“АЛТЫН КӨЗ”АШХАНӘСЕНДӘ УҢЫШ БӘЙРӘМЕ
( Ашханә–бәйрәмчә бизәлгән өстәлләр)
Тәрбияче: Балалар, кем ничектер, мин үзем
Яратам елның көзен,
Бик еш болытлар каплап
Торса да саф күк йөзен,
Иссә дә ачы җилләр,
Койса да салкын яңгыр
Нигъмәткә бай алтын көз
Ямьлерәк күк барыбер.
-Балалар, без сезнең белән, бүген уңыш бәйрәменә “Алтын көз” ашханәсенә кунакка барабыз. Анда эләгер өчен, мин биргән сорауларга җавап бирергә кирәк:
-Балалар хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар: Көз.
Тәрбияче: Әйдәгез хәзер көзнең билгеләрен санап чыгыйк:
Балалар: 1. Көннәр суытты.
2. Күктә болытлар йөзә,
3. Яңгырлар ява,
4. Салкын җилләр исә.
5.Агачтагы яфраклар төрле төскә керә. Җиләк –җимешләр өлгерә.
Тәрбияче: Балалар, сез көз билгеләрен беләсез икән, дөрес итеп җавап бирдегез. Әйдәгез хәзер “Алтын көз” ашханәсенә рәхим итегез.
(Музыка яңгырый. Балалар утыралар. Официант поднослар белән соклар өләшә. Көз киеменнән киенгән балалар керә)
Сентябрь: Мин сентябрь, мин сентябрь. Тыңлагыз, тыңлагыз! Бүген Көзсылу балаларны, кунакларны ашханәгә бәйрәмгә чакыра.
Октябрь: Мин октябрь, мин октябрь. Тыңлагыз, тыңлагыз! Көзсылу мондый әмер бирде: “Күңел ачарга, җырларга, егылганчы биергә!”
Ноябрь: Мин ноябрь, мин ноябрь. Тыңлагыз,тыңлагыз! Бу күңелле бәйрәмгә Көзсылу үзе киләм дигән. Әнә үзе дә килеп җитте.
(Көзсылу керә. Кулында кәрзин.Кәрзиндә төрле-төрле яфраклар, аларны чәчә-чәчә шигырь сөйли)
Көзсылу : Исәнмесез , нәни дуслар
Сезне күреп килдем мин
Матур бәйрәмегез икән,
Йөзегездән белдем мин.
Тәрбияче: Балалар, бу бит Көзсылу үзе, безнең яраткан сылу көзебез. Матур итеп исәнләшик әле.
Балалар: Исәнме, Көзсылу.
Сентябрь: Мин сентябрь. Мин көзнең беренче ае. Халыкта мине “Алтын көз “ дип йөртәләр.
Ни өчен мине шулай дип атыйлар?
Балалар: Чөнки агачларның яфраклары төрле төскә керә.
Октябрь: Мин октябрь. Мин Көзнең уртасы. Халыкта мине кара көз дип атыйлар. Мине ни өчен кара көз дип атыйлар икән?
Балалар: Кырларда икмәкләр җыелып бетә. Җир кара булып кала.
Ноябрь: Мин ноябрь көзнеңсоңгы ае, халыкта бу айны “Боз ае” дип атыйлар. Ни өчен шулай дип атыйлар икән белмисезме?
Балалар: Ноябрь ае кышка күчү чоры. Сулар боз белән каплана, җирләр ката.
Тәрбияче: Балалар, аңладыгызмы инде? Сентябрь, октябрь, ноябрь – көз айлары.
(сентябрь,октябрь,ноябрь –утыралар)
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле Көзсылу бөтен җирне төсле яфраклар белән түшәгән. Әйдәгез әле аларны җыеп уйныйк. (көй яңгырый, балалар уйныйлар)
Тәрбияче: Көзсылу, без синең яфраклар белән рәхәтләнеп уйнадык. Рәхмәт сиңа. Ә хәзер без сиңа җыр бүләк итәбез.
(җыр “Уңыш җыябыз”)
Көзсылу: Әле минем сезгә табышмакларым да бар. Ә җаваплары кәрзиндә.
· Катлы-катлы булып үсә, җир өстендә ул нәрсә ? (Кәбестә)
· Туныйсың, туныйсың тунаганда елыйсың. (Суган)
· Җир астында җиз бүкән. (Бәрәнге)
· Җир астында алтын казык. (Кишер)
· Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар? (Алма)
· Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп. Киптерә дә, кыздыра да кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)
-Дөрес гөмбә. Ә кәрзиндә гөмбәләр юкмыни? Әнә ич гөмбәләр үзләре кунакка килгәннәр.
(гөмбә маскалары кигән балалар керә, бииләр)
Тәрбияче: Ниндидер тавыш ишетелә. Монда керергә ярамый.
Карачкы: Кертегез мине, кертегез!
Көзсылу: Бу нинди хәл? Безнең күңелле бәйрәмебезне кем бозарга йөри?
Карачкы: Көзсылу! Ачуланма мине.
Көзсылу: Кем син? Кайдан килдең?
Карачкы: Мода буенча киенмәсәмдә
Гомер буе басып торам каравылда
Басуларда, бакчаларда.
Куркытамын барчасында.
Көзсылу: Кем соң син?
Сентябрь: Җитәр сиңа, алдама безне? Көзсылуның соравына җавап бирэ. Карачкы: Мин карачкы. Мин ялкау малай түгел. Җәй буена бакчада басып торам. Яңгырда да, кояш та да, көн–төн хуҗаларның бакчаларын саклыйм. Ышанмасагыз балалардан сорагыз. Балалар, шулаймы?
Балалар: Әйе.
Карачкы: Ә мине бәйрәмгә кертмиләр, матур киенмәгәнсең диләр. Матур киенеп бакчада басып торсам миннән кем куркыр?
Көзсылу: Ачуланма дустым. Әйдә кер бәйрәмгә .Кунак булырсың, күңел ачарсың.
Тәрбияче: Әйдәгез бәйрәмне дәвам итәбез. Бәйрәмнең түрендә иң кадерле ризык ипи.
(Ипи тоткан бала керә)
Тәрбияче: Күрегезче, күрегез
Бәйрәмгә ипи килгән!
Нинди матур күпергән!
Беләсезме үз юлында
Ул күпме хезмәт күргән?
Бала: Әй ипекәй, ипекәй
Шундый да тәмле булып
Хуш исләр белән тулып
Каян килдең син безгә?
Ипи: Ярый, мин сөйлим сезгә
Үзем хезмәт җимеше
Үстерде мине кеше
Исеме аның игенче
Җир ана туендырды,
Кояш- яңгыр көч бирде.
Башаклар да тулышты,
Аннан комбайн килде.
Тегермәнгә төшерде
Өстәл яме иттеләр
Уңган куллы әниләр.
Тәрбияче: Игенченең хезмәтен
Онытмасын һәр кеше:
Ипекәй менә шундый
Тырыш хезмәт җимеше.
Берүк кадерен белегез,
Хөрмәт итә күрегез.
-Әйдәгез, балалар ял итеп алыйк. Бергәләп “Көз һәм балалар“ җырын җырлыйк.
Балалар: Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көзсылу: (муляжлар күрсәтә)
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Балалар: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көзсылу: (төсле яфраклар күрсәтә)
Кәрзинемдә сары, кызыл
Алтын матур төсләр бар. Балалар: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көзсылу: (яңгыр макеты күрсәтә)
Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, салкын көннәр бар.
Карачкы: Ярый миңа китәргә вакыт .Мин китим инде. Сау булыгыз балалар.
(карачкы китә)
Балалар: Сау бул карачкы.
Тәрбияче: Алтын сары яфракларны
Кулларыбызга алыйк,
Безнең бакчага көз килде
Булмаса бер биеп алыйк.
( яфраклар биюе)
Бала: Көзен кошлар тезелешеп
Очтылар җылы якка
Аларга ияреп очты
Юкәдән бер яфракта.
Канатлылар юл алдылар
Ә яфрак җиргә кунды
Иң беренче очуы да
Соңгысы да шул булды.
Яфрак бердә көрсенмәде
Ул рәхмәт әйтте җиргә
Язын кайтып торасы юк
Төштем мин туган җиргә.
Җыр “Мин көзләрне яратам”
Җилдә назланып оча
Яфраклар, яфраклар
Бигрәк матур күңелле
Шулчаклар, шулчаклар.
Яңгыры явып торсын,
Көннәре суык булсын,
Мин барыбер яратам,
Мин көзләрне яратам.
Бала: Һәр көз үзенчә килә ул,
Һәр көз үзенчә матур.
Елмаешып бер биесәк
Көзне ярату булыр.
(Көз һәм яңгыр уены)
Балалар: Исәнме көз, алтын көз!
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга куакларгасары чуклар элдеңме?
Көзсылу: Саумы, нәни дусларым,
Сезне сагынып килдем мин,
Сезгә аяз көннәрдә
Яңгыр алып килдем мин.
Балалар: Яңгыр яу, яу, яу, яу!
Бар табигать юынсын
Тирә-як көлеп торсын!
Көзсылу: Яу, яу дип телисез,
Ә үзегез качып йөрисез!
(“Зонтиклар” биюе)
Тәрбияче: Кадерле кунаклар! Бүген безнең Ашханәсенәдә аукцион уйнатыла. Мин сатучы, сез сатып алучылар. Мин сезгә җиләк-җимешне күрсәтәм, ә сез аннан нәрсәләр ясап булганын әйтегез. Кем соңгы әйтә шуңа бүләк була. Алмадан нәрсәләр ясап була.
Балалар: Компот. Пирог. Варенье.
Тәрбияче: Балалар без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Көзсылу безне сынады да, сынады хәзер без үзен сынап карыйк. Көзсылу сез ишек артына чыгып торыгыз әле. (чыга) Балалар без хәзер сезнең белән берәр яшелчәнең исемен уйлыйк. Сез кайсын әйтер идегез?
Балалар: Кәбестә.
Тәрбияче: Хәзер, Көзсылу керә, сезгә сораулар бирер, сез “әйе”, ”юк” сүзләре белән генә җавап бирерсез, башка сүзләр белән әйтәсе түгел.
Көзсылу: Бу җиләк җимешме?
Балалар: Юк.
Көзсылу: Яшелчәме?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Кечкенәме?
Балалар: Юк.
Көзсылу: Зурмы?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Түгәрәкме?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Кызылмы?
Балалар: Юк.
Көзсылу: Яшелме?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Катлы-катлымы?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Белдем, белдем кәбестә.
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Кадерле балалар миңа китәргә вакыт. Сезнең белән бик күңелле булды. Минем башка балалар бакчаларына да барасым бар. Алар мине көтәләрдер. Китим әле. Сау булыгыз балалар.
Балалар: Сау бул Көзсылу.
Тәрбияче: Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
-Балалар, безнең бәйрәм дәвам итәчәк. Без сезнең белән көзге бакчага уйнарга чыгабыз. Уйнап кергәч көзге нигъмәтләрдән авыз итәрбез.
Түбән Кама балалар бакчасынын
Татар һәм рус теле тәрбиячесе :
Валеева Әлфинә Габдрәшит кызы.
“ Уңыш бәйрәме”
Октябрь 2018
Матур ,аяз көзге көн. Киртә белән әйләндереп алынган яшелчә
бакчасы. Анда төрле —төрле яшелчәләр үсеп утыра.(яшелчәләр
булып киенгән балалар утырган). Бакчага бер кыз йөгереп керә.
Кулына кәрзин тоткан үзе җырлый.
Җыр “Көз”
Кыз : Исәнме, Бакчакай,
Көттеңме син мине?
Әнием жибәрде,
Күреп кайт, дип, сине.
— Бакчакай ни хәлдә,
Белеп кайт —, диде.
Яшелчәләр җыеп
Алып кайт,—диде ул.
( кинәт сокланып туктап кала) Абау, нинди генә яшелчәләр юк икән
монда! Күр инде син боларны! Кәбестәсе, суганы, кабагы ,кишере
Нинди матур булып үскәннәр!
(Кыз кәбестә булып киенгән бала янына килеп баса, аңа сокланып
елмая.)
Кәбестә: Мин булам кәбестә.
Үзем яшькелт төстә,
Күлмәгем күп катлы,
Үзем бик тә татлы
Ашларга да төшәм мин
Бәлештәдәпешәм мин
Чөнки мине балалар
Көндә көтеп алалар.
Кыз: Бик әйбәт. Рәхмәт сиңа. Мин сине алырмын кәрзинемә
салырмын.
(Суган булып киенгән бала янына килә.)
Суган: Минем исемем суган
Мин Һиндистанда туган
Мине бик тә мактыйлар
Шифалы дип атыйлар.
Салатка да турыйлао
Тураганда елыйлар.
Кыз: Шулаймыни? Менә ничек икән? Ярый, мин сине дә Үзем
белән алам.
(кабак булып киенгән бала янына килә)
Кабак: Ә мин булам –кабак.
Әйтмим мин кабат – кабат
Бик тә файдалы зат мин
Тик мин җәяү кайтмыйм!
Кыз аны сыйпап: Ярый, ярый. Бер дә борчылма. Күтәреп кенә алып
кайтырмын үзеңне.
(Кишер булып киенгән бала янына килә.)
Кишер. Минем исемем —Кишер,
Теләсәң , болай пешер,
Теләсәң ашка тура,
Мине яраткан бала
Озын гомерле була…
Кыз: Шулаймыни? Бик әйбәт, бу сүзләрне онытмабыз.
Җитәкләшеп басалар һәм җырлыйлар.
( Җырдан соң ишектән кинәт кенә кәҗә килеп керә.Йөгереп керәдә
яшелчәлчргә ташланмакчы була. Яшелчәләр куркышып кыз янына
җыелышалар..)
Кәҗә: Мин Кәҗә Мәкәрҗә
Аерыдыр тоякларым,
Бакча эчләрен гизәргә
Яралган аякларым.
Яратам Кишерен дә,
Яратам суганында,
Кәбестәсен, Борчагын,
Яратам мин барында.
Мә—Мәәә. Барыгыз да үземә—мәәә.
Берегезне дә бирмим.
Кызны сөзеп үтерәм.
Сезне ашап бетерәм. Мә—мәә.
(Яшелчәләрне куып йөртә башлый. Яшелчәләр куркышып елый—
елый тәрле якка качалар. Кыз артына яшеренергә тырышалар. Кыз
озын чыбык алып килә.)
Кыз: Еламагыз, туктагыз,
Бернидән дә куркмагыз,
Кәҗә бакчага кергән ,
Чыбык татыйсы килгән!
— Менә сиңа! Менә сиңа!( Кәҗәне куа).
Сөт бирүен бирәсең,
Ник бакчага керәсең,
Урлашу— бөтен уең.
Бар, үлән ашап туен!
Юкса менә күрерсең,
Чыбык тәмен белерсең!
(Чыбык белән яный— яный Кәҗәне куып чыгара. Яшелчәләр
куанышалар.)
Кыз: Әйдәгез, хәзер күңел ачып җырлап алыйк инде.
Җыр. Бар безнең бакчабыз
Анда кәбестә үсә
Менә мондый зурлыкта
Менә монды киңлектә.
Кәбестә чыга уртага
Тиз генә биеп ала.
Бар безнең машина,
Ул йөкләр ташый ла.
Менә мондый зурлыкта
Менә монды киңлектә.
Шофер алга ашыга,
Машинасын кабыза.
Соңга калмый тиз генә
Уңышны алып китә.
(Бабай белән әби килеп керәләр.Кулларында поднос белән пешкән
ризыклар Һәм ипи.)
Бабай: Исәннәргенәме барыгызда. Бәйрәмгә барыбер өлгедек бит.
Әбиегезнең сезгә дип тәмнүшкәләр пешергәнен көтш—көтә арып
беттем.
Әби:Шушындый бәйрәмнән читтә калып буламыни? Чакыруыгыз
өчен зур рәхмәт инде сезгә балакайларым.
Кыз:Хуш килдегез, үтегез,
Түрдән рәхим итегез.
Бездә бүген зур бәйрәм
Ашлы—сыйлы зур бәйрәм!
Әби: Мәгез әле балакайларым, безнең күчтәнәчләрдән дә авыз
итегез, Барысы да яңа оннан пешерелгән.
Бабай: Яңа бодай оныннан пешерелгән икмәктән дә авыз итәрсез.
Ипи басуда пешә,
Аннан амбарга күчә,
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә,
Шуннан килә өстәлгә,
Безгә куәт өстәргә.
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәм көн дә ипи кирәк!
Бигрәк тәмле карасы,
Бигрәк тәмле агы да.
Күмәчедә— бары да….
Ипикәйнең кайсы да
Ризыкның хөрмәтлесе,
Җирдә иң кирәклесе.
Җыр “Игенченең тырышлыгы…..”
Кыз: Әби белән бабайны бер биетеп тә алыйк инде.
Бию: Шаян бию “кыз һәм бабай”
1. Үтте китте матур җәйләр
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
2. Сары, сары, сап—сары
Агачның яфраклары
Җил исә , ява яфрак
Көзнең матур чак лары.
3. Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген,бүген,
Яфракларның бәйрәме.
Кыз: безгә тагын кунаклар килә .(2 класслар)
3. Ни арада җәй үткән
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк матур икән!
Алмалар әй уңганнар,
Кызарып та тулганнар,
Шундый татлы булганнар.
Әйтерсеңлә балга манып алганнар
4 Көзге табын бай табын
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем—телем теленгән
Өем—өем өелгән.
5Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле бик шат без.
Бабай: Ай балалар мин бит сезнең тапкырлыгызны сынап карарга
теләгән идем бөтенләй онытканмын мин сезгә табышмаклар әйтәм
җавабын белгән кешене бүләк көтә.
(табышмаклар әйтү)
Минем нәни дусларым да сезгә бүләк әзерләгәннәр иде.(1 нче
сыйныфлар һәм 3нче сыйныфлар.)
6. Урман кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без.
7. Көз көннәре бик күңелле
Бик күп җимешләр пешә
Помидор, карбыз өлгерә
Алмалар өзелеп төшә
8. Бакчабызда үсә алма
Ул кызыл була ал да
Тәмле шикәр бал гына.
Аны гел алмаска тугел
Рөхсәт булса ал гына.
9. Көзге җил “усал”
Салкын булсада
Колак, борыннар
Бераз туңсада
Куркытмый безне
Һичбер суык җил
Һәрвакыт ямҗле безнең
Туган ил.
Җыр: “Кояшлы ил”
Сценарий открытого мероприятия «Уңыш бәйрәме»
Залда йорт. Йорт алдында каен агачы, каен төбендәге утыргычта бабай утыра. Залның уртасында болын. Балалар бер-бер артлы тезелеп кереп утыралар.
А. б.
Балалар без сезнең белән бергәләшеп “Уңыш бәйрәме”үткәрергә җыелдык. ”Уңыш бәйрәме” 22 сентябрьдә, көн белән төн тигезлшкәндә бәйрәм ителгән.
Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә бетәргә якынлаша. Уңыш кибәннәргә куелып амбар келәтләргә тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул итеп сый-ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән –өйгә йөреп күңел ачалар.
Без дә буген сезнең белән көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз күңел ачарбыз.
Самат: Көзге урман тып – тын булган,
Агач башы — ялангач.
Соңгы яфрак тошә калтырап
Әз генә җил кагылгач.
Илсөя:Көз килде. Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез дуслар
Көзге бәйрәмгә!
Алинә:Нинди куркәм минем илем,
Кояштай балкып тора!
Урманнары җыр шикелле-
Моңланып шаулап тора.
Аяз:Туган илем! Кочагында
Яшимен мин-бер тамчы.
Җырымны сиңа багышлыйм,
Кабул итеп алсаңчы.
“Яфраклар коела”җыры башкарыла. Утыралар.
А. б. Ничек күңелле монда,
Көзге матур болында.
Кошлар да, сайрамыйлар,
Хәтта бер аз, моңсу да.
Бала(Индира): Әнә ! Кояш та, чыкты.
Болытлар ерак качты.
Без килүгә бабаебыз
Олы капкасын ачты.
(Бабай капкасын ача, балалар аның янына киләләр, исәнләшәләр.)
Индира:Хәерле көн, бабакай!Менә, килеп тә җиттек. Кичә ук килә идек, Көн аязганын көттек.
Бабай (Әмир): Көттем,
Сезнең киләсен сиздем.
Сез килүгә эш бетте.
Әнә теге, зу-у-ур шалкан
Сезнең килерне көтте.
Шундый зуур булып үсте.
Ә тартып чыгарырга,
Безнең көч тәмам бетте.
Бала (Индира):
Әйдәгез әле бергәләп
Тартып чыгарып карыйк.
(тарталар-тарталар, шалкан чыкмый)
Бабай(Әмир):
Әллә әбине дә, чакырыйкмы?
Бергә:
Әби!Әби! Кил әле!
Безгә ярдәм ит, әле
(Әби чыга)
Әби(Зәлия)
Нәрсә булды?Әллә инде миннән башка шалкан да тарта алмыйсың хәзер?(балаларны куреп ала)
Ой!
Килеп тә җиткәннәр икән,
Минем якын дусларым.
Әйдәгез, әйдә тартыйк
Һәм авыз итеп карыйк.
(Тарталар, тарталар шалкан чыкмый).
Бала (Индира)
Бабай!Бабай!Бабакай!
Кайда сон безнең Акбай?
(Шул чак өрә-өрә Акбай килеп чыга.)
Акбай (Рамазан)
Нәрсә булды?Нишләдегез?
Ник элек килмәдегез?
Шалкан зур тугел иде.
Сез шуны белмәдегез.
Тиз генә тартып чыгарып
Ашап та булыр иде.
Әйдәгез. Тартыйк, тартыйк!
Болай тик карап тормыйк.
(Тарталар-тарталар, чыкмый.)
Акбай:
Кайда соң безнең песи?
(Кычкыра-кычкыра песи килеп чыга)
Песи (Айрат)
Нәрсә булды?Мяу!Мяу!Мяу!
Ник кычкырасыз шулай?
Ничек куп дуслар шулай,
Булышмый булмас болай.
Барысы бергә:
Әйдәгез тартыйк бергә!
1, 2, 3!
Әби:
Ә хәзер нәрсә эшләргә?
(Шул чак чыелдап тычкан килеп чыга.)
Тычкан (Ильнур)
Ничек инде, нишләргә?
Ә-ә!Миннән башка булмыймы?
Узем кечкенә булсам да, көчем зур! (Кулларын кутәрә.)
Әйдәгез!Тартыйк булмаса.
Бер, ике, өч!
Миндә куп көч!
(Тарталар һәм шалкан чыга, барсыда егылалар, башларын кашып, көлешә-көлешә торалар, ә шалкан торып баса.)
Барысы бергә:
Ой!Бунәрсә?
Шалкан (Апа):
Рәхмәт, балалар! Сез миңа ярдәм иттегез. Ләкин мине авыз итәр өчен, иң элек минем биремнәремне үтәгез. Сез әзерме?
Балалар бергәләп:
Әйе, без әзер!
Шалкан:1нче бирем:”Табышмак әйтәм, җавабын тап!”
1. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,
Кызыл-кызыл кан кебек,
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия)
2. Алсу битле кыз усте,
Кызарып җиргә төште. (Алма)
3. Озын, яшел –түтәлдә,
Сары, тозлы –кисмәктә(Кыяр)
4. җир астында алтын казык,
Алдык без аны казып. (Кишер)
5. Итләч, йомры, яшелен
Өзеп алдым, яшердем;
Гәҗәпләндем бераздан,
Кояшсыз да кызарган(Помидор)
6. Үсеп утыра бер чулмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
7. Бер күтәрәм йорт,
Эче тулы яссы корт. (Кабак)
-Балалар, без кишерне, кыярны, кабакны, кәбестәне, помидорны, бәрәңгене бергенә сүз белән ничек атыйбыз?(яшелчәләр)
Ә чия, алма, груша, виноградларны?(Җиләк-җимешләр)
8. Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсын, иркәм. Нәрсә ул?(Бәрәңге)
Менә без сезнең белән хәзер “Бәрәңге җыю“уенын уйнарбыз.
Шалкан:Булдырдыгыз, балалар!Сез бик житезләр һәм тапкырлар икән.
А. б. :Әле безнең бүтән балаларыбызның да сөйлисе шигырьләре калды, әйдәгез әле бәйрәмебезне дәвам итик.
Камилә:Көз килде дә керде өйгә,
Яфраклар йөгерәләр.
Ышык эзләп койма, капка
Асларына керәләр.
Фәрдиев:Көз шулай төрле төсләргә
Буйый бөтен җирне дә.
Җиләк-җимеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә.
Камиль:Урман кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте дип
Үкенмибез без.
Фәрхиев:Ашлыгы уңган,
Җимеше мулдан,
Буралар тулган –
Шуңа сөенгән.
Мансур: Каенннарга- сары яулык,
Миләшкә –муенсалар,
Чиягә-көрән алкалар,
Бигрәк килешеп торалар
Йомгаклау. Җыр “Көз килде”.
Менә шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
сценарий «Осенний бал», «Көзге бәйрәм»
26 октября 2016
Көзге бәйрәм.
(өлкәннәр hәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий).
Зал бәйрәмчә бизәлгән: көзге яфраклар,гөмбә рәсемнәре белән. Музыка астында балалар залга керәләр.
Алып баручы: Хөрмәтле балалар, кунаклар,әниләр барыгызгада хәерле көннәр.
Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Җылытмый инде кояш та.
Көннәр кыскара бара.
Әбиләр чуагы белән
Көз алдый безне бары.
Сибәли салкын яңгырлар,
Кургаш болытлар йөзә.
Җирне,хакимлек итәргә,
Тапшырган ходай көзгә.
А.Б: Мы собрались сегодня в зале,
Чтобы шутить, смеяться и плясать.
Мы дорогих гостей позвали
Осенний праздник отмечать.
Бүлмәгә Карачкы керә. (Аның йөзендә борчу, нәрсәсендер югалту, аны эзләү чагыла. Муенында “эш эзлим” дигән язуы да бар.).
А.Б. Балалар, карагыз әле, безгә кемдер кунакка килә?
Карачкы. Ә-ә, гафу итегез! Күрмичә торам. Исәнмесез! Кадерле кунаклар, әниләр, апалар. Мин – Карачкы, булам. Бу минем исемем, ә фамилиям- Бакчаева. Гади генә әйтсәгез дә ярый –Карачкы. Мин, алай бик күтәренке дә, горур да түгелмен ( боргаланып).
А. Б. Сиңа, нәрсә булды соң? Син, бик борчулы, нәрсәңне дә булса югалттыңмы әллә?
Карачкы. Барысы да югалды! Юк булды!
А.Б. Нәрсәң, юк булды?
Карачкы. Югалды , юк булды , кайттылар да төяп киттеләр! Бераз калсын әле димәделәр, хәтта сорамыйларда бит! Бетте, барсында алып киттеләр! (арлы –бирле йөреп,башын тотып ,борчулы сөйли)
А,Б. Төгәл генә әйт әле, кемнәр, нәрсәңне алып киттеләр?
Карачкы..Э-э-э!(башын кашып). Нәрсә соң әле? Оныттым бит! Э-Э-э! Әй салам баш булгач, барысыда онытыла. Менә табышмаклары истә, ә җавапларын, ничек аталганнарын белмим? Әллә, картайдым инде?
А.Б. Борчылма, Карачкы, без –балалар белән сиңа ярдәм итәрбез.Әйе, бит балалар?
Балалар. Әйе.
А.Б. Әйдә табышмакларыңны укы,без игътибар белән тыңлыйбыз.
Карачкы. табышмаклар укый.
1. Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы. (Кәбестә)
2. Ашка салсаң — тәм кертә,
Борынга салсаң — төчкертә.(Борыч)
3 Любопытный красный нос
По макушку в землю врос.
Лишь торчат на грядке
Зелененькие пятки. (МОРКОВЬ)
4.Он никогда и никого
Не обижал на свете.
Чего же плачут от него
И взрослые и дети? (ЛУК)
5. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
Менә хәзер, исемә төште кыярлар,суганнар,кәбестәләр,кишерләр…ләкин бер сүз белән ничек аталалар соң алар?(бераз пауза ясап) Ә-ә?(башын кашып).
Балалар. Яшелчәләр.
Карачкы. Әйе, балалар, бик дөрес. Афәрин!Рәхмәт, исемә төште инде хәзер.
-Менә, яшелчәләремне төяп алып киттеләр дә инде, шуңа күрә кәефсезләнеп, бераз ачуланып торам әле. Мин каргаларны куган чакта, бер сүз әйтми алдыларда киттеләр. Хәзер, менә эшсез.
— Бәлки сезгә ярдәм итәрмен?
Балалар. Юк.
Карачкы. Ә,сез,яшелчәләрне утырта,җыеп ала беләсезме соң?
Балалар. Әйе.
Карачкы. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.
1.Уен “Бәрәңге утырту” . Ике командага бүленәбез. Чиләк эченнән бер-бер бәрәңге алып боҗра эченә чәчәбез. Кем беренче чәчеп бетерә. Шул команда җиңүче була.
Көз җитте . Бәрәңгеләребез дә өлгерде, уңышны җыеп алырга вакыт.
2.Уен “Уңыш җыю” Ә хәзер бәрәңгеләребезне бер- бер чиләкләребезгә җыябыз.
Ай –яй бик тә арытты,ашыйсы килә башлады. Уңыш җыелды,әйдәгез учакта бәрәңге пешерәбез.
Карачкы учак әзерли, кызыл боҗра эченә бәрәңгеләрне сала,пешерә.
3.Уен “Кайнар бәрәңге”. Боҗра эченнән бәрәңгеләрне кашык белән,( кул белән тотарга ярамый, пешерә) тәлинкәгә куярга кирәк.
Рәхмәт! Балалар, сез, миңа бик тә ярдәм иттегез, борчуларым да бераз онытылды. Миңа китәргә вакыт. Эш тә эзлисем ,көзгә дә хәзерләнәсем бар. Сау булыгыз!
Балалар. Сау булыгыз!
А.Б Әйдәгез,балалар, бәйрәмебезне дәвам итик.
Лето прошло, пробежало, умчалось.
Хмурится небо, и дождь моросит.
Теплых деньков очень мало осталось.
Может, об этом природа грустит?
Я грустить не разрешаю,
Всех на танец приглашаю,
Разве можно, не танцуя,
Слушать музыку такую?
Барлык балалар да түгәрәккә басып шаян “Мы бежим” биюен башкаралар.
А.Б. Бәйрәмебезгә ямь өстәп көз турындагы матур шигырьләребезне сөйлик.
С.Эльвина Дождь по улице идёт,
Мокрая дорога,
Много капель на стекле,
А тепла немного.
Т.Илсинә. Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
К.Алия. Как осенние грибы,
Зонтики мы носим,
Потому что на дворе
Наступила осень.
М.Энҗе. Моңлы,гүзәл,
Матур, аяз көннәр,
Мул игеннәр-
Синең бүләгең.
Сокландыргыч синең табигатең,
Бигрәк матур,ай-hай,күлмәгең!
Г.Адилә. Наступила осень,
Пожелтел наш сад.
Листья на берёзе
Золотом горят.
Н.Илназ. Көз җиттеме,җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый hич тә
Бу фасылның яменә.
Х.Илсаф. Не слыхать весёлых
Песен соловья.
Улетели птицы
В дальние края.
В.Рәсил. Көз!Көз!Көз!
Көзсез күңелсез
Алтын- сары яфраклар да
Коелмый синсез.
З.Айзилә. Падают, падают листья
В нашем саду листопад.
Желтые, красные листья
По ветру вьются, летят.
Б.Алинә. Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Х.Адилә. Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Алтын төсле
С.Айбулат. Көз!Көз!Көз!
Сине көтек без.
Алма, кавын hәм карбызлар
Өлгерми синсез!
Б.Зилә. Нинди салкын көз,
Тышта күңелсез!
Ничек яшәрбез
Чәчәксез,гөлсез?
Х.Рәсим. Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
С.Алинә. Көз-моңсу чак,ямансу чак,
Көн дә ява яңгырлар.
Тик безнең бакчада һаман
Яңгырый дәртле җырлар!
Җыр: Айдар Минhаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы “Көз килә”
А.Б. Хорошо стихи читали,
Но давно не танцевали.
В круг скорее, детвора,
Танцевать пришла пора!
Х. Дилә. Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә
Яфрак тотып,
Бер биик, әйдә.
Бию “Көзге яфраклар” барлык балалар белән.
А.Б. Әти- әниләр белән уеннар.
Эстафета.“көз көненә, мин әзер” . (4 әни катнаша) Кулга кулчатыр , аякка зур үлчәмле галошлар, муенга шарф, баш киемнәре киеп , билгеләнгән урынга кадәр чабып килергә hәм кире салып, башка әни киенеп чаба тиеш.
“Көлсу”(Золушка). (4 кеше катнаша). Төрле ярмаларны аерырга.
“Кем беренче”( 4 әни катнаша). Суган , бәрәңге әрчергә.
-Татар халык уен җыры –“Куш кулым”.
-Татар халкының “Төлке белән каз” әкиятен сәхнәләштерү.
-Җыр Л. Лерон сүзләре, Р Еникеева музыкасы“Яфрак бәйрәме”.
А.Б.. Кызганычка каршы безнең бәйрәмебез да төгәлләнә. Сезгә теләкләрем шул:
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар,
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!
— Сау булыгыз, кадерле кунаклар, әниләр. Киләсе очрашуларга кадәр.
Автор: Гайзуллина Ландыш Раилевна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Населённый пункт: РТ, Сабинский район, село Тимершик
Наименование материала: конспект мероприятия
Тема: «Көзге уңыш бәйрәме»
Раздел: дошкольное образование
Көзге уңыш бәйрәме.
Максат: балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру.
Бурычлар:
— тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү,
— үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,
— белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.
Җиһазлар һәм материаллар: чиләкләр, бәрәңгеләр, кашыклар.
Техник чаралар: ноутбук, дисклар.
Зал бизәлеше: яфраклар, шарлар.
Балалар белән алдан эшләнелгән эш: яшелчәләр турында җырлар, шигырьләр,
табышмаклар, биюне өйрәнү, яшелчәләрдән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештыру.
Балалар залда ярымтүгәрәк ясап басалар.
Алып баручы. Хәерле кич дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы
бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле
чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән
вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның
муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.
Борын заманнарда бер авыл агаеннан
— Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.
Ул, һич тә аптырамыйча:
— Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.
Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал”
бәйрәменә җыйналдык.
— Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
— Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
1
Бизәлгәндер безнең зал.
— Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
— Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
— Җылы якларга кошлар да китә.
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен.
Җилферди җилдә сап-сары каен.
— Җирдә сары яфрак –
Көз килүнең билгесе.
Сары яфрак – көз чибәрнең
Төшеп калган көзгесе.
Саргая таллар, усаклар,
Алмагачлар һәм каен.
Көннән-көнгә арта бара
Җир өстендәге алтын.
— Көннәр инде салкынайды,
Кышлар бераз якынайды.
2
Тирә-юнь гел сары төстә
Әллә соң бу алтын аймы?
Җыр: «Яфраклар бәйрәме»
Көз керә.
Көз:
— Исәнмесез, балалар! Мин алтын Көз булам. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем.
Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерттем. Бар табигатьне алтын төскә
төрдем.
Алып баручы.
Көз килде, көз килде,
Уңышы да куп булды.
Көзге муллык базларны,
Амбарларны тутырды.
— Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Көз – басулардан җыеп
алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен
файдасы бик зур.
Коз:
Бүген безнең бәйрәмебез яшелчәләргә багышланган. Мин сезгэ яшелчэлэр турында
табышмаклар эйтермен, э сез жавапларын табарсыз. Сез ризамы, укучылар?!
1.
Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)
2.
Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)
3.
Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
4.
Җир астында алтын казык. (Кишер)
5.
Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)
6.
Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)
7.
Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет.
(Көнбагыш)
8.
Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил, – Ни икәнен мин әйтермен, үзең бел! (Бодай)
Алып баручы:
— Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.
3
Кишер.
Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер – саулык чыганагы,
Кишердә күп каротин.
Суган.
Ә мин – суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә,
Мине ашасагыз әгәр
Суык тимәс үзегезгә.
Чөгендер.
Мин – чөгендер.
Мин дә кирәк
кешеләргә ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Помидор.
Ә мин булам помидор.
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта.
Кабак:
Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка.
Турап куйсагыз, мин сыймыйм,
Хәтта 9 табакка.
4
Коз: Укучылар, унышыгыз бигрэк мул булган икэн. Нинди генэ яшелчэлэр устереп
бетермэгэнсез. Э монда тагын бер яшелчэгез качып калган. Нинди зур шалкан. Бу
шалканны кем устергэн икэн?!
Алып баручы. Бу шалканны кем үстерүе турында әкиятне карагач белерсез. Укучылар
бу шалкан турында әкият беләләр. Аны сезгә уйнап та курсәтерләр. Рәхим итеп карагыз!
Тычкан. Мин – тычкан,чи-чи-чи!(Йөгереп кереп кача.)
Песи. Ә мин песи булам. Исемем-Мияубикә.Мияууу! (Йомшак келәмгә барып ята.)
Эт. Мин эт булам.Исемем-Акбай,һау-һау-һау! (Оясына кереп кача.)
Кыз . Ә мин-кыз ,исемем-Гөлзирә (өйгә кереп китә.)
Әби. Мин әби булам инде (өйгә кереп китә.)
Бабай. Ә мин бабай булам (өй янына бара.)
Шалкан. Ә мин –шалкан (әйләнеп ала да уртага барып утыра.)
Алып баручы. Бабай шалкан утырткан.
. Шалкан зу-у-ур булып үскән
Бабай . (чыга,кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри.)
Ай Аллам ,вай Аллам!
Каян үскән бу шалкан ?!
Кайсы ягыннан тартыйм
Ничек кенә чыгарыйм? (Башын кашып тора.)
Тукта, әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дип , чык әле монда!
Әби (яулыгын төзәткәләп.)
Ятып кына торыйм,дисәм,
Тагын нигә чакыра?
Нәрсә булган бу бабайга,
Шалканга карап тора?
Бабай (шалканга күрсәтеп.)
Күр, әбисе,нинди шалкан
Үскән безнең бакчада!
Бергәләп тартып чыгарыйк, Тотын минем аркага!
5
Алып баручы. Әби бабайга,бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара
алмыйлар икән.
Әби (маңгаендагы тирен сөртеп ала.)
Булмый, бабай, туктале,
Кызны чыгарыйк әле.
Кызым! Кызым! Гөлзирә!
Кил әле син бергә!
Кыз (көзгесенә карый-карый чыга.)
Ай, битләрем алланды,
Иреннэрем кызарды.
Әбием, тагын нәрсәгә
Мине өйдән чыгардың?
Әби (кулы белән шалканга күрсәтеп.)
Кара, кызым, Күрәмсең:
Шалкан ничек үскәнен!
Бергәләп тартып карыйк,
Бу шалканны чыгарыйк!
(Кыз,бии-бии шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына.)
Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар,
тартып чыгара алмыйлар икән.
Кыз ( кулларын карый.)
Ай, кулым арды!
Тартуы авыр ла!
Акбайны чакырыйк,
Булышсын тартырга!
Акбай! Акбай!.Кайда син?
Ник бирегә килмисең?
Акбай, булыш, бик авыр
6
Бу шалканны тартуы!
Акбай (чыга.)
Һау-һау! Ни булды монда?
Көн буе саклыйм йортны.
Бер каракны китермим,
Энәгә дә тидермим
Һау-һау! Ни булды, Гөлзирә?
Кыз ( күрсәтеп.)
Тотын минем артыма,
Әйдә, шалкан тартырга
( Акбай һау-һаулап урап чыга, кызның артына килеп тотына.)
Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-
тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Акбай ( туктап, тирен сөртә.)
Һау-һау-һау! Булмый болай!
Шалкан бигрәк зур булган.
Кая син, Мияубикә?
Ярдәмгә килеп җит лә.
Мияубикә ( келәмнән торып чыга.)
Мияу-мияу-мияу мин,
Һәрвакытта уяу мин.
Сөт эчәм, тычкан тотам,
Йокларга бик яратам! (Киерелеп ала.)
Акбай, Акбай! Ник уяттың мине?
Акбай (күрсәтеп.)
Бабай шалкан үстергән.
Шалкан гаҗәп зур булган.
7
Тартып-тартып карыйбыз-
Һич чыгара алмыйбыз
-Булыш әле, Мияубикә!
Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган.
Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Барысы да, уфылдап, тирләрен сөртәләр.
Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым!
Ә шалкан чыкмый һаман!
Бергә-бергә җиңел булыр,
Ярдәм сорыйк тычканнан.
Тычкан-тычкан,чи-чи-чи!
Син кайларда йөрисең?
Һич тимәскә сүз бирәм,
Килсәң иде бирегә!
Тычкан (чи-чи килеп чыга.)
Качып ипи кимердем,
Әллә шуны сиздәңме?
Мияубикә, ни кирәк?
Чабып килдем тизрәк.
Мияубикә (күрсәтеп.)
Бабай үстергән шалкан.
Шалканы бик зур булган!
Тычкан, ярдәмең кирәк,
Татып чыгырыйк тизрәк!
Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай
шалканга тотынган. Тарталар-тарталар икән- шалкан килеп тә чыккан!
Шалкан (торып баса.)
Бабай чәчте орлыгым,
Сулар сибеп үстерде.
8
Витаминлы, бик файдалы,
Тәмле булып өлгердем.
Балалар, түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар.
Балалар (җырлыйлар.)
Әй, бабабыз бик уңган!
Үстергән шундый шалкан!
Шалкан үскән, зур булган,
Бөтен бакчабыз тулган!
Без әбигә булышырбыз,
Бергәләп тәмләп ашарбыз.
(Кунакларга карап, кулларын җәеп.)
Шалканнан авыз итәргә
Без сезне дә чакырабыз.
Ялкау килеп керә. Шалканга барып тотына.
Ялкау. – Минем шалкан, кая алдыгыз? (тарткалаша).
Алып баручы. –Ялкау, бу нишләп синең шалкан булсын? Аны син үстермәдең бит. Син
каян мәктәпкә килеп чыктың соң әле?!
Ялкау.- Мәктәп?! Мәктәпмени бу? О-о-о мәктәп турында ишеткәнем бар минем.
Мәктәптә барсы бар,
Бар бик күп китаплар.
Дәфтәрләр, ручкалар
Һәм тагын парталар.
Укытучы апалар
Дәресне аңлаталар.
Укырга өйрәтәләр,
Рәсемнәр ясаталар.
Менә шул мәктәп була инде. Дөресме, балалар.
Укучылар. – Әйе!
Алып баручы. Әйдәгез әле, укучылар Ялкауга мәктәп турында җырлап күрсәтик әле.
9
Җыр “Мин үсәм”.
Ялкау. Хәзер мәктәп турында күбрәк тә белдем.Мәктәптә укучылар бик дус яшиләр икән.
Күп нәрсәләргә өйрәнәләр икән.
Алып баручы. Ялкау, ә синең дә мәктәпкә йөрисең килмиме соң?
Ялкау. Нәрсәгә?
Алып баручы. Ничек инде нәрсәгә? Укырга, язарга, рәсем ясарга, шигырьләр сөйләргә
өйрәнерсең.
Ялкау. Ә мин аларның барысын да эшли беләм. Кирәксә үзегезгә бер шигырь сөйләп
күрсәтәм.
Алып баручы. Ярый алайса, әйдә безгә бер шигырь сөйләп күрсәт.
Ялкау. Әминә көлә кычкырып,
Чиләге төшкән суга.
Әминә көлмә инде син.
Хәзер чиләгең суга бата.
Алып баручы. Ялкау, хәзер безнең укучыларның ничек шигырь сөйләгәннәрен тыңлап
кара.
(Динара белән Лилия шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр).
Алып баручы. Ялкау, ә син хәзер нинди ел фасылы икәнен беләсеңме?
Ялкау. Беләм, ник белмәскә. Хәзер яз. Әй, ялгыштым, җәй!
Алып баручы. Укучылар, дөрес әйтәме ялкау. Хәзер урамда җәйме?
Укучылар. Хәзер урамда көз.
Көз турында җыр.
Ялкау. Ми кирәксә бии дә беләм әле. (Такмак әйтеп, бии.)
Иртән торып тышка чыксам,
Сыер чабата кигән.
Очып бара, очып кайта
Безнең сыер көтүдән.
Әбиемнең кәҗәсе
Бакчада кәбестәдә
10
Биемәгәч, җырламагач
Бу дөнья нәмәрсәгә?
Әтәчтә дә кикерик
Тавыкта да кикерик.
Биючегә сүз әйтмәгез
Үзе төште сикереп.
Алып баручы.
Җитәр-җитәр, уздырдың.
Бигрәк тузан туздырдың.
Аягыңны шапылдатып,
Колагымны тондырдың.
Ә хәзер, ялкау, Безнең биегәнне кара.
Бию
Алып баручы. Ә хәзер табышмак әйтешле уйнарбыз. Ялкау, син башыңны эшләтеп
җавап бир.
Катлы-катлы булып үсә җир өстендә ул нәрсә? (кәбестә)..
Йодрык-йодрык булып үсә, алма кебек кызарып пешә.
Үзе бик матур, я кем әйтер? (помидор).
Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашка тәм һәм төс бирер,
Аны кем белер? (кызыл чөгендер).
Алып баручы. Ялкау, ә син бакчада эшләдеңме соң? Уңышны җыеп алырга
булыштыңмы? Нинди эшләр эшләдең?
Ялкау. Мин алмагач төбендә:”Алма пеш, авызыма төш” дип утырдым.
Алып баручы. Шулай уңыш җыялармы инде? Менә безнең укучылар белән эшләргә
өйрән син. Хәзер уңыш җыю уены уйнарбыз.
Уеннар “Бәрәңге җыю”.
11
Алып баручы. Инде, Ялкау, күрдеңме мәктәптә нәрсәләргә өйрәнгәннәрен? Укучылардан
эшкә өйрәндеңме?
Ялкау. Әйе, өйрәндем. Мин дә бүтән ялкауланып ятмам. Зурларга булышырмын. Ә хәзер
өйгә әниемә булышырга кайтыйм инде. Сау булыгыз.
Алып баручы. Ә хәзер сүзебезне Сөмбеләгә бирик.
Күңелле уеннар.
“Көзге волейбол” уены уйныйбыз. Ике урындыкка бау бәйләнгән, сез ике ягына басасыз.
Һәр икегезнең ягында 15-20 яфрак. 1 минут буена бер-берегезнең ягына яфрак ыргытасыз.
Кайсы якта яфрак саны аз, шул җиңүче була.
1. «Кашык белән бәрәңге ташу»
2. «Кайнар бәрәңге»
3. «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер»
4. «Бәйләгән күз белән бәрәңге җый»
Алып баручы.
Башы булмаса да – эшләпәле,
Сыңар аяк – төксез, Ул да булса – итексез. (Гөмбә)
«Гөмбәләр биюе»
Бала.
Исәнме, Көз, алтын Көз!
Көттек без килүеңне.
Алтын көз, синнән сорыйбыз
Бүләкләр бирүеңне.
12
Көз.
Кәрзинемдә алтын сары,
Кызыл матур төсләр бар.
Күчтәнәчкә диеп җыйган,
Бик тә тәмле алмалар.
(Кәрзин белән алмалар тапшыра.)
Ата-аналар белэн уен.
Көз көне туган кешеләрне бирегә чакырабыз… Менә бу ящикка зур приз салынган, без сез
биргән сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә әзер. Ящик эчендә нәрсә
булганлыгын белсәгез, приз сезгә булачак.
13
