгыз!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Газпром праздники 2022
  • Газон сегодня праздник у девчат
  • Гастрономические праздники это
  • Гастрономические праздники испании
  • Гастрономические праздники ивановской области

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии