
бәйрәме
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, кунаклар!
Белгәнебезчә,гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса,
аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз,
иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында
кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Ни куаныч, безнең Иске Му авылында да да пар канатлы, сикәлтәле
гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек
гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Менә алар бүген бәйрәмдә катнаша.
Хөрмәтле тамашачылар! Кичәбезнең беренче өлешендә бу үрнәк
гаиләләр белән якыннан танышырбыз, аларның бәхетле яшәү серләрен ачыкларбыз,
икенче өлешендә гаиләләр арасында уен-ярышлар оештырылыр.
Я, әйдәгез, кунакка чакырылган гаиләләр белән якыннанрак
танышуны беренче өстәл артында утыручы Хисматовлар гаиләсеннән башлыйк.
1өстәл – Хисматовлар
2өстәл – Самигуллиннар
3өстәл – Гыйззатуллин Шамил
4өстәл – Гыйззатуллин Фидаил
Гаилә бәхете-ил бәхете ди халык. Ә ул бәхетне ир белән хатын
бергә тудыра.
Әлбәттә, тормыш һәрчак борчу-мәшәкатьләрсез, ал да гөл генә
бармый, һәр очракта да бер береңне гафу итә белеп, бер береңә юл куеп, түзем
һәм сабыр булып яшәгез!
Олы мәхәббәт һәм бәхет сезгә!
Җыр “Гөлкәйләрем” Башкара Г.Фидалия.
Ә хәзер кичәбезнең икенче өлешенә — уен ярышларга
күчәбез.Бәйгегә жюри бәя бирәчәк.
1нче ярыш “Сорау бирер нәниләр,ни диярләр әниләр?
а)Аны әниләр ясый. Ул зур да,уртача да, кечкенә дә
була.Ашап туйганнан соң әтиләр аңа еш таяна.Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә
шәһәрдә аңа игътибар аз.Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата?(мендәр)
б)Ул чит илләрдә генә бар иде.Хәзер безнең газета
журналларда да чыга башлады.Кайчак озын, кайчак кыска була.Гади халыкка әлләни
файдасы юк.(реклама)
в)Аның 2 колагы , 1 борыны бар. Аны бигрәк тә әби-бабайлар
ярата.Аңа күмер салалар.(самовар)
г)Аны малайлар ярата. Мөгезе дә бар, малайлар аңа атланса,
бик озак кайтып кермиләр. (велосипед)
д) Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка
тора алмаучылар да бар. Ул елата да, моңландыра да, көлдерә дә.(җыр)
е) Аны тотып ашамыйлар, аннан башка туй да ясамыйлар.(тоз)
2нче ярыш “Балалар өчен сораулар”
а) Ул елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп
ала.(туган көн)
б) Үзе кечкенә, вакыт-вакыт елап та ала. Аны һәркем
ярата.(бала)
в) Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли.(әби)
г) Аның белән һәр бала уйнарга ярата.(уенчык)
д) Иң ягымлы, иң кадерле кеше.(әни)
е) Туганда ук сакаллы, аңа беркем дә шаккатмый.(кәҗә)
ж) Кешегә җиде яше тулгач нишли? (сигезенче яшенә китә)
Сезне сәламли Эмиль Гиззатуллин. Җыр “Әниләр бәйрәме”
3нче ярыш “Өлгерләр иленә сәяхәт”
Һ, м, к, а, н, л, и, е, б, р, ы, с, у хәрефләреннән сүзләр төзү.
4нче ярыш “Табышмаклар иле”
1)
Бер кешенең алты улы,
улларыннын берәр сеңлесе бар. Гаиләдә ничә бала? (7 бала)
2)
Әниегезнең бердән бер
сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була? (әти)
3)
Урамнан барган чакта
арагыздан берәү каршыдагы өйгә төртеп күрсәтә дә менә бу минем әти туган өй,
ләкин мин аның улы түгел ди. Ул әтисенең кеме була? (кызы)
4)
Бер бабай, ике атайга ике
малай. Барысы ничә кеше? (өчәү)
Бер утыру үзе бер гомер дип
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер очрашып серләр бүлешү,
Бу гадәтләр әле бетмәгән.
Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел
Күңелләр шатлыклы булганга
Без җыелдык бүген бу залга
Әти-әниләр карагыз:
Ничек без бергәләп күңел ачабыз.
Татар халык биюе..
5нче ярыш.”Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр?”
1.Мин нинди төс яратам?
2.Минем аяк киеменең үлчәме нинди?
3.Мин кайсы йолдызлык төркеменә керәм?
4.Мин нинди чәчәк яратам?
5.Никахлашкан чакта миңа ничәнче үлчәүдәге балдак
бүләк иткән идең?
6.Безнең туй көнебез кайчан булды?
7.Минем туган көнем кайчан?
8.Минем сиңа иң яратып әйтә торган сүзем?
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
“Вальс” башкаралар Гиззатуллин Эмил һәм Гиззатуллина Фидәлия
7 нче ярыш”Педагогик ситуацияләр”
1.Бер гаиләдә баладан көн саен:”Бүген мәктәптән нинди билге алып
кайттың?-дип сорыйлар.Бала “3”ле “4”ле алдым дип җавап
бирә.Ата-ана шуның белән тынычлана.Баланың укуы белән кызыксынып торган
ата-ана бу сорауны ничегрәк бирер иде?”
2.Баласы 3 көн дәрескә бармаган.Әти нишләр?
Музыкаль пауза:Илнар Самигуллин шигырь сөйли
Уен уйнап алу.”Кем тизрәк уртага килеп җитә”
8 нче ярыш Бәйрәмегез белән котлап,
Әти-әни сезгә дәшәбез,
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Концерт номерлары.
9 нчы ярыш.”10 адым-10 исем”(әгәр әти чыкса хатын-кыз исемнәрен
әйтә,әгәр әни икән ир-егет исемнәрен әйтә.
10 нчы ярыш.”Хезмәт дәресе”
Әтиләр һәм ир балалар агачка кадак кага,әниләр һәм кызлар бәрәңге әрчи.
Ничек түләп бетерербез
Гомер биргән өчен безгә
Балам диеп,. янып
көеп,
Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.
Гомер буе язсын иде безгә
Әти-әни диеп дәшәргә
Кайгы күрми , бәхет шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
11 нче ярыш “Туйларның да була төрлесе”
Туйлар-халкыбызның иң күркәм йолаларыннан берсе. Гаилә туйдан башлана.
Туйлар уза. Тормыш мәшәкатьләре белән гомер үтә тора. Әмма кешеләр туйларны
искә төшерү юлларын уйлап тапканнар. Шулай итеп, бергә гомер итүнең аерым
чорларын билгели торган туй юбилейлары барлыкка килгән. Сез шул юбилейларны
беләсез микән?
1ел-кәгаз туй
5ел-ситсы
10ел-гөлле
15ел-бәллүр
20ел-бронза
25ел-көмеш
30ел-зөбәрҗәт
50ел-алтын
60ел-бриллиант
Хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге бәйрәм ярыш барышында гаиләдә тату
булып яшәү серләрен ачарга тырыштык. Ә хәзер һәр гаиләгә “Тату
булып яшәүнең төп шартын нәрсәдә күрәсез?”-дигән сорау белән
мөрәҗәгать итәсем килә?
Димәк ата-аналарның шушы сүзләренә кушылып, һәр гаилә тату яшәүгә
үзенчә ирешә икән дигән нәтиҗә ясыйбыз.
Әйе,бердәм,тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы,
мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин.
Һәр гаилә үзе бер серле сандык. Әгәр без беренче киччәдә шул
сандыкны ачып, андагы хәзинәне сезгә бераз гына күрсәтә алганбыз икән,максатыбызга
ирешкән булырбыз.
Без кешеләр-җиргә иҗат итәр, сөяр, сөелер,гаилә корып, тәрбияли
балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу
дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк!
Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып,
матур киңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт. Гайләләрегез тату, күркәм,
тигез булсын. Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге,
шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын.
Сүз жюрига бирелә.
Сезнең бәхет капкасын
Кайгы хәсрәт какмасын.
Бәла каза дигән нәрсә,
Сезнең өйне тапмасын.
Кулыгыз-кулга тотынсын,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр сулуларга кадәр
Нигезегез бер булсын
Тигезлектә тиңлектә
Гомер итеп иректә,
Аерылмыйча, каерылмыйча,
Картаегыз берлектә.
Киләсе очрашуларга кадәр сау-булыгыз!
Әйдәгез бергәләшеп “Аерылмагыз”җырын җырлап кичәбезне тәмамлыйк.
Исмагилова Вәсилә Шамил кызы
I нче квалификацион категорияле тәрбиячесе
Кукмара муниципаль районы Чишмәбаш авылы “Кояшкай ” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Проектның темасы: “Гаилә бәйрәме”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм ата – аналары катнашында.
Проектның төре: Иҗади
Проектның дәвамлыгы: Дәвамлы проект (1 ай)
Максат: Балаларда әти – әниләрен хөрмәт итү һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү
Бурычлары:
-
Балаларның гаиләләре турындагы булган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү
-
Гаиләләрдә балаларны милли рухта тәрбияләргә теләк уяту.
-
Балаларда һәм ата – аналарда милли горурлык һәм туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү
-
Балалар һәм ата – аналар, ата- аналар һәм балалар бакчасы арасында җылы мөнәсәбәтурнаштыру
Проекта катнашучылар: Балалар, ата – аналар,балалар бакчасыхезмәткәрләре
Проектны тормышка ашыру юллары: (балалар белән)
-
Балаларның гаиләләре турында булган белемнәрен ачыклау максатыннан “Минем гаиләм ” дигән әңгәмә үткәрү
-
Гаилә фотоларыннан торган күргәзмә оештыру
-
“Безнең гаилә-тату гаилә ” дигән рәсем конкурсы үткәрү
-
Балаларның үз исемнәрен нәрсә аңлатуын ачыклау максатыннан “Исемең матур – кемнәр куйган?” дигән кичә үткәрү
-
Гаилә бәйрәмендә башкару өчен җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнү.
Бакча хезмәткәрләре белән эш төрләре:
-
Бәйрәмне үткәрү өчен атрибутлар әзерләү, плакатлар язу.
-
Музыка җитәкчеләре катнашында балалар белән башкарыласы җыр- биюләрне өйрәнү.
-
Бичура роленда катнашу.
Ата – аналар белән эш төрләре:
-
“Татар халкының гореф гадәтләре һәм йолалары ” дигән анкета үткәрү.
-
Анкета нәтиҗәләре буенча белемнәрен тикшерү, гаилә бәйрәмендә катнашу өчен иң белемле, тату гаиләләрне ачыклау.
-
Ата – аналар почмагында татар халкының бәйрәмнәре, уеннары, милли ашлары, йолалары, бишек җырларына багышланган стендлар булдыру.
-
“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли үзаң тәрбияләү” дигән ата – аналар җыелышы үткәрү.
-
Бәйрәмдә катнашырга теләк белдергән гаиләләргә өй эшләре бирү
-
Гаилә эмблемасын ясау
-
Гаилә девизын өйрәнү
-
Татар халкыбызның мәкальләре, милли ашлары турында мәгълүмат туплау
-
Концерт номерлары әзерләү
Проектны йомгаклау:
“Безнең гаилә – тату гаилә” дигән бәйрәм кичәсе үткәрү.
“Безнең гаилә — тату гаилә” бәйрәменең сценариесы
Гаилә бәйрәме мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның ата-аналары катнашында үткәрелә.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә “Тәфтиләү” көе яңгырап тора.
Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!
Күмәк җыр: “Әссәләмәгәләйкүм”.
(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)
1 нче бала Рафак.
Бакчабызда – ыгы – зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.
2 нче бала Гөлинә.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
3 нче бала Йосыф.
Бүген — гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
4 нче бала Исламия.
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Барысы бергә.
Бәйрәмнәр булып торсын!
Бәйрәмнәр гөрләп торсын!
Ш.Самат. Әнием бәгърем күз нурым
Кояшым аем йолдызым.
Дөньялар кичеп тә тапмассыз
Әнидән нурлырак җир кызын.
Регина. Әти булса хәвеф-хәтәрдә юк
Бәла-казадан саклый ул.
Безнең әниләрнең тынычлыгын,
Саф ягымлы елмаюнын саклый ул.
Идрис. Озакламый егет булып
Үсеп җитәрбез әле.
Үзебезнең туган илгә,
Хезмәт итәрбез әле.
Рәзилә. Әти безнең күңелдә
Мәңгелек ышаныч
Әти көчле, әти батыр
Әти безнең куаныч.
Ислам. Әти алтын багана
Гаиләдә ул терәк.
Тынычлык иминлек сагында
Безгә ул кирәк.
Галия. Минем әти көндә эшкә китә,
Арып кайта аннан кичләрен.
Елмаюы итеп алып кайта,
Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.
Сәет. Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Әти дә әни кирәк,
Без яшәгән өй кирәк!
Ясминә. Әнием минем өчен.
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреннән,
Бар өйгә нур бөркелә.
Рания. Әнием кадерлем
Син энҗе бөртегем,
Син хөрмә җимешем,
Син йөрәк тибешем.
Сәлим. Бәхетле бала гына
Әти әни сүзен әйтә ала,
Аңлагансыздыр инде,
Мин бик бәхетле бала.
Камилә. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгәдә.
Айзат. Дөньяда иң акыллы,
Иҗ уңган безнең әни
Менә шуңа синең яннан
Бердә китәсе килми.
Әлфис. Безне назлап үстергәнгә.
Әниләр рәхмәт сезгә.
Һәрвакыт эшчән булганга
Әтиләр рәхмәт сезгә.
З.Самат. Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз һич ярамый
Әни сүзен таптарга.
Күмәк җыр “Көләсе килеп тора”.
Ахкямова Регина шигырь “Әби намазга оеган”
Алып баручы. Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаилә корып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?
Гаиләләр үз девизлары бн таныштырып киткәнче Рафакның шигырен тыңлап китик әле.
Ш.Рафак шигырь “Кирәк”.
Алмазга Азат кирәк,
Азатка Алмаз кирәк.
Муенга атландырганда
Әти дә аз-маз кирәк.
Җәен кунакка барганда
Әби-бабайлар кирәк.
Рәхәтлэнеп уйнарга
Күрше малайлар кирәк.
Иң кирәкләрнең кирәге
Әниебез бигрәк.
Нигә икәнен санарга
Бармаклар бик күп кирәк.
Йоклатканда да кирәк
Юатканда да кирәк.
Иртәләрен иркәләп
Уятканда да кирәк.
Һәммәсенә әни кирәк.
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк,
Якты, аяз көн кирәк.
I конкурс. “Гаилә девизы”
Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:
1.“Иңне – иңнәргә терәп,
Акча эшләргә кирәк
Балаларны куандырып
Матур яшәргә кирәк.”
2.“Картайганчы, тигезлектә
Бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!”
3.“Алдашмаска, адашмаска,
Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.
— Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?Сез уйлаган арада Х.Айзатның шигырен тыңлап китик әле.
Бәби кемгә ошаган.
1.Безнең әни алып кайтты
Шундый елак бер бәби.
Еласа да әни узен
Һич кенә дә тиргәми.
2.Әти карыйда бәбигә
Нәкь әнисе бу- дия,
Ә әни сөйгән вакытта
Нәкь әтисе- дип сөя.
3.Ә мин әйтәм, алай түгел
Алар белеп сөйләшми
Бәби бабайга ошаган
Аның башы пеләш бит.
Кызлар башкаруында җыр: “Шәл бәйләдем”
II конкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)
-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле! Уен алдыннан Х.Идриснең шигырен тыңлап үтик әле.
Х.Идрис шигырь “Әти”.
Әти эштән кайтып керсә,
Өйләр яктырып китә
Көне буе сагынгандыр,
Ул да кайта атлыгып.
Хәлне сорый, баштан сыйпый,
Миңа чаңгы көйләшә.
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә.
Барыбызга да булыша.
Үзенең дә күп эше.
Әнигә, миңа, энемә
Әти- иң кирәк кеше.
Җыр “Шофёр булам”Малайлар башкаруында
III конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.
(Бәби елаган музыка куела. Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)
-Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?
Күмәк җыр “Әни кирәк”
Н.Ясминә шигырь “Әнием”.
1.Тик син генә әнием
Тик син генә
Сабый чакта, мине баккансың
Төн йокыңны бүлеп уянгансың
Юрганымны килеп япкансың.
2.Мин авырсам әнием балам,- диеп
Өзгәләнгән синең йөрәгең
Мин авырсам әнием балам,- диеп
Бер йокысыз үткән төннәрең.
IV конкурс. “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)
Җыр: “ җырлыйм әнием турында.”
Ф.Камилә шигырь “Әнием”
Әнием минем матур,
күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
әни миңа елыша.
Битләре аның кайнар,
ә куллары йоп-йомшак.
Конфет та кирәк түгел,
кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
алдым инде кочаклап.
-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.
V конкурс. “ Бала белән булган кызыклы хәл” .
(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)Ә аңарчы шигырь тыңлап үтик әле
Ш.Самат шигырь “Әтием белән бергә”.
1.Әтием белән икәү
Без гел бергә йөрибез,
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез.
2.Язлар җиткәч, балыкка
Таң аткач ук барабыз,
Тота алмасак, әнигә дип
Сатып кына алабыз.
3.Әгәр барсак урманга,
Бергә җырлап алабыз,
Яшеренгән гөмбәне
Икәү эзләп табабыз.
4.Бергә ишкәк ишәбез,
Бергә кәрзин үрәбез.
Би к күңелле яшибез
Менә шуңа күрә без.
(Гаиләләр кызыклы хәлләрен сөйләгәннән соң”Тамчылар” биюе башкарыла.)
-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:
Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
Кайвакытта корычтай ул каты.
Кайчагында була баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче.
Бу нәрсә?
-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынап карыйк әле!
Х.Гөлинә шигырь “Кем дә бар шундый әни?”
1.Кем дә бар ул шундый әни
Елмаеп уятучы
Авыр минутларда сине
Иркәләп юатучы.
2.Нарасыем үскәнем дип
Сине каршы алучы
Хәерле юл балам диеп
Юлга озатып калучы.
3.Әниләребездә башка
Булмый дөнҗя ямьлерәк
Бәхетле булып яшәргә
Безгә әниләр кирәк.
Ш.Самат җыр”Светофор”
VI конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , — ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)
Х,Галия җыр “Әнием кочагы”
-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”? Ә хәзер Исламиянең шигырен тыңлап китик әле.
Н.Исламия шигырь “Яшьтән өйрән тәртипкә”.
1. Син,курчагым, киемеңне
Кадәрсезләп аунатма
Китапларыңны буяма
Уенчыгыңны ватма.
2.Әйберләреңне ташлама
Бөтен җирне туздырып
Бүлмә буйлап чабып йөрмә
Атлардан да уздырып.
3. Бар нәрсәң урынлы булсын
Уйнап туйгач җыештыр
Үз артыңнан эш ясама
Әнием дә орышыр.
4. Үскәч кенә әдәп кермәс,
Күп мәртәбә әйтеп тә;
Мактаулы кыз булыйм дисәң,
Яшьтән өйрән тәртипкә!
Бию “Бабушки старушки”
Ш.Рания шигырь “Минем әти”.
Әтием Рафак исемле
Ул бик тырыш, ягымлы.
Нинди эшкә тотынса да
Гел ятып тора кулы.
Мин әтине бик яратам,
Эшләрендә булышам.
Аны сөендерер өчен
Яхшы укыйм, тырышам.
Шофер булып эшли әти
Бик ярата үз эшен.
Машинасын чиста йөртә
Эшенә бирә бар көчен.
Эшендә дә алдынгы ул
Өйдә дә ул җитешә.
Ошаса иде бар әтиләр
Сөекле әтиемә.
VII конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)
-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?
Х,Ислам шигырь “Машина ала белмисез!”.
1.Ватык минем машиналар,
Нигә миңа андыйлар?
“Барыбер ватасын!”-диеп,
Яңаларын алмыйлар!
2.Йөрми минем машиналар
Барсы да тәгәрмәчсез,
Шоферсыз кабиналары,
Рульсез дә тәрәзәсез…
3.Мин аларны ватканмындыр,
Бәләкәй булган чакта,
Әле мина бер генә яшь
Йә ике тулган чакта.
4.Хәзер үзегез дә мине:
“Алты яшьлек егет!”-дисез
Егетләргә машинаны
Ала гына белмисез:
5.Үземнән дә зур булсын ул,
Мин ваталмаслык булсын!
Нихәтле такси урамда!
Алыгыз шуның берсен!
Ф.Камилә җыр “Яз җитә”
VIII конкурс. “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)
Б.Рәзилә шигырь “Әнием”.
1.Йөзең синең һәрвакытта
Балкып тора әнием
Аш-суыңнан тәмле исләр
Аңкып тора әнием.
2.Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар әнием
Бөтен дөнья бүләк итә
Алтын нурлар бәйләмен.
-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?
Бию”Эш беткәч уйнарга ярый”.
IX конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)
-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.
Г,Сәет һәм М.Сәлимнәр әниләренә һәм әтиләренә карата шигырь сөйләп китәләр.
Г,Сәет шигырь “Әнием”.
Әнием, кадерлем,
Син-энҗе бөртегем.
Син- хөрмә җимешем.
Син- йөрәк тибешем.
Әнием, әнием,
Иң кадерлем ,син минем.
Мин сине яратып, иркәләп торырмын.
Мин сиңа тормышта
Таяныч булырмын.
М.Сәлим шигырь “Минем әти”.
1.Әти чигүче дә түгел
Балта остасы гына
Гаҗәпләнеп туя алмыйм
Аның осталыгына.
2.Ул уеп куйган чәчәкләр
Чын тере чәчәк кебек.
Кешеләрне сокландырып
Тора ерактан көлеп.
Тәрбияче. Безнең төркем балалары –
Әйтерсең бер гаилә.
Дус, тату, бердәм яшибез,
Күреп торасыз менә.
Күп белергә омтылабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Бию көе яңгыраса,
Ялындырып тормыйбыз.
Күмәк җыр “Шофер булам”.
З.Самат шигырь “Про маму”
Мамин тpyд я беpегy,
Помогаю, чем могy.
Hынче мама на обед
Hаготовила котлет
И сказала: «Слyшай,
Выpyчи, покyшай!»
Я поел немного,
Разве не подмога?
Әтием.
1.Кайчагында эшеннән
Арып кайткан чагында
Йөгереп кенә йөримен
Әтиемнең янында.
2.Бик яратам әтиемнең
Эш батыры булуын.
Мин дә үскәч әтиемнең
Алмашчысы булырмын.
Бию башкарыла:
А.Регина шигырь “Әтием”.
1.Бик яратам әтиемне,
Һәр эштә җитез үзе.
Һичберкайчан ачуланмас
Кояштай балкый йөзе.
2. – Кулларында ут уйната,-
Диләр әти турында.
Мин дөньяда иң бәхетле,
Әтием, син барында.
3.Әти-әниләр тормышта,
Иң ышанычлы терәк
Булмасын балалар ятим,
Сез безгә һәрчак кирәк!
Х.Галия шигырь “Сәбәбе нидә икән?”.
Чәйне мин үзем генә дә
Пешереп эчә беләм.
Тик нигәдер чәй икенче,
Тәмлерәк әни белән.
Җәен җиләккә барганда,
Әни булса яныңда,
Рәхәтлекнең чиге булмый
Тәбигать кочагында.
Әни урынны җәйдеме,
Керә тәмле төш кенә.
Шушы кызыклы хәлләрнең
Кем серенә төшенә?
И.Йосыф шигырь “Хәйләкәр малай”.
1. Малай булгач, гел әтигә
Охшарга дип тырышам.
Машинасын рәтләгәндә,
Тире-томыр тотышам.
2.Пычранса- юышам
Шөрепләрен борышам
Бер мактап җибәресен диеп
Тырышам да, тырышам.
3.Машинада детальләр куп,
Исемнәрен сорашам
Әтигә ошап та бетми
Кабат кабат сорасам.
4.Әти янында хәйләләп
Торуның сәбәбе бар.
Мине тизрәк көн буена
уйнарга чыгарсыннар.
К.Әлфис шигырь “Әтием горурлыгым”.
Һәрвакытта иңгәрем дә
Тоям әтием кулларын.
Һәрчак тыныч һәм бәхетле
Булсын барыр юлларым.
Кирәк булса, әтиләр күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклау өчен
Батыр булып үсәрбез.
А.Регина шигырь “Әбием намазга оеган”.
Кул күтәреп тәңре каршысында
Тормыш йөген куеп бик азга
Көръән укый әбием, дога кыла
Оеган да иртүк намазга.
Ул әлхәмне укый, тәбарәкне,
Ак мангаен куя идәнгә.
Гыйбәдәте, ихлас күз яшьләре,
Агып чыга Аллах дигәндә.
Ак яулыгы, пакъ киеме белән.
Фәрештәгә әби ошаган.
Догаларын аның бер ходаем,
Кабул итми калмас, ышанам!..
Чөнки әбием хәлә көче белән,
Тормыш көтте, безне карады;
Намаз арты саен тәңресендә,
Әйтә торган сүзе бар аның.
Балаларым-йөрәк җимешләрем.
Рәхмәтеннән Раббем ташлама!
Иманлы ит, гадел. Шәфкатьле ит,
Иман белән язмыш башлана!…
Юлга алам хәер фатихасын,
Телим алар кабул булганын.
Хәтеремдә йөртәм әбиемнең,
Кул кушырып дога кылганын!
Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. ( Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)
Алып баручы. (гаҗәпләнеп). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?
Бичура. (елап). Мин – Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.
Алып баручы. Нишләп син бик күңелсез?
Нигә елап торасың?
Бичура.
Бигрәкләр дә харап булдым.
Кыш уртасы – йортсыз калдым.
Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.
Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р… (елый).
Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле. Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? ( Гаиләләр янына килеп еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме — мин сезнең Бичурагыз булам. ( “Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)
И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? ( Уйланып тора.) Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.
X конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)
Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?
XI конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.
Бичура. Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?
Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!
XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)
-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)
-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)
-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)
-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)
-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)
-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)
-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)
Бичура. Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!
XIII конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”
-Кем эшләми… (шул ашамый.)
-Беләге юан берне егар … (белеме булган меңне егар.)
-Һөнәрле үлмәс … ( һөнәрсез көн күрмәс.)
-Казаныңа ни салсаң … (кашыгыңа шул чыгар.)
-Ана күңеле балада … (бала күңеле далада.)
-Ата – ананы тыңлаган адәм булган … (тыңламаган әрәм булган.)
-Атасына карап … (баласын коч.)
-Оясында ни күрсә …(очканда шул булыр.)
-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә … (игелек күрмәс.)
-Үзеңне үзең мактама … (кеше сине мактасын.)
-Игелекле бала үстерсәң … (картлыгың бәхетле булыр.)
Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)
-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.
Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.
Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә.)
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?
Алып баручы (балалардан сорый) Балалар(барсы бергә):
-Җирдә сезгә ни кирәк? — Әти һәм әни кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? — Без яшәрдәй өй кирәк.
-Җирдә сездә ни кирәк? — Туган үскән ил кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? — Туган телебез кирәк.
Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган телебез булган Һәм галәләребез нык булганда гына киләчәгебез бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.
Бию” Кукарелла” биюе
Барысы бергә басып “ Туган тел” җырын башкарганнан һәм
нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”,
“Иң тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.
Бәйрәм ахырында бәлеш күтәреп, ашыгып – кабаланып Бичура килеп керә.
Бичура. Туктагыз әле, туктагыз! Таралыша күрмәгез! Тиз генә хуҗаларымның өен табып, бәлеш пешереп килдем.Хуҗаларым ачуланмас дип уйлыйм. Бу күркәм гаиләләрне, кунакларны, баларның һәркайсын сыйлыйсым килде. Рәхим итеп алыгыз, тәмләп чәйләр эчегез! Ә хәзергә хушыгыз! (Китә.)
Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.
Нәтиҗә:
Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үткәрелгән чарадан кәнәгать калды. Балалар һәм ата – аналар бергә күңел ачтылар, бер – берсенә ярдәмләшеп, гаилә командасы булып чыгыш ясадылар, уңган – булганлыкларын күрсәттеләр. Үз гаилә әгъзаларының уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Татар халкының милли трацияләрен, гореф – гадәтләрен искә төшерделәр, алар буенча булган белемнәрен ныгыттылар, кызыксынуларын арттырдылар.Бу күңел ачу кичәсе татар теленә, аның бөеклегенә мәдхия уку булды! Бәйрәм кичәсе ата – аналар һәм балалар бакчасы арасында булган җылы мөнәсәбәтне ныгытты.
Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы башкармакомитетының«Мәктәпкәчә мәгарифидарәсе муниципальучреждениесе».
.
“Гаилә бәхете-балада”темасына гаилә бәйрәме сценарие.
Төзеде:37нче балалар
бакчасының 1 нче
категорияле тәрбиячесе
Гиниятуллина
Рәзидә Фарук кызы.
Түбән Кама шәһәре.2014
Гаилә бәхете-балада.
Бәйрәм үткәреләсе зал чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән. “Безнең гаилә” исемле рәсем күргәзмәсе оештырылган. Күңелле музыка яңгырый. Залга бәйрәмне алып баручылар, кунаклар керә.
1 нче алып баручы: Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,
Танышулар шулай башлана.
Исәнмесез, диеп сүз башласам,
Бәхетем арта, күңел шатлана.
2 нче алып баручы: Яшәсәк иде муллыкта,
Гел тыныч булсын гаиләм.
Сөекле кунакларыбызга
Ялкынлы…
Балалар бергә: Кайнар сәлам!
1 нче алып баручы: Гаилә- ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.
2 нче алып баручы: Гаилә ул- җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
Әти-әниләр алдан әзерләнгән өстәлләр артына утыралар.
1 нче бала: Шатлыклар –күңелебездә,
Ал кояш-күгебездә.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Гаилә бәйрәме бездә.
2 нче бала: Бу кичәбез гөрләп үтсен,
Истә калсын гомергә.
Бәйрәмнәрсез яшәп булмый,
Җирнең якты йөзендә.
3 нче бала : Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә.
4 нче бала: Бәйрәмнәр кирәк әтигә!
Бәйрәмнәр кирәк әнигә!
Бабай белән әбигә!
Бәйрәмнәр бик күп болай да
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм-балачак!
Мәңге истә калачак.
1нче алып баручы: Гаилә ул- бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай-гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Алар һәрвакыт безнең турында борчылалар.
2 нче алып баручы: Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә, кайгырта.Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.
1 нче алып баручы: Бергәләп, күмәкләшеп эшләгәндә ,һәрвакыт күңелле була. Кичке вакыт ул- бик күңелле вакыт, гаиләнең өйдә бергә җыелган чагы.
Хөрмәтле әтиләр,кадерле әниләр!Сезнең гаиләдә кичләр ничек уза? Кемнәр нинди эшләр башкара? Кичке ял вакытын ничек оештырасыз?
(Әти-әниләр кичке вакытны ничек үткәрүләре турында сөйлиләр,кызыклы вакыйгаларны искә төшерәләр).
1 нче алып баручы: Ә хәзер сүзне кечкенә дусларыбызга бирәбез.Кадерле балалар, әти-әниләрегез белән сез нинди уеннар уйныйсыз?(Балаларның җаваплары тыңлана).
Әти-әниләр белән “Кунаклар” дигән уен уйнала.
1 нче алып баручы: Җир йөзендә иң гүзәл, иң олы сүз, иң матур сүз- Әни. Әни диеп безнең телебез ачылган, иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез.
2 нче алып баручы: Сиңа ничә яшь кенә булмасын-биш яшьме, әллә иллеме, һәрвакыт әни, аның назлы карашы,кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр зур булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр.
“Әниемә” җыры башкарыла.
1 нче алып баручы:Әйе, әни-һәркемгә якын, изге, газиз кеше.Әниләрнең ягымлылыгы, йомшак сүзләре балага гомер буена юлдаш була.Әниләр һәрвакыт безнең яныбызда: авырганда да,борчылганда да, шатланганда да.
2 нче алып баручы: Гаиләдә иң зур, баш кеше-әти, чөнки ул гаиләдәге барлык кеше турында да кайгырта.Өйдәге барлык авыр эшләрне дә әти эшли. Ул-гаиләнең терәге, таянычы .Әниләр безне ягымлы сүзләре, мөләемлылыгы белән шатландырса, әтиләр үзенең акыллыгы,көчлелеге белән сөендерә.
“Уйлап тап” уены.(Алып баручы берничә җөмлә әйтә, әниләр шул җөмләләрнең мәгънәсе буенча, сүзнең нәрсә турында барганлыгын әйтергә тиешләр).
1 нче бирем: -Ул барлык кешедә дә бар. Бер караудан туа, озак еллар яши. Ул кешеләрне шатландыра да, көендерә дә, сөендерә дә. Аннан башка яшәп булмый, олыгайган көннәрдә дә.(Җавап: ярату,мәхәббәт).
2 нче бирем: -Ул бик кешенең бик матур чагы. Аны бигрәк әбиләр, бабайлар сагынып искә алалар.(Яшьлек).
3 нче бирем: -Аны барлык кеше ярата.Ул бер дә искерми, гел яңара. Ул елата да, юата да, моңландыра да, арыганда ял иттерә.(Җыр).
1 нче алып баручы: Менә нинди зирәк, акыллы безнең әти-әниләребез.
2 нче алып баручы: Әтиләр дә безнең әниләр кебек балаларын чиксез яраталар, барлык буш вакытларын да алар балалары белән уздырырга тырышалар.Кулларына алып балаларын күкләргә чөеп уйнаучылар да,шаян сүзләр әйтеп көлдерүчеләр дә алар.
(Берничә әти бала коендырганда, йоклатканда әйтелә торган такмакларны әйтеп күрсәтәләр).
1 нче алып баручы: Балалар, хәзер без сезнең белән әти-әниләр турында мәкальләр әйтәбез, ә әти-әниләребез аларның мәгънәсен аңлатсыннар.
-Аталар сүзе-акылның үзе(Мәгънәсе:әти-акыллы кеше.Ул һәрчак дөресен сөйли, күп белә.)
-Әткәй шикәр.Әнкәй бал.(Әти дә, әни дә –газиз кешеләр.Икесен дә бертигез яратырга кирәк).
-Ата-ананы тыңлаган-адәм булган, тыңламаган-әрәм булган.(Әти-әнисен тыңлаган кеше-бәхетле, тыңламаган кеше бәхетсез булыр).
-Ата-ананы тыңламаган,олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.(Аның балалары да тыңламаслар, игелек күрсәтмәсләр, шуңа әти-әнине тыңларга кирәк).
Әти-әни! Сездән башка тагын,
Кем бар шундый бала бәгырьле.
Кояш җиргә берәү булган кебек,
Сез дә безгә шулай кадерле.
2 нче алып баручы: Ә хәзер, гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре-әбиләребезгә бүләк. Балаларыбызның сезгә булган хөрмәтен, җылы хисләрен җыр аша кабул итегез.
“Әбием” җыры башкарыла.
1 нче алып баручы: Әйдәгез, хәзер әти-әниләрнең зирәклеген тикшереп карыйк.(Сораулар бирә).
-Татар халкының нинди милли ашларын беләсез?
-Нинди кош тынычлык кошы дип атала?
-Баланың теле нинди сүз белән ачыла?
-Татарстан флагында нинди төсләр бар?
-Кәҗә белән тату малайның исеме ничек?
-365 көннән торган ел ничек атала?
-Парлап иҗат итүче нинди артистларны беләсез?
-Матур гаилә турында нинди җырлар беләсез?
2 нче алып баручы: Гаиләнең ныклыгы, татулыгы нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.
-Кайчагында баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче (Тел).
1 нче алып баручы: Әйе, дөрес әйттегез, табышмакның җавабы-тел. Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән, безнең турында йомшак телле диләр. Ә инде кырыс, дорфа итеп сөйләшүчеләрне әче телле диләр.
2 нче алып баручы: Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле,тәмле телле, игътибарлы булыйк.Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк, бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр.
Бала: Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Бала: Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек-ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
1 нче алып баручы: Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
2 нче алып баручы: Имин булып атсын таң кояшы.
Йөзегезгә нурлар сибелсен.
Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык,
Һәм гомерлек бәхет китерсен.
Әти-әниләр балалар белән бергә “Туган тел” җырын башкаралар.
Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.
Гаил?-ул тормышыбызны? яш?еш учагы. Гаил?л?р никад?р нык булса, аннан килг?н ?ылылык, яктылык шулкад?р к?чле ??м озын гомерле була.
Гаил?-тормыш нигезе. Ул нык, тату ик?н, дим?к д??л?т т?, ??мгыять т? нык диг?н с?з. ?ти-?ни аны? тоткасы булса , балалар гаил?не? к?згесе. ?г?р тотка купмасын, к?зге ватылмасын дис??, бер-бере?не саклап, р?н?етмич?, х?рм?тл?п яш?рг? кир?к.
??р кешене? балачак гомере якты кояш кебек балкып к??ел т?ренд? саклана. К?кл?ребез гел аяз, илл?ребез имин булуы ??ркемне? изге тел?ге. Балаларыбызны? к??елле балалчагы тыныч ??м онытылмас булып ист? калсын.
??р гаил?не? ?з традициял?ре, ?з б?йр?мн?ре бар. Аларны ??ркем ?зенч? ?тк?р?. Б?би туйлары, баланы? беренче энд?ш?е, бакчага й?ри башлавы, т??ге м?рт?б? м?кт?пк? баруы ??р гаил?г? бетм?с — т?к?нм?с шатлык китер?.
? безне? м?кт?бебезне? традициясен? керг?н б?йр?мн?рне? берсе, н?ни укучыларыбызны? тату, б?хетле гаил?л?рне? берл?шк?н б?йр?мен ?тк?р?.
Зурлар төркемендә : “ Гаилә бәйрәме..”.
Бәйрәм барышы:
Күңелле көй астында балалар залга биеп керәләр..
Ф. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар,әниләр, әтиләр!
И. Хәерле кич әбиләр,бабайлар һәм балалар..
Ф. Без бүген залга “ Гаилә бәйрәменә” җыелдык.
И.: Киңәшерлек,гөрләшерлек
Синең кешең булсын ул.
Канатны канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктанда килеп беткән
Булыр фәрештә генә.
Бу тормышны аңлап яши
Кем гафу итә белә.
Ф. Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыенырлык урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә ул- иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Һәр җәмгыятҗнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр нык һәм тату булса, җәмгыяебез дә нык булыр. Гаилә тормышы- һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юды. Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучылар – бүгенге кичәбезнең иң хөрмәтле гаиләләре.
13 бала шигырь сөйли.
Җыр: “ Үз җырыбыз булсын әле”
6 бала шигырь сөйли.
Ф. Балалар – безнең гүзәл киләчәгебез. Без һәркайсыбыз да балаларыбызның инсафлы, әдәпле, сау-сәламәт, әти-әниле булып үсүен телибез. Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү безнең коллективның да,әти-әниләрнеңдә теләге. Һәр гаиләнең үз бәйрәмнәре,үу традицияләре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби тулары,баланың беренче тапкыр “әттә,әннә” дип эндәшүе балалар бакчасына,мәктәпкә йөои башлавы, туган көннәр һәр гаиләгә шатлык китерә. Гаиләнең татулыгы, ныклыгы бик күп нәрсәләргә бәйле.
И. Татар халкы әдәпле,дөрес сүзле,пакъ халык. Элек-электән әби-бабаларыбыз бер-берсе бн ягымлы итеп, матур сүзләр әйтеп сөйләшкәннәр. Нинди генә ягымлы сүзләр юк татар телендә: аппагым, алтыным,җаным….. Якын кешеләр бер-берсе бн сөйләшкәндә “канатлы” сүзләр, мәкаль- әйтемнәр кулланганар. Бу бәйгебез мәкальләргә бәйле. Хөрмәтле әти-әниләр, мин мәкальнең башын әйтәм-сез төгәллисез.:
— Оста барда кулың тый-( белгән барда телең тый)
— Казанга ни салсаң- ( чүмечтән шул чыга)
— Яхшы гадәт адәм итәр-(яман гадәт әрәм итәр)
— Агачына күрә алмасы-(анасына күрә баласы)
— Ата-ананы тыңлаган-адәм булган-(тыңламаган әрәм булган)
— Баланың бармагы авыртыр (ананың йөрәге авыртыр)
БИЮ “ ЧА-ЧА-ЧА.”
Ф. Һәрбер ата-ана өчен үз баласы иң кадерлесе. Аларның һәр сүзе,һәр хәрәкәте,холык-фигыле үзенчәлекле. Ә менә алар үз баласының тавышларын таный алырлармы икән?
Ширма артында балалар тавышы: УЕН.
И. Балалар ә хәзер әти=әниләр бн уен уйнап алыйк.
“ Йөзек салыш” УЕН.
12 БАЛА ШИГЫРЬ СӨЙЛИ.
И. Әйе, безнең телебез әти-әни дип ачылган. Әниләребез,әбиләребез үзебезнең моңлы көйләребезне җырлап йоклатканнар. Ә менә алар нинди бишек җырлары беләләр икән,тыңлап карыйк. Әниләргә конкурс.
“ Бишек җырлары” КОНКУРС.
Ф. Әни,Әнием! Күпме наз,күпме җылылык бар бу сүздә. Аларга багышлап күпме шигырь күпме җыр иҗат ителгән. Шул җырның берсен тыңлап үтик.
“ ӘНИЕМӘ”—- ҖЫР.
И. Балаларның әти-әниләргә әзерләнгән тагын бер һөнәрләре бар. Алар сезгә кызыклы бию башкарачаклар.
“Урындыклар бн бию”
Ф. Дөньяда безнең өчен тагында иң якын, кадерле кешеләребез бар бит әле.. Алар безнең әбиләребез – олы җанлы,киң күңелле, тәмле телле,йомшак куллы. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы,дөньядагы иң ягымлы сүзләр белән юатасы,мең-мең рәхмәтләл әйтәсе килә.
3 БАЛА ШИГЫРЬ СӨЙЛИ.
(Ишектән татар киеме кигэн ӘБИ керә. )
Эби. Исәнмесез кунаклар,шушы бакча яныннан узып барганда матур җыр-бию тавышлары ишеттем. Күңелем түзмәде үзеннән-үзе аякларым шушы залга атлады. Юкка гына түгел, монда сезнеү искиткеч күңелле бәйрәм бара икән.
Ф. Әйе шул,монда безнең “ Гаилә бәйрәме”. Әйдә синдә безенең бәйрәмгә рәхим ит.
И. Балалар әйдәгез әбекәйдән сорап карыйк әле,ул яшь чагынданинди уеннар уйнаганнар икән? (Калганы үз сүзләрегез)
“ БУРАНОВСКИЕ БАБУШКИ= БИЮ”.
“ОРЧЫК УЕНЫ”,залдагы әбиләр белән.
Ф. Әбекәй синең белән күңелле,уеннарың өчен рәхмәт.. син бездә кунак булып кал инде…
И. Без әтиләребезнедә-бабайларыбызныда бик яратабыз,хөрмәт итәбез. Бүген аларгада чын күңеллдән рәхмәтебезнедә белдерик әле..
ҖЫР “ ПРО ПАПУ”.
Ф. Безнең әтиләребез күбесе Армия сафларында хезмәт иткәннәр. Сезгә күп тапкырлар корал сүтеп-җыярга туры килгәндер. Шул күнеккән эшегезне онытмадыгызмы икән,шуны тикшереп карыйк әле.
УЕН “ МЫЛТЫК ҖЫЮ”.
БИЮ “ СОЛДАТЛАР.”
Ф. Кеше китә-җыры кала. Без кешеләр,бу җиргә сөер-сөелер өчен,гаилә корып,балалар үстерер өчен туабыз. Кешелек шулай дәвам итә. Әле бездән соң да буыннан-буынга матур җырларыбыз, күркәм гадәт-эшләребез күчеп барыр. Кеше исемен йөртүче затның бу тормыштаякты эз матур җыры калсын…. (калганы импровизация).
Бию “Парлы бишле бию.
ТӘМАМ.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/35201—gail-bjrme
Гаилэ бэйрэме мэктэпкэ эзерлек торкеменэ йоруче балалар хэм аларның ата-аналары катнашында уткэрелэ.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә “Тәфтиләү” көе яңгырап тора.
Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!
(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)
1 нче бала.
Бакчабызда – ыгы – зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.
2 нче бала.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
3 нче бала.
Бүген — гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
4 нче бала.
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Барысы бергә.
Бәйрәмнәр булып торсын!
Бәйрәмнәр гөрләп торсын!
“Балачак бәйрәмнәре” дигән җырның язмасы (Р. Миңнеллин сүзләре, Р. Курамшин көе)яңгырый.
Алып баручы. Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаиләкорып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?
I конкурс. “Гаилә девизы”
Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:
1.“Иңне – иңнәргә терәп,
Әби – бабага кирәк
Балаларга без терәк
Булып яшәргә кирәк.”
2.“Картайганчы, тигезлектә
Бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!”
3.“Алдашмаска, адашмаска,
Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.
— Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?
IIконкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)
-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!
III конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.
( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)
-Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?
IV конкурс. “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)
-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.
V конкурс. “ Бала белән булган кызыклы хәл” .
(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)
-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:
Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
Кайвакытта корычтай ул каты.
Кайчагында була баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче.
Бу нәрсә?
-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!
VI конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , — ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)
-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”?
VII конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)
-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?
VIII конкурс. “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)
-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?
IX конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)
-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.
5 нче бала.
Безнең төркем балалары –
Әйтерсең бер гаилә.
Дус, тату, бердәм яшибез,
Күреп торасыз менә.
6 нчы бала.
Күп белергә омтылабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Бию көе яңгыраса,
Ялындырып тормыйбыз.
(“Без биибез” дигән көйгә ( Р. Гатауллин музыкасы) җырлы бию башкарыла.)
Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. ( Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)
Алып баручы. (гаҗәпләнеп). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?
Бичура. (елап). Мин – Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.
Алып баручы. Нишләп син бик күңелсез?
Нигә елап торасың?
Бичура.
Бигрәкләр дә харап булдым.
Кыш уртасы – йортсыз калдым.
Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.
Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р… (елый).
Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле. Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? ( Гаиләләр янына килеп еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме — мин сезнең Бичурагыз булам. ( “Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)
И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? ( Уйланып тора.) Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.
X конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)
Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?
XI конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.
Бичура. Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?
Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!
XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)
-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)
-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)
-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)
-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)
-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)
-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)
-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)
Бичура. Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!
XIII конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”
-Кем эшләми… (шул ашамый.)
-Беләге юан берне егар … (белеме булган меңне егар.)
-Һөнәрле үлмәс … ( һөнәрсез көн күрмәс.)
-Казаныңа ни салсаң … (кашыгыңа шул чыгар.)
-Ана күңеле балада … (бала күңеле далада.)
-Ата – ананы тыңлаган адәм булган … (тыңламаган әрәм булган.)
-Атасына карап … (баласын коч.)
-Оясында ни күрсә …(очканда шул булыр.)
-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә … (игелек күрмәс.)
-Үзеңне үзең мактама … (кеше сине мактасын.)
-Игелекле бала үстерсәң … (картлыгың бәхетле булыр.)
Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)
-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.
Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.
Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә.)
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?
Алып баручы (балалардан сорый) Балалар(барсы бергә):
-Җирдә сезгә ни кирәк? — Әти һәм әни кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? — Без яшәрдәй өй кирәк.
-Җирдә сездә ни кирәк? — Туган үскән ил кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? — Туган телебез кирәк.
Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.
Барысы бергә басып “ Туган тел” җырын башкарганнан һәм
нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”,
“Иң тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.
Бәйрәм ахырында бәлеш күтәреп, ашыгып – кабаланып Бичура килеп керә.
Бичура. Туктагыз әле, туктагыз! Таралыша күрмәгез! Тиз генә хуҗаларымның өен табып, бәлеш пешереп килдем.Хуҗаларым ачуланмас дип уйлыйм. Бу күркәм гаиләләрне, кунакларны, баларның һәркайсын сыйлыйсым килде. Рәхим итеп алыгыз, тәмләп чәйләр эчегез! Ә хәзергә хушыгыз! (Китә.)
Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.
| < Предыдущая | Следующая > |
|---|
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы
“ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Гаилә бәйрәме
Язды: Сафиуллина Венера Рафаил кызы, “ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013
Гаилә бәйрәме
1нче а.б.: Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
2нче а.б.: Бәйрәмсез бик күңелсез шул,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә.
1нче а.б.: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, балалар, апалар һәм абыйлар. Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
2нче а.б.: Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балалар сезгә карата рәхимле булсыннар иде. Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгәге эшләрегез уңышлырак булыр.
Укытучы: Яраткан улларыгыз һәм кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап, җыр, шигырьләр, бүләк итәргә телиләр.
Рәхим итегез, балалар! (шигырьләр, иншалар)
1нче а.б.: Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше — гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!
2нче а.б.: Әни — ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше — ана. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!
Сезнең хөрмәткә Шарафиева Гөлназ башкаруында җыр. “Рәхмәтлемен Ходаема”
1нче а.б.: Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак-җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга…”Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…”- борынгылар әнә шулай җырлаган.
2нче а.б.: Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта. Ә хәзер бу күркәм гаиләләр хөрмәтенә
Сабиров Рәнис һәм Хисамиев Илфар татар халык биюе башкара.
1нче а.б.: Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып!
2нче а.б.: Әйе, дөньяда иң кадерле кешеләребез- әти белән әни. Халкыбыз юкка гына “Ата-ана — алтын канат”, димәгән шул. “Җәннәт аналарның аяк астында,” – диелә хәдистә. Коръән буенча, хатын-кызның, ананың хакы олы. Аналар үпкәсе күп булса да, язгы кар суы кебек тиз эрер, диләр. Әниләребез белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы, безгә җан өрүче газиз әтиләребез дә бар бит әле безнең. Каршы алыгыз,
Ихсанов Әлфис һәм Мостафин Рифат башкаруында җыр.
1нче а.б.: Рухың төшсә,
Күңеленә канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк.
Жаның назга сусаганда
Назлап сөюче кирәк,
«Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән”-диюче кирәк.
2нче а.б.: Әти… Нинди матур, ягымлы сүз. Бу сүз көнгә ничәмә-ничә тапкыр нинди телләрдә генә яңгырамый! Әйе, дөрестән дә, әти – ул гаиләдә иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр кешебез. Гаиләдә бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Алар – әти белән әни бит! Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр.Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.
Сезнең игътибарыгызга скетч тәкъдим итәбез.
1нче а.б.: Киңәшерлек, гөрләшерлек
Синен кешен булсын ул.
Канатны канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән
Булыр фәрештә генә
Бу тормышны аңлап яши.
Кем гафу итә белә.
2нче а.б.: Безнең әти-әниләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә. Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр, чөнки әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларны үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.
Хөрмәтле әти – әниләребез, сезне “Гаилә бәйрәме” белән котлап, татар эстрадасының атказанган җырчысы килде. Алкышлап каршы алыгыз, Ринат Рахматуллин.
1нче а.б.: Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет китерә.
2нче а.б.: Туган көннәр билгеләп үтү дә матур бер традициягә әверелде. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Бүгенге кичәбез дә шундый бер күркәм традицияләрнең берсенә әверелсен иде.
Ә хәзер Фатыйхова Алия һәм Ахметшина Рәмзинә башкаруында җыр.
1нче а.б.: Гаиләм — өметле иртә,
Гаиләм – сихри кичем.
Гаиләм – җилкәнле җилем,
Гаиләм – хыял хисем.
Гаиләм – гомер юлым ул,
Сиңа сузылган кулым.
2нче а.б.: Гаиләм – мал-мөлкәтем,
Гаиләм –моңлы җырым ул.
Мин гаиләмдә бәхетле,
Мин гаиләмдә хисле.
Мин гаиләмдә кадерле,
Гаиләм белән көчле!
Сезнең игътибарыгызга, Зайнуллина Диләрә, Мотыйгуллина Алинә һәм Шарафиева Гөлназ башкаруында бию.
1нче а.б.: Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Баланың төп таянычы – аның әтисе белән әнисе! Исән чакта кадерләрен белик без аларның!
2нче а.б.: Бәйрәм көннәре гел дә кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомер юлы якты көннәр бирсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр,
Сезне уңыш читләп үтмәсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Ахметшина Рәмзинә, Мотыйгуллина Алинә һәм Шарафиева Гөлназ башкаруында чунга-чанга биюе.
1нче а.б.: Әткәй, әткәй, синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса,
Син дә безгә шулай кадерле.
2нче а.б.: Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык, куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Хисамиев Илфар, Сабиров Рәнис, Гиззатуллин Илназ башкаруында җыр.
1нче а.б.: Хөрмәтле әти-әниләр, абый-апалар һәм килгән кунаклар! Бүген бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын иде. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.
2нче а.б.: Күңелле булды кичә,
Мичтә бәлешләр пешә.
Хәзер инде ял итик,
Бергәләп чәйләр эчик!
Уеннар:
1. Сораулар.
Тапкырлыкка сораулар.
— Нинди савыттан эчеп булмый? Буш савыттан
— Кайчан шылт иткән тавыш та ишетелми? Тып-тын вакытта
— Календарьда кайсы ай юк? Күктәге
— Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? Җирне
— Кеше кайсы елны күбрәк ашый? Кәбисә елны (Чөнки бер көне артык)
— Нәрсәне сатып алып булмый? Узган гомерне.
— Юләр кайчан акыллы була? Тик торганда
— Кеше төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә кыя, өченче ягында дәрья, дүртенче ягында кара урман. Ул моннан ничек котыла? Уянып
— Бала җиде яше тулу белән нишли? Сигезгә чыга
— Үзе шар. Ә беркем тәгәрәтә алмый. Җир шары
— Куян артына әйләнеп карый-карый чаба. Нигә? Чөнки артта күзе юк.
— Ат нигә улак янына килә? Улак аның янына килмәгәнгә.
— Сыер судан чыккач нишли? Коры җиргә баса.
2. Алъяпкыч бәйләп, шакмак ташу уены.
3. Дуслык җебе.( Кем озынрак җеп ялгый)
4. Открытка уены.
5. Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)
6. “Оста укчы”.(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)
7. “Көнгерә.”( Туп белән сикерү)
8. Күз бәйләп, үз балаңны тану.
АНКЕТА.
1. Әтиеңнең туган көне, елы, туган җире.
2. Әтиең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы?
3. Армиядә хезмәт иткәнме? Кайда? Кем булып?
4. Әтиең балачакта кем булырга хыялланган?
5. Аның балачакта яраткан ашамлыгы, конфеты?
6. Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаган?
7. Ә нинди фәннәрне яратып укыган?
10. Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен?
11. Әтиең белән киңәшләшәсеңме?
12. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә?
13. Ул сине нәрсәгә өйрәтә?
14. Буш вакытларында әтиеңнең яраткан шөгыле —
15. Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа охшый?
16. Әтиең сиңа дәрес әзерләшергә булышамы?
17. Аның белән бергә китап, газеталар укыйсызмы, кроссворд, сканвордлар чишәсезме?
18. Әтиең синең дусларыңны беләме?
19. Әтиеңә эч серләреңне сөйлисеңме?
20. Әтиең белән әниең ничә ел бергә гомер кичерәләр?
21. Әтиең турында син нәрсәләр уйлыйсың?
22. Син әтиеңне яратасыңмы? Ни өчен?
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1
«Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ
ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ
Материал: татар биюе көйләре, заманча бию көйләре, «Ромашка” уены өчен ромашка
чәчәге таҗлары, визит карточкалары, мәкальләр, уен өчен туп һәм өстәлләр
1нче алып баручы:Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр. балалар, апалар һәм
абыйлар.
2нче алып баручы:Хәерле кич,бәйге сөюче дуслар.
1нче алып баручы:Хөрмәтле дуслар,без бүген ясле бакчабызда әниләр көне унаеннан
оештырылган Гаилә бәйрәмен башлыйбыз.
2нче алып баручы:Сезне бугенге бәйгекичәдә исәпхисап эшен алып барачак жюри
әгъзалары белән таныштырабыз.
Хөрмэтле жюри эгъзалары билгелэнгэн урыннарыгызны алыгыз(3 кеше)
1нче алып баручы:Буген бездә әнә шундый пар канатлы.берберсеннэн башка яши
алмаучы.берберсен кайгыртып,яратып,шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып
яшәүче ин матур гаиләләр кунакта.Ә хәзер инде сезне катнашучы гаиләләребез белән
таныштырабыз.
1.Газизулиннар гаиләсе
2.Насриевлар гаиләсе
3.Мусиннар гаиләсе
4.Фасхутдиновалар гаиләсе
5.Фатхуллиннар гаиләсе.
Бу куркәм гаиләләр хөрмәтенә жыр бүләк итәбез.
Жыр:” Мин әнигә булышам”
2нче алып баручы:Сүзне гаиләләребезгэ бирэбез.Алар алдан әзерләнгэн визит
карточкалары ярдәмендә, безне үзлэренең гаиләләре белэн якыннанрак таныштырырлар.
Визит карточкалары яклау.
1нче алып баручы:Балалар,безнен гүзэл килэчәгебез.Без хәркайсыбыз да балаларыбызнын
инсафлы,әдәпле,саусәламәт,әтиәниле булып үсүен телибез.Әнә шундый һәр яктан камил
балалар тәрбияләү безнен коллективнын да әтиәниләребезнен дә теләге.
2 нче алып баручы: гаилә җимеше улбалалар, сезнең нәниләрегез, сезнең, һәм безнең
уртак шатлыкларыбыз. Сүзне аларга бирик әле , алар әти әниләрен зурлап, котлап үз
фикерләрен җиткерерләр
Ильдар Яшәсен әтиәниләр, сәламәт һәм шат булып,
Кызларының улларының кадерлеләре булып.
Азалия : Әле ярый сез бар җирдәбезнең иң ныклы терәк.
Бәхетебез тулып торсын, сез безгә шундый кирәк.
Ринат:Бүген безнең бакчабызда шундый рәхәт, күңелле,
Чөнки кунак булып безгә, әтиләребез килде
Вилада:Әниләр белән бергәләп озак озак яшәгез,
Нурислам: әтиләр –илнең терәге, гаиләнең йөрәге, Илүзә: Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә.
Авырлыкларга бирешми, әтиләрнең беләге.
Кадерле әтиәнилэр,
1нче алып баручы:Уен ”Кичке аш” Әтиләр һәм балалар әниләр кайтуга аш әзерли !
1 команда аш
2 нчесе компот әзерли
(1 кәстрүлгә су, тоз, ит, токмач, бәрәңге, кәбестә һәм башка ризыклар, 2 нчесенә
алма, груша, персик, апельсин, лимон, песок, су, )
Ильнара Әти дә эштән кайтты, әни дә эштэн кайтты,
Әти диванга ятты,әни кухняга чапты .
Әти әйтә: Мин ач, ди кайчан була ул аш ди.
Әни әйтә узен дэ булыш, алай булгач, ди.
Әти әйтә, мин ир, ди, аш пешерә белмим ди,
Мин хатын –кыз түгел ди, мин кухняда йөрмим, ди
Юкса 70 һөнәр аз диләр егет кешегә,
Хабир:Рухын төшсә .куңелеңә Канат куючы кирәк
Уйхисеңне карашыннан аңлап торучы кирәк.
Жаның назга сусаганда назлап союче кирәк,
«Ашың бүген бигрәк тәмле пешкән”диюче кирәк.
Айгуль:Киңәшерлек,гөрләшерлек
Синең кешең булсын ул.
Канатны канатка куеп
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән
Булыр фәрештә генә
Бу тормышны аңлап яши.
Кем гафу итә белә.
1нче алып баручы: Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыенырлык
урын.тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Илйорттагы яшәү кыенлашканнан саен.2 җан иясе юаныч һәм яклау эзләп берберсенә
көчлерәк тартыла.Һәр жэмгытьнен нигезен гаилэ тэшкил итэ.Гаилэлэр татау хэм нык
булса,жэмгыятебез дэ нык булыр. Гаилэ тормышы – хэрберебез очен очсызкырыйсыз
хезмэт хэм сикэлтэле гомер юлы.Шул юлдан гомер буе матур итеп бергэ атлаучылар
бугенге кичэбезнен ин хормэтле гаилэлэре
2нче алып баручы:Бу галэмдэ хэтта кар бортеклэре дэ берберсенэ , охшамаган.Кеше
язмышлары турында сойлисе дэ юк.Хэркайсыбызнын уз юлы.уз сукмагы бар.Тик шунысы
уртакжир йозенэ без барыбыз да яратырга,бэхетебезне табарга
килгэнбез.Яратырга,яратылырга,оя корырга очарга…”Мэхэббэт дигэн очар кош
бардыр,канатлары пардыр…” борынгылар энэ шулай жырлаган.
1нче алып баручы: Бала чакта кем генэ артистларга карап сокланмаган да кем генэ алар
булып кыланмаган.Э хэзер исэ тормыш узе сэхнэ,э без артистлар. Концерт номерларын
яклау.
2нче алып баручы.Э хэзер балалар очен уен тэкьдим итэбез:энилэр итэгеннэн кер
каптырмаларын жыю.
1нче алып баручы: Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Хатынкыз гаиләдә
зирәклеге, нәфислеге, назлылыгы белән аерылып торса, әти кеше көче, гаиләне җил
яңгырлардан, җәберзолымнан саклавы, авырлыкны үз өстенә алуы белән аерылып тора. номерыбыз әтиләргә багышлана Алар улларының биюләренә карап
Киләсе концерт
үзләренең малай чакларын искә төшерсеннәр әле
2 нче алып баручы: Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез,
бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик
яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, гадел итеп күрергә теләү
өметләре чагыла. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары белән
сугарылган бишек җырлары тәрбия эшендә нәтиҗәле чара булып тора. Әйдәгез. Хәзер
гаилә хуҗабикәләре башкаруында бишек җырлары тыңлап алыйк.
«Моряклар биюе »
Ришат: Әтиемә карыйм да , әти кебек батыр буласым килә,
Әниемә карыйм да , әни кебек матур буласым килә.
Мин бабама карыйм да бабам кебек бабай буласым килә.
Һәм көзгегә карыйм да үзем кебек малай буласым килә.
Ә малайларның кем буласы килә микән тыңлыйк әле,
Дамир :Мин үскәч абый булам, аннары бабай булам.
Разиль :Ә мин бабай булгач та гел әйбәт малай булам.
Нурислам:Мин үзем әти булам,
Хабир: Ә мин дәү әти булам
Ринат: үскәч кем буласымны мин әле әйтми торам.
Ришат:Ә мин космонавт булам.
Ильдар: Әмин хоккеист булам, капкада сакта торам.
1нче алып баручы:Бала чакта артист кына тугел,ак халат киеп,курчаклар дэвалаган
чаклар да була.Кем генэ шофер булып,машиналарда ничек кенэ жилдермэгэн.Янадан бер
мэртэбэ бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк эле:»Ромашка” уены.
Биремнэр. 1) Сез – Алмаз Хэмзин.Зал сезне котэ,Алмаз.Сэхнэгэ рэхим итегез.
2) Сезгэ буген 3 яшь тулды.Этиэниегез сезне котлап яна уенчык машина булэк итте.Эй
уйнадыгыз да инде.Безгэ дэ уйнап курсэтегез эле.
3) Иртэ белэн балагызны бакчага озату куренешен курсэтегез.
4) Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче шигырь.
5) Эни ойдэ юк.Бишектэге бэби елапмыелый.Хич туктамый.Эти кеше,берэр жаен
тап.зинхар очен.
6) Сез – Жэвит Шакиров .Зал сезне котэ,Жэвит Сэхнэгэ рэхим итегез.
7) Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче жырыгыз.

9) Куян. Этэч хэм толке булып курсэтергэ.
10) «Эминэ елый укереп» шигырень сэхнэлэштерергэ.
Музыкаль пауза.
1нче алып баручы:Шулай итеп,без буген хыял канатларында балачакка,яшьлеккэ
очтык.Тормыш дэвам итэ,куп нэрсэлэр алда эле.Эмма барыбызны да гаилэ
бэхетеннэн,тыныч.имин тормыштан хэм ометтэн аермасын Ходаем. Бирелгэн библиотека
сузеннэн яна сузлэр уйлау
2 нче алып баручы:Ил шаулатыр бэйрэмнэрен булсын Бэйрэме бар халыкбай халык.
Буген бездэ бэйрэм.Я эйтегез эле, бэйрэм нэрсэсез булмый? Табынсыз Э табыныбыз милли
ризыклардан башка була да алмый.Чонки ин тэмле, ин мактаулы, ин бэрэкэтле ризык ул
бездэ генэтатар халкында.Шулаймы? Я, кайсыгыз килешми?Ягез, эшкэ
кучик.Гаилэлэребез узлэренен яраткан ризыкларын тэкъдим итэлэр.
Музыкаль пауза. ” жомлэсен язуларын утенэбез. Зал белэн уку.
1 нче алып баручы:Башына тошсэ, башмакчы буласын,дигэн бит борынгылар.Гаилэ
тормышында кем генэ булмыйбыз:итекче дэ, читекче дэ, министр хэм КГБда.Уены –чыны
бергэ без хэзер гаилэлэребезнен житезлеген, тогэллеген сыныйбыз. Бирелгэн хэрефлэрдэн
бергэлэшеп » Гаилэгез нык булсын
2 нче алып баручы: Хэр гаилэнен уз казаны.Ул шунда кайный, уз шатлыгы, уз кайгысы
хэм элбэттэ инде, узе генэ белгэн, узенэ истэлекле, э бэлки кызыклы да вакыйгасы да
була.Ныклабрак сорасак, бэлки ул серне безгэ дэ чишэрлэр. Сэхнэлэштеру, яки сойлэу.
1 нче алып баручы:Татар халкы –эдэпле, дорес сузле, пакъ халык.Эйтемсузнен бизэге,
мэкальсузнен жилэге.Бу бэйге мэкальлэргэ бэйле.Хормэтле этиэнилэр, мин мэкальнен
башын эйтэм, ахырын сез эйтеп бирерсез
Мэкаль башлыйм, син тогэллэ
Эгэр тапсан сузлэрен.
Эй, сез, дуслар, кемнэр тапкыр
Курсэтсеннэр узлэрен.
Шунысын дэ искэртеп утэргэ кирэк
Мэкальнен ахырын кызыгырак итеп эйтуче дэ исэпкэ алына.
Оста барда кулын тый, (белгэн барда телен тый).
Казанга ни салсан…(чумечкэ шул чыга)
Эшлегэнгэ кон житми…(эшсезгэ кон утми)
Яхшы гадэт адэм итэр…(яман гадэт эрэм итэр)
Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи)
Аз сөйлә, күп (эшлә)
Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән (мактан)
Һөнәрле үлмас, һөнәрсез (көн күрмәс)
Ул ояты – атага, кыз ояты – (анага)
Атасы барның – (бәхете бар)
Атасы кем – (углы шул)
Ата ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган (әрәм булган)
Оясында ни күрсә, (очканында шул булыр)
Баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән (карт итәр).
1 нче алып баручы:Кеше китэ. Жыры кала.Без –кешелэр, бу жиргэ соерсоелер очен
гаилэ корып, балалар устерер очен туабыз. Кешелек шулай дэвам итэ.Эле бездэн сон да,
буыннанбуынга матур жырларыбыз, куркэм гадэтэшлэребез кучеп барыр.Кеше исемен
йортуче затнын бу тормышта якты эзе, матур жыры калырга тиеш.
2 нче алып баручы:Кон артыннан кон туа. Кеше гомере аккан су кебек, искэн жиллэр
кебек тиз генэ утеп тэ китэ. Бу доньяда без яшибез икэн, узебездэн сон калган буыннарга
да этиэнине олылау, туган жиребезне, туган телебезне, динебезне хормэт иту, табигатьне
саклау кебек куркэм сыйфатларны, горефгадэтлэрне яшь буынга тукмичэчми
тапшырырга мирас итеп калдырырга
1нче алып баручы.
Атаана хакы дигән Кануннар яшәп калсын.
Гаиләләр һичкайчан да Кыйбласын югалтмасын.
Атаанадан башка Бар нәрсә дә табыла,
Һәр бала атаанага Изге итеп табына.
Бәйрәм киче бетеп килә. Кунакларга әйтик шуны.
Сәламәтлек, бәхет телик, белмәсеннәр борчуны
2 нче алып баручы :
Бәйрәмнәр гел дә кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә шул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Жыр:
1нче алып баручы.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлыккуаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомергомергә
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
2 нче алып баручы.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә Сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын Сезгә әйтәсе.
1 нче алып баручы.
Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлекярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
2 нче алып баручы: Гаилә бәхете – ул уртак бәхет. Кошлар да бит ояларын парлап
ясыйлар. Гомер юлыгызны парлап, тигезлектә үтегез. Бер – берегезне саклапяклап, авыр
сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Барыгызга да исәнлек саулык, эшегездә зур
уңышлар, балаларыгызның эшчән, намуслы, кыю, зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә
шатлыклар гына китерүен телибез. Гаилә учагыгыз сүнмәсен һәм сүрелмәсен!
