Урман экияте сценарий

Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү. 

Әкият “Серле урман” (Г.Тукай әкиятләре буенча)

Өлкән яшьтеге балалар өчен (5 – 6 яшь)

Максат: Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру.

Тәрбия бурычы: Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Әкиятләр ярдәмендә балаларда матурлыкны күрү, яхшылыкка  өйрәнү, шәфкатьле, гадел, кыю булу күнекмәләре үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларның сүзлеген баету, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Урман күренешләре ясап бизәлгән ширма; ширма каршына агачлар, бүрәнә, елга күренеше, төрле җәнлекләр; Һәр күренеш музыка ярдәмендә уза.

Катнашалар: 1. Зөһрә кыз

2. Күбәләк

3. Бәрән

4. Кәҗә

5. Шүрәле

6. Батыр

7. Малай

8. Су анасы

9. Балыклар

Әкиятче:

— Борын-борын заманда яшәгән Зөһрә кыз. Зөһрә кызны әнисе урманга җиләккә җибәргән.

(Зөһрә кыз керә. Кулында кәрҗин. Урманга соклана, кошлар тавышын тыңлый, елга янына килә. Аланга чыга. Күбәләк очып керә. Кыз әйләнәсендә оча. Кыз күбәләкне мактый, тотарга тели.)

Зөһрә кыз:

  • Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.

Җыр “Бала белән күбәләк” З.Хабибуллин көе, Г.Тукай шигыре.

Әйт әле, күбәләк

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык?

Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

(Күбәләк очып чыгып китә. Ерактан кәҗә белән бәрән кычкырган тавыш ишетелә.)

Зөһрә кыз:

  • Кемдер килә монда?

(Кыз агач артына барып утыра. Кәҗә белән Бәрән керәләр. Җырлыйлар.)

Кәҗә белән Бәрән:

Туннарга киендерә

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык

Исеме аның сарык

(“Кәҗә белән Бәрән ” әкиятеннән өзек.)

Кәҗә белән Бәрән:

Икебезгә бер зур гына капчык тегеп

Киттек икәү кырга таба юлга чыгып.

(Бүре башын күрәләр.)

Кәҗә: — Нәрсә соң бу? Бүре башы! Әй мин куркам!

Бәрән: — Мин дә куркам, тотарга бит, мин дә куркам!

Кәҗә: — Сарык абзый, син батыррак, син көчлерәк!

Сарык: — Син Сакалбай, хәйләкәрерәк, гайрәтлерәк!

Кәҗә белән Бәрән: Алайса икәү тотыйк,

Башны капчыкка салыйк

Һәм тагын юлга чыгыйк!

(Бүре башын капчыкка салып, кычкыра-кычкыра чыгып китәләр. “Бе-ее, Ме-ее”. Зөһрә кыз керә, җиләк җыя.)

Җиләк җыям как коям

Дәү әнигә бүләккә

Монда җиләк күп икән

Аю, бүре юк икән.

(Шүрәле кычкырган тавыш була. “Шүрәле” балетыннан көй уйнала. Ф.Яруллин көе.)

Зөһрә кыз:— Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!

(Бии-бии шүрәле керә.)

Шүрәле: — Әй, сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет. Килче  икәү уйнык бераз кети-кети.

Зөһрә кыз:— Әйдә соң уйныйк бераз, кети-кети.

(Батыр керә).

Батыр: — Кем монда тавышлана?

Шүрәле: -Син кем? Синең исемең ничек?

Батыр: — Мин Былтыр!

Шүрәле: — Әйдә келт-келт уйнык.

Батыр: — Элек агачны арбага салырга булыш, аннары уйнарбыз.

Шүрәле: — Былтыр кысты, Былтыр кысты!

(Шүрәле кычкырып чыгып китә.)

Зөһрә кыз: — рәхмәт Батыр.

Батыр: — Сау бул, Зөһрә кыз!

Зөһрә кыз: — Сау бул!

Зөһрә кыз: — Нинди матур урман,саф һава, кошлар сайрый, тәмле җиләкләр үсә.

(Агач төбенә барып утыра. Елга янына бии-бии балыклар һәм су анасы чыга. Бииләр. Су анасы елга янында утырып кала. Кулында алтын тарак. Балыклар чыгып китәләр. Су анасы утырып чәчләрен тарый. Елга янына малай килә.)

Малай: Җәй көнне эссе һавада, мин суда коенам йөзәм!

Чәчрәтеп, уйным, чумам, башым белән суны сөзәм.

Бервакыт, китәм дигәндә, тоште күзем басмагыө

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый, кулындагы алтын тарак

Шул тарак белән утыра тузгыган чәчен тарап

Чәчләрен үргәч торып сикерде, түште сугша ул

Чумды да китте, тәмам юк булды, күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага

Җен оныткан ахрысы, калган тарагы басмада.

(Малай таракны алып йөгерә, артына карый)

           — Аһ, харап эш, Су анасы да минем арттан чаба!

Су анасы: — Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

(Су анасы малай артыннан чаба. Зөһрә кыз аланга чыга.)

Зөһрә кыз: — Урман бик серле икән! Җиләкләремне алыймда өйгә ашыгыйм. әнием мине көтәдер.

(Артистлар чыгалар, бергә җырлыйлар, бииләр.)

Җырладыкта, уйныдыкта,

Күңелле булды безгә

Зур рәхмәт, хәерле юл

Телибез хәзер сезгә.

Тәмам.

Әдәбият: Г.Тукай әкиятләре: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән бәрән турында әкият”; Г.Тукай “Шигырьләр!.

3 сыйныф

Дәрес
темасы
:Ф.Яруллин “Урман әкияте”

Максат:укучыларны
язучы Ф.Яруллинның тормыш юлы белән таныштыру, аларда әсәрләрен укуга кызыксыну
уяту, сәнгатьле, йөгерек, аңлап уку күнекмәләрен үстерү, әдәплелек, аралашу
кагыйдәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: язучының
портреты, китаплар күргәзмәсе, әкиятләрдән рәсемнәр.

Дәрес
барышы:

I. Оештыру өлеше.

-Укучылар, әйдәгез
бер-берегезгә карап елмаегыз. Кәефләрегез әйбәтме?

 Без бүген
әкиятләр дөньясына сәяхәтне дәвам итәбез.

-Без алдагы
дәресләрдә матур-матур әкиятләр укыдык.Бүген без аларның исемнәрен, геройларын,
эчтәлекләрен искә төшерербез. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга ,
бер-беребезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез
әзерме?Алайса, башлыйбыз.

II Актуальләштерү,
өй эшен тикшерү.

-Өй эшенә нинди эш
бирелгән иде?(план төзергә).Балалар төзегән планнарын укыйлар.

-Бик әйбәт,
булдырдыгыз, афәрин!

-Әкиятләрне
никадәр яхшы беләбез икән? Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик әле. Һәр дөрес
җавап биргән укучыга менә шундый рәсемнәр биреп барылачак. Кем иң күп рәсем җыя,
шул җиңүче була.

1. Бу өзек кайсы
әкияттән?

“Бер авылда бер
карт белән карчык булган.Бервакыт карт, базарга барып, балык алган да кайтырга
чыккан. (“Карт белән төлке”)

2. Бу нинди әкият
геройлары?

Әби, тычкан, песи
эт, бабай, кыз (“Шалкан”)

Карт, төлке,
карчык, балык (“Карт белән төлке”)

Кызлар, тиен,
ташбака, үрмәкүч, әни (“Өч кыз”)

3..Артык сүзне
тап!

Төлке, торна,
тәлинкә, кувшин, бүре (Бүре)

4.Бу кем?

-Ул ашаганнан соң
гына юына? (Мәче)

-Ул үлгән булып
кылана?(Төлке)

-Аның туган көне
була?(Торна)

-Ул мәчене акылга
утырта?(Чыпчык)

III
Физминутка

Авылга тилгән
килгән,

Басуда очкан
тилгән.

Оча торгач тилгән

Шәһәргә очып
килгән.

Бик күп йортларны
күргән,

Түбәсе күккә
тигән.

IV Яңа белем
күнекмәләр формалаштыру.

-Без бүген
Ф.Яруллинның “Урман әкияте”н укырбыз.

-Ф.Яруллин турында
нәрсәләр беләсез?(укучыларны жаваплары)

   Әйе, Ф.Яруллин – безнең яраткан
язучыбыз, шагыйребез.

    Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9 нчы
февралендә Татарстанның иң матур җирендә урнашкан  Баулы районы Кызылъяр
авылында туа. Ул кечкенәдән әтисез кала.

Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы
үстерә.

19 яшендә армиягә алына, шунда спорт белән
шөгыльләнә башлый. Шундый күнегүләрнең берсендә турниктан егылып имгәнә.

Аңа бик озак вакыт шифаханәләрдә ятарга,
дәваланырга туры килә. Аның куллары, аяклары хәрәкәтләнүдән туктый, бик озак
вакыттан соң гына кулларына көч керә. 10 нчы сыйныфны Фәнис Яруллин больница палатасында
тәмамлый. Аның тирәсендә ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була.

Укытучылар һәркөнне больницага килеп, аңа
белем бирәләр, ярдәм кулы сузалар. Аның китаплары басылып чыга башлый. Аңа
төрле җирләрдән хатлар килә . Бу инде аның зур җиңүе була. Югары белем ала.
Шуннан соң ел саен диярлек шигырь,  хикәя, повестьлары басылып тора. Чит
телләргә тәрҗемә ителә. Башка илләрдә яшәүче татарлар да аның әсәрләрен бик
яратып укыйлар.

    Фәнис абыйның дөньяда иң якын кешесе
әнисе – Гафифә апа, хатыны – Нурсөя апа. Нурсөя апа аны яшь баланы караган
кебек карый. Күтәреп йөртә. Алар 38 ел бергә яшиләр, ә әнисе – Гафифә апа 5 ел
элек җәй аенда гүр иясе була. Быел 9 февральдә Фәнис Яруллинга 74 яшь тулган
булыр иде. Хәзер ул гүр иясе. Аның авыр туфрагы җиңел булсын.

-Әкиятне укый
башлаганчы, анда очрый торган сүзләр белән танышыйк әле.

Татктада сүзләр:

җемелдәгән-өзек-өзек
якты нур чәчкән

җитмәсә-вдобавок

мәҗлес-кунакка
җыелу

котлары очкан-бик
нык курыкканнар

хәтта-даже

пыяла-стекло

ярыйсы-уртача(ничего)

а)Дәреслекнең 115
нче битен ачабыз.Мин сезне әкият белән таныштырам.Мин укыганда уйлап утырыгыз
әле. Ни өчен әкият “Урман әкияте” дип атала?

ә)Эчтән укыйлар

б)Әкияттә нәрсә
турында сүз бара?

г)Укучылар
кычкырып сәнгатле итеп укый.

д)116 нчы биттәге
сорауларга җавап бирү.

V Йомгаклау.

1.-Укучылар,
безнең бүгенге сәяхәтебез ахырына якынлашты.

-Бүген дәрестә
кайсы язучының иҗаты белән таныштык?

-Ф.Яруллин турында
нәрсәләр исегездә калдырдыгыз?

-Ф.Яруллинның
нинди әкиятен укыдык?

-Бу әкият нәрсәгә
өйрәтә?

2.Билгеләр кую

3.Өй эше бирү.План
буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

Көннәрнең берендә, карурманның түрендә, кәкре усак төбендә ялкау Куян кишер сабагы белән борынына кун­ган черкиләрне куып ята икән, шунда аның күзе усак ботагында эленеп торган бер әйбергә төшкән.

«Нәрсә булыр бу? — дигән ул.— Яфрак дисәң, артык зур. Гөм­бә дисәң,  түгәрәк түгел.  Гөмбә белән яфрактан башка дөньяда  тагын  ниләр   бар   соң   әле?   Әй,   исемә   төште: кишер, шалкан, кәбестә. Тик бу әкәмәт әйбер аларның берсенә дә охшамаган.  Мөгаен,  бу ашый торган  нәрсә түгелдер.  Юкса мин  белми  калмас  идем.  Үз  гомеремдә урманның аркылысын-буен әз айкамадым»,— дип уй­лаган   Куян   һәм   ботактагы   ят   әйберне   үрелеп   алган. Аны астын өскә әйләндереп тә, кырын-кырын яткырып та,  кырыена ук килеп тә,  ераккарак китеп тә караган, әмма барыбер ни икәнлегенә төшенмәгән.

«Хәйләкәр төлкедән сорап карыйк, аның дөньяда бел­мәгән нәрсәсе булмас»,— дип уйлаган ул һәм алгы тә­пиен авызына кабып бик каты сызгырган. Аның сызгы­руын гына көткәндәй, куаклар арасыннан атылып-бәрелеп Төлке килеп чыккан.

—  Нинди  хәвеф  бар,  нигә  сызгырдың? — дигән ул.

—  Менә бер әкәмәт нәрсә таптым. Шуның ни икә­нен һич  белә  алмыйм.  Төлке дус,  син  кара әле,  эчен­дә берәр тәм-том юкмы? — дигән Куян.

Төлке  Куян  кулындагы  нәрсәне шунда  ук  таныган.

—   Һи,  юләр Куян,- дигән  ул мыскыллап, – бигрәк надан   инде  син.   Үзең   егерменче   гасырда   яшисең.   Бу бит  телевизор.   Мин   ферма  тавыклары   янына   кунакка барган  саен каравылчы өендә  аны күреп кайтам.  Хәт­та  зуррагын.   Аю  корсагы  кадәресен.   Бервакыт   тәрәзә­дән шуны карап, чак килеп капмадым.

—  Усак ботагына каян килеп эләккән соң ул? — дип сораган беркатлы Куян.

—  Мин  беләм,   мин   беләм,— дигән  Тиен,   агач   ба­шында сикеренгәләп.

—  Белсәң әйт.

—  Монда  кичә  бер  көтү   яшьләр  килгән  иде.   Шу­лар онытып калдырган.

—  Алайса кире урынына элеп куйыйк, килеп алыр­лар.

—  И,   юләр   Куян.   Бигрәк  башың  юк  синең.   Шун­дый  нәрсә  кулга  төшкәндә  ычкындыралармы  соң?  Ки­тер әле үземә! Озакламый Аю абзыйның туган көне җи­тә. Шуңа бүләк итәбез аны.

Төлке телевизорны култык астына кыстырган да өе­нә тайган. «Шәп булды әле бу! — дигән ул сөенечен­нән нишләргә белмичә.— Аю абзый белән аралар суы­нып киткән иде. Хәзер менә рәтләнер. Телевизор ул сиңа бер тустаган бал гына түгел инде. Каравылчы әнә, бар ферма тавыгын онытып, төн буе шуңа кадалып уты­ра. Бүреләрнең борынына чиертәм мин моның белән. Юкса Аю абзыйның корт чаккан борынына салкын ком­пресс куйган булып, әллә кем сыман йөриләр».

Төлке алдан ук тантана итеп, Аю абзыйның туган көнен көткән. Ә үзе астыртын гына бу мәҗлескә кем­нең нәрсә алып киләчәген белешкәләп йөргән.

Ниһаять, көтелгән көн килеп җиткән. Ала карга ур­мандагы иң биек агач башына кунып өч тапкыр кар­кылдаган. Бу барлык җәнлекләрне мәҗлескә чакыру булган. Шушы чакырудан соң бөтен урман хәрәкәткә кил­гән. Кайсы сыртына сыер боты салып, кайсы рамы бе­лән кәрәзле бал күтәреп, кайсыберсе кесәсенә чиклә­веген тутырып урман аланына мәҗлескә йөгергән. Һәр­кем үз бүләген беренче булып Аю абзыйга тапшырыр­га теләгән. Бары тик Төлке генә ашыкмаган. «Зур эш­ләр ашыгып эшләнми,— дигән ул үз-үзенә.— Әйдә, карт­лач минем юклыкны күреп бераз борчылып алсын. Бү­ләкнең олылыгын аңларга шәбрәк булыр».

Аланда мәҗлес башланган. Аю абзый дәү агач тө­бен өстәл итеп, үзенә китергән күчтәнәчләрне шунда өя барган. Кунакларга да өлеш чыгарган. Ашаганнар, эчкәннәр. Җырлаганнар, биегәннәр.

Мәҗлеснең иң кызган чагында култык астына ят бер тартма кыстырып Төлке килгән. «Уф,— дигән ул маңгаендагы тирләрен тәпие белән сыпырып,— бөтен дөньяны әйләнсәм әйләндем, әмма эзләгәнемне тап­тым».

—  Нәрсә таптың? — дигән Аю.

—  Менә нәрсә! — дип, Төлке үз бүләген Аю абзый алдына китереп куйган. Аю бу  бүләкне иснәп караган да:   «Бал   исе   килми,   нәрсә   бу? — дип  үкереп   җибәр­гән.— Әллә   син,   хәйләкәр   таз,   миннән   көләргә   уйла­дыңмы?»

—  Мин сиңа,— дигән Төлке койрыгы белән җир се­береп,— дөньяда бер генә Аюда да булмаган нәрсә алып килдем.   Моны   күрсәләр,   бүтән   аюлар   көнләшүләреннән тәгәрәп үләчәкләр.

—   Йә,  йә,— дигән  Аю,— ашап  карыйк.  Тәмле  нәр­сә  микән.— Аю  казыктай  тешләрен  телевизорга  баты­рам дигәндә генә, Төлке:

—  Туктале, галиҗәнап Аю абзый,— дигән,— бу ашый торган әйбер түгел. Бу җан азыгы,— дигән.

Аю корсагын уа-уа көләргә тотынган:

– Ха-ха-ха!   Җан  азыгы!   Ха-ха!   Моңарчы  җанымның   ашарга   сораганы   юк   иде    Син,   астыртын,   берәр хәйлә корып маташмыйсыңмы?

Төлке Аю абзыйның сүзләреннән үпкәләп, читкәрәк китеп баскан.

—  Йә-йә,— дигән  Аю,— бүләгеңнең   нәрсәгә   яраклы икәнен   күрсәт.   Җанымның   да   тамагын   туйдырып   ка­рыйк.

Төлке ялындырып тормаган. Телевизорның бер кноп­касына басып җибәргән. Экранда башта ниндидер ут­лар җемелдәгән, аннары мылтык тоткан бер аучы ки­леп чыккан. Җитмәсә бу аучының бозау хәтле эте дә бар икән. Моны күрүгә мәҗлескә җыелган барлык җән­лекләрнең котлары очкан. Хәтта качарга кирәклеген дә онытканнар болар.

—  Курыкмагыз,— дигән   төлке   телевизордагы   аучы этенең   башыннан   сыйпап.— Болар   безгә   тия   алмый. Аларның үзләрен тотып пыяла тартмага япканнар.  Ме­нә   карагыз:   аучысы   да,   эте   дә   тими.— Төлке   үзенең батырлыгы   һәм   тапкырлыгы   белән   мактанырга   телә­гәндәй, экран тирәсендә бөтерелгән.

Озакламый телевизорда күренешләр алышынган. Мультфильм башланган. Бүре Куянны куа киткән. «Бусы мин!» — дигән Бүре экранда үзен танып. «Син мине мәңге тота алмыйсың»,— дигән Куян. Алар бе­раз бәхәсләшеп алганнар. Мультфильм барысына да ошаган.

—  Бүләгең  ярыйсы икән,— дигән Аю абзый Төлке­гә. Аюның мактавыннан күңеле күтәрелгән   Төлке теле­визорны икенче программага күчергән. Анда футбол уе­ны бара икән.

—  Сарык   башы   типкәләп   йөртәләрме   анда? — ди­гән Бүре, тәгәрәп йөргән тупны күреп.

—  Син  үзең  сарык  башы,— дигән  Аю  бик  белдек­ле булып,— сарык башы өчен шул тиклем кеше йөгереп йөри димени? Бер йомарлак кәрәзле балдыр ул.

—   Юк, олы шалкан,— дип кырт кискән Куян.

—  И,   юләр   башлар! — дигән   Төлке,— туп   бит   ул.

—  Ә нәрсә  соң ул туп? — дип сораганнар  аңардан.

—  Түгәрәк әйбер,— дигән Төлке, исе китмичә.

—  Түгәрәк икәнен үзебез дә күрәбез,— дигән Аю,— ни   өчен  аны   типкәләп  йөртәләр?   Акыллы   булсаң  син безгә шуны аңлат.

—  Әнә теге ятьмәле капкага кертергә маташалар,— дип аңлаткан Төлке.

—  Тапканнар кызык нәрсә,— дип, Аю борылып ки­тәргә җыенган икән, шулвакыт капкага туп килеп кер­гән.   Бу  тамашаны  карарга  җыелган  халык  сызгырыр­га,  кычкырырга тотынган.  Бөтен урман гөжләп торган. Аю   исә,   тагын   нишләрләр   икән   дип,   яңадан   экранга таба борылган. Тупны янә капкадан тибеп чыгарып җи­бәргәннәр.   Тагын   куыш   киткән.   Тора-бара   урмандагы җәнлекләр   бу   уенны   ярата   башлаганнар.   Алар   хәтта төрле-төрле  төркемнәргә   бүленеп   беткәннәр,   һәр   төр­кемнең яраткан командалары барлыкка килгән. Уен бет­кәч урманны   яңгыратып   бәхәсләшә   торган   булганнар. Чөнки һәр төркемнең үз командасын көчле итеп күрә­се  килгән.   Капкага  туп  керткән  саен   Аю  бөтен  көче­нә   «Го-ол!»   дип   акыра   икән.   Бу   тавышка   хәтта   Аю тирәсендә   утырган    куяннарның    колаклары    чукракла­нып   беткән.   Ярый   әле   туп   күп   кермәгән,   юкса   мон­дагы   тавышка   зил-зиләләр   кубып   урмандагы   агачлар­ның  асты  өскә  килеп  бетәр  иде.  Болай да  инде  теле­визор   табылганнан   бирле   урмандагы   барлык   тәртип­ләр үзгәргән. Бер җәнлек тә үзенең баласын  вакытын­да   йокларга   яткыра   алмаган.   Бер   яктан   ата-аналары бәбиләрен  җылы  түшәккә  куып  торганнар,   икенче   як­тан балалары сикерешеп торып телевизор карарга утыр­ган.  «Сүземне тыңламасагыз олы  капчыклы аучыга би­рәм»,— дип тә караганнар. Тик балалары: «Аучының да телевизоры  бардыр   әле»,— дип   кенә  җавап   кайтарган­нар.

Аю, Бүре, Төлке, Куяннарның ауга йөрүләре дә тук­талган, Ач корсакларын уа-уа һәркем көне-төне теле­визор караган. Бервакыт ачыгудан күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлаган Төлке урман җәнлекләренә мондый тәкъдим керткән:

—  Дуслар,   сүземне   тыңлагыз   әле.   Мин   менә   нәр­сә әйтергә телим…

—  Теләсәң   әйт,   озакка   сузма.   Телевизор   карыйсы бар.

—  Сүзем  шул:  телевизорда  футбол  барганда   бөтен халыкның   күзе   шунда   була.   Абзарларыннан   тавыкла­рын гына түгел, сарыкларын күтәреп китсәң дә беркем күрмәячәк. Әйдәгез, бер уен вакытында күмәкләшеп авыл­га барып кайтыйк.

—  Юк инде, бик теләсәң үзең бар. Без честный җән­лекләр,— дигәннәр   Төлкегә.— Болай   итү   хәрәмләшүгә керә.

—  Үлән   ашап   торсам   торырмын,   урынымнан   куз­галмам,— дигән   Бүре.   Бүрене   кузгата   алмагач,   Төлке аюга дәшкән:

—  Берәүнең  бик шәп  умарталыгын  күреп  кайттым, бәлки,  галиҗанәп Аю,  син  минем  белән  барырсың,  ә?

—  Юк белән башымны катырма әле,— дигән Аю.— Мин  карап тормасам,  йә безнең  команда  оттырып  ку­яр. Болай да уйнауларының рәте-чираты юк.

—  Син,  Төлке,  кеше котыртып йөрмә,  үзең  бар,— дигән  Мәче  башлы  ябалак.   Шуның  белән  сүз  беткән. Ябалак   тикле   ябалакны   телевизор   яныннан   кузгатып булмагач,   башкаларга  тел   әрәм   итеп   тормаган  Төлке, һәм, ашау-эчү  ише нәрсәләргә кул селтәп, үзе дә теле­визор   карарга   яшел   чирәмгә   сузылып   яткан.   Телеви­зор һаман күрсәткән дә күрсәткән.

Әмма   һәрнәрсәнең   чиге   була,   абзарның   биге   була дигәндәй,  көннәрдән бер көнне  экранда ут сүнгән. Тегеләй  борып,  болай  баскалап  караганнар,  тик  хикмәт­ле тартмага җан кермәгән.

—  Инде нишлибез? — дигәннәр Төлкегә. Төлке җа­вап бирә алмаган.

Шулчак аяк астында йомгактай йомарланып яту­чы Керпе, үзен күрсәтергә теләп, болай дигән:

—  Үзебезгә   уйнарга   кирәк   бу   туплы   уенын.   Җи­тәр инде, кешеләргә күп кызыктык.

Керпенең бу фикерен барысы берьюлы күтәреп ал­ган: «Әйе, үзебезгә уйнарга!»

—   Аюны капкага куярга.

—  Бүреләрне төп һөҗүмче итәргә.

—  Куяннар сакчы булыр.

—  Ә без нишләрбез? — дигән Төлке.

—  Сезме? — дигән Керпе,— сез читкә тәгәрәгән туп­ны китереп торырсыз.

—  Уйнавын уйнарсыз,— дигән шулвакыт Елгыр Бо­лан,— ә тупны каян алырсыз?

Бу сорау һәммәсен аптырашта калдырган. Бер-бер­ләре белән озак киңәшкәннән соң Тилгәнгә болай ди­гәннәр:

—  Синең күзең очлы. Һавага күтәрел дә дөньяны кү­зәт. Тупка охшаш нәрсә күрсәң төшеп әйтерсең.

Тилгән ике әйткәнне көтмичә һавага күтәрелгән. Ка­натын җәеп урман-таулар өстеннән озак очкан ул. Оча торгач, күзәтә торгач биек тау башында туп сыман тү­гәрәк әйбер күреп алган. Бу хәбәрне кайтып әйтү бе­лән үр куяннары тауга менеп киткәннәр. Тилгән күреп кайткан түгәрәк нәрсә чуер таш булып чыккан. Куян­нар аны көч-хәл белән генә таудан тәгәрәтеп төшергән­нәр. Аю бу ташны күтәреп караган да:

—  Ярыйсы   гына   саллы   икән   бу.   Кешеләр   ничек шулай   җиңел   очырып   йөртәләр   икән   соң   моны?   Кү­рәсең,   алардагы   көч   йөз   Аюны   җиңәрлектер   инде, дигән.

Аю таш тупны мәйданга чөйгән.

—  Бераз аякларыгызны  яза торыгыз,  мин өйгә ке­реп   капкалап   чыгам,— дигән   ул.   Таш   тупка   әле   Ку­ян,  әле  Бүре  китереп типкән.  Типкәне берсе аяклары­ның   авыртуына   чыдый   алмыйча   бөгелеп   төшкән.   Аю өеннән тамак туйдырып чыкканчы урманның ярты хал­кы аксап беткән.

—  Ни    булды    сезгә? — дигән    Аю.— Аякларыгызга шырпы кадалдымы әллә?

—  Галиҗәнап   Аю,— дигән   Бүре   өч   аякта   биеп.— Бу   бик   хәтәр   уен   икән.   Әллә   моны   уйнамыйбызмы?

—  Уйныйбыз! — дигән  Аю  кире  какмаслык  итеп.— Мин хәзер бу уеннан башка тора алмыйм. Менә бу ике агач арасы капка булыр.  Мин капкага басам, ә сез үз урыннарыгызга таралыгыз.

Җәнлекләр: «Без хәзер өс-башыбызны гына алыш­тырып киләбез»,— дигәннәр дә урманга таралганнар, һәм, Аюга танытмас өчен, җәен-кышын кием алыштырып йө­ри башлаганнар. Ә Аю исә ике агач арасына басып һаман аларны көтә, ди. Үз капкасына бер туп та керт-термәгән бердәнбер капкачы булуы белән ул бик бә­хетле икән.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Уйнаучылар:

Алып баручы,                                                                                                               убырлы карчык,                                                                                                   урман кешесе (зурлар),                                                                                                     балалар.

Балалар залга керәләр, урындыкка утыралар.

Алып баручы:Балалар, буген безга балалар бакчасына хат килде .Әйдәгез карыйк әле, хат каян килгән икән? Адресы урманнан дип язылган. Балалар укыйбызмы?

         ”Акыллы балалар, без сездән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгезне сорыйбыз. Иртән сездә булабыз. Убырлы карчык, урман кешесе”                             -дип язып куйганнар.

             (Алып баручы сәгатенә карый).

         Нишләптер безнең кунаклар соңга калалар. Берәр                                                   нәрсә булмадымы икән? Үзләре иртән иртүк килүләрен дә әйтеп язганнар. Әллә юл кагыйдәләрен белмичә, адашып йөриләр микән?

Җыр көенә убырлы карчык белән урман кешесе керә.                                                     Урман кешесе убырлы карчыкны кулыннан тоткан.

Убырлы карчык: (зарлана). Әздән генә таптамадылар чибәр карчыкны. Барам, беркемгә дә тимим, ә алар каядыр чабалар, уйлап та тормыйлар.

Алып баручы: Нәрсә булды сезнең белән?

Урман кешесе: Юл аркылы чыга идек, әздән генә таптамадылар минем әбекәйне, чибәркәйне.

Алып баручы: Сез ничек юл аркылы чыктыгыз соң?

Убырлы карчык: Матур, зур йортларга карап бара идем, себеркемне югалттым. Эзләргә дип, иелүем булды, шул вакыт машина эләктереп алып китте.

Алып баручы: (Убырлы карчыктан сорый)Машиналар йөри торган юлдан йөрергә, анда туктап торырга ярамый! Җәяүлеләр чыга торган юлдан йөрергә кирәк!

Урман кешесе, убырлы карчык (икесе бергә) Ярый. Нишләп ярамасын?

Алып баручы: Юл аркылы чыкканда, билгеле бер урыннан гына чыгарга кирәк. Балалар әйтегез але, ничек атала бу урын?

Балалар бөтенесе: Зебра- җәяүлеләр йөри торган урын.

Убырлы карчык :Ә, теге атмы ул?   Буй, буй буялган. Сез аны “Зебра” дисезме?

Алып баручы: Без сезгә тагын бер кагыйдәне әйтәбез- юлны светофор куелган җирдән чыгарга ярый!

Убырлы карчык: Каян? Светофор,светофор.Теге агачмы? Басып торучы.(кулы белән курсәтә).

Урман кешесе : Юк, убырлы. Ул шундый утлы багана. Анда шундый матур утлар яна. Без синең белән әллә ничәне узып киттек. Курмәдең мени?               Шундый матур яналар.

Алып баручы: Әйе, матур. Ләкин светофорны матурлык өчен куймыйлар. Әле сез кагыйдә бозып йөрдегез мени? Юл кагыйдәләре белмәү фаҗигага китерергә мөмкин!

Урман кешесе: (балалардан сорый ).Ә нәрсә өчен?

Алып баручы: Балалар сөйләгәнне тыңлап карагыз әле.

1 бала:       Урамны аркылы чыкканда,                                                                                   һәрвакыт башта сулга, аннан уңга кара!

2 бала:       Әгәр кызыл төс янса,

                  Ашыкма бераз түз!-ди.

3 бала:       Сары төс –

                  Әзер бул кузгалырга! –ди.

4. бала:     Ә яшел төс,

                    Җәяүлеләргә юл ачык! — ди.

Урман кешесе: Менә сиңа мә! Ничек бөтенесен аңлап, хәтерләп бетерегә кирәк боларның?! Балалар сез бик белемлеләр.

Алып баручы: Сезгә аңлап, хәтердә калдыру өчен, безнең дусларыбыз- төрле төстәге утларыбыз ярдәмгә килер.

                 (Җыр көенә кызлар чыга.Утлар биюен биләр).

Әйдәгез, убырлы карчык, урман кешесе, бергәләп уйныйбыз. Утларыбыз да сезнең белән уйнарлар.

                                   Уен “Светофор”.

Кызлар кызыл, яшел, сары түгәрәкләрне күтәрәләр,балалар тиешле хәрәкәт ясыйлар. Кызылда тыныч кына басып торалар.сарыда –сикерәләр,яшелдә- бер урында атлыйлар.

Алып баручы: ( убырлы карчыкка, урман кешесенә дәшә).Аңладыгызмы?

Урман кеше,убырлы карчык: Ярамаганны аңладык инде.(Үпкәләп).

Урман кешесе: Карале убырлы ,минем тәртипсезләнәсе килә бит. Бөтен кагыйдәне тыңлап, үтәп торсаң?! Әйдә минем домино бар. Юлга чыгабыз да, утырып уйныйбыз. Болай гына алмадым мин аны, уйнар өчен алдым. Урманнан кадәр күтәреп килдем бит.

Убырлы карчык: Чыннан да, әйдә уйныйбыз. Машиналар бәрелешеп бетсен. Шоферлары талашсын, кычкырсыннар. Ха- ха- ха кызык булачак.

Алып баручы: Бер дә кызык булмас шул, тәртипсезлегез аркасында хастахәнәгә алып китәргә мөмкиннәр .

Урман кешесе: Юк,юк. Хастаханәгә барырга теләмим.

Алып баручы: Менә сезгә тагын бер кагыйдә.

  1. Кайда машина һәм юл,                                                                                   аннан ерак йөрергә тырыш!

Убырлы карчык: Минем дә сезнең белән уйныйсым килә. (Балалар белән уен).

Уен “Бу мин”-дип атала.(Убырлы карчык уенны ничек уйнарга аңлата).

Кем беренче зебрадан чыгучы?

— Кем автобуста карт әбигә урын бирүче?

— Кем светофорныда күрмичә алдан чабучы?

— Кем светофорның кызыл утына чыкмый?

— Кем светофор төсләрен белә?

— Кем борылышта юл кагыйдәләрен үтәми?

— Кем юл асты юлыннан чыкмый ?

Убырлы карчык: (Урман кешесенә дәшә) Карале, болар юл йөрү кагыйдәләрен беләләр икән. Мин җиңеп чыгармын, дип уйлаган идем.

Урман кешесе: Карале, убырлы, безне урманда югалтканнардыр инде. Әйдә, кайтыйк. Урман патшалыгын тикшереп чыгасы бар.

Убырлы карчык : Бик күңелле булды сезнең белән. Рәхмәт сезгә, күп кагыйдәләр өйрәттегез. Сау булыгыз, балалар.

Алып баручы ,балалар: Сау булыгыз. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз! Менә сезгә бездән бүләк.

Казан шәһәре Совет районы 8 нче номерлы катнаш төрдәге «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячеләре: : Хайбуллина Әлфия Габдрафиковна, Мурзина Лилия Миннахматовна 

Яңа ел әкияте

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү; балаларда яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыру.

Катнашалар: төлке Алиса, песи Базилио, Буратино, Мальвина, Кыш бабай, Кар кызы.

“Яңа ел вальсы” музыкасы астында балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. Зал уртасында чыршы бизәлгән.

А.б. Нинди матур безнең чыршы!

Җем – җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Җыр “Чыршы”

1 бала. Исәнме, чыршы, исәнме.

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 бала. Саумы, саумы, чыршыкай,

Саумы, саумы, Яңа ел!

Яшел чыршы тирәли

Әйләнәбез елмаеп.

Җыр “Чыршыкай, купшыкай”

3 бала. Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек.

Тора түшәмгә тиеп.

4 бала.Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккаттыра,

Ничек матур киенгән.

5 бала.Төрле – төрле утлар яна

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җыр “Чыршы янында”

Күңелле көй агышында залга Буратино керә. Кулында – алтын ачкыч. Буратино.Исәнмесез! Яңа ел белән! Сез мине таныдыгызмы? Әйе, мин Буратино – әкият герое. Тортилла исемле ташбака миңа шушы ачкычны бүләк итте. Бу ачкыч гади түгел. Аның тылсымы бар. Мин үземнең дустымны Мальвинаны эзлим. Ул монда юк икән. Аны эзләп килгәнче ачкыч чыршыда эленеп торсын әле. (Чыршыга ачкычны элеп, көй агышында чыгып китә)

Залга Алиса белән песи Базилио керәләр. Песи таякка таянган, төлкенең пычкысы бар

Төлке белән песи биюе

Төлке.Без мескеннәрне бәйрәмгә кертегезче.

Песи.Безнең дураклар илендә шундый суык, өшеп беттек.

Төлке. Безгә учак ясар өчен зур агач кирәк. Учак җылысында җылыныр идек.

Песи.О! Кара әле, Алиса. Нинди зур, күркәм агач (чыршыны күрсәтә). Бу агачтан утын күп чыгар.

Төлке. Менә шәп бу. Әле аның бизәкләре, уенчыклары да бар.

Песи. Ә без агачны кисик, уенчыкларын җыеп алыйк һәм үзебезнең дураклар илендә аларны сатарбыз. Күп итеп акча эшләрбез.

Төлке. Шәп фикер бу! Мин инде уенчыкларны ничек итеп бүләсен дә исәпләдем: сиңа – икесе, миңа – өчесе. Тигез итеп бүлү була.

Песи.Тигез булмый бит алай!

Төлке. Ярар, мырылдама! Әйдә, башта агачны кисик әле. (чыршының утлары сүнә)

Песи.О! Кара әле, чыршының утлары сүнде! Үпкәләде бугай ул безгә. (Песи белән төлке чыршыны кисмәкче булалар һәм анда ачкычны күрәләр)

Төлке. Базилио, кара әле: ачкыч бит бу! Алтын бит бу. (ачкычны алып тешләп карый). Буратиноның ачкычы түгелме соң бу?

Песи.Шуныкы, шуныкы. Димәк, ул үзе дә шушы тирәдә йөридер.

Күңелле көй агышында залга Буратино белән Мальвина керәләр.

Буратино. Менә, Мальвина, син чыршы бәйрәменә килеп тә җиттең.

Мальвина.Мин бик шатмын. Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен! (баш ия, реверанс ясый)

Буратино.Мальвина, кара әле, миңа Тортилла нинди матур ачкыч бүләк итте. Мин аны чыршыга элеп торган идем. (чыршыны әйләнеп чыга, ачкычны тапмый).

Төлке.Хә – хә – хә. Ачкычны эзлисеңме? Менә бу ачкыч кирәкме сиңа? Без аны сиңа бирмибез. Алтын үзебезгә кирәк.

Песи.Әйе, үзебезгә кирәк! Сиңа да кирәкме?

Мальвина.Әйе, бу ачкыч Буратинога кирәк. Аныкы бит ул.

Төлке. Кирәк булса соң.

Песи. Без аны бушка гына бирмибез.

А.б. Сез ачкычны кире Буратинога бирсен өчен без нишлик соң?

Төлке. Безнең күңелне күтәрергә кирәк.

Песи. Әйе, күтәрегез күңелне.

А.б. Ярар. Әйдәгез, безнең белән “Чыршы” уеныуйнарга басыгыз, бергәләп уйнап алыйк.

Уен “Чыршы”

А.б. Хәзер мин сезгә чыршыга эленә һәм эленми торган әйберләрне атыйм., ә сез барыгыз бергә “әйе” яисә “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Төрле төстәге шарлар?

Мендәрләр, одеяллар?

Мармелад, шоколадлар?

Күпсанлы урындыклар?

Ә йомшак уенчыклар?

Дәфтәрләр һәм китаплар?

Кызыл – сары утлар?

Әкияттәге җеннәр?

Матур – матур чылбырлар?

Серпантин, мишуралар?

Сумкадагы папкалар?

Туфли һәм кроссовкилар?

Чәнечке, пычак, калак?

Көзге һәм агач тарак?

Тәмле – тәмле конфетлар?

Кыздырылган котлетлар?

Ә малайлар һәм кызлар?

Һавадагы йолдызлар?

Булдырдыгыз, афәрин!

Төлке. Уеннары күңелле булды. Ләкин әле безнең яңа ел турында шигырьләр дә тыңлыйсыбыз килә..

Песи. Алар шигырьләр сөйли белмиләрдер әле.

А.б. Нишләп белмәсеннәр?! Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйли белә. Менә тыңлап карагыз әле.

6 бала. Бүген бездә зур бәйрәм-

Бүген Яңа ел килә.

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә җилкенә.

7 бала. Без бүген чыршы янында

Әйлән – бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

8 бала. Яңа ел ул Яңа шул

Иске ел булмас әле.

Шатлыгын да, бәхетен дә

Кызганып тормас әле.

Төлке. Ярар, ярар… шигырьләр беләсез икән. Менә алыгыз ачкычны!

Песи. Әйе алыгыз.

(Буратино белән Мальвина ачкычны алып, көй агышына чыгып китәләр).

Төлке. Ә син беләсеңме, Базилио, монда тиздән Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Ул Кар кызының чибәрлеген күрсәң син…

Песи. Карап та тормыйм.

Төлке. Әйдә, Базилио, без ул чибәр Кар кызын урлап китәбез дә, аны бүләкләргә алыштырып алабыз. Рәхәтләнеп шоколад, конфет ашарбыз.

Песи. Дөрес фикер йөртәсең син, Алиса. Рәхәтләнеп ашыйбыз тәм – томнарны. Ләкин Кар кызын ничек урларбыз соң?

Төлке. Ә без Кыш бабайны йоклатырбыз.

Песи. Ничек йоклатырбыз соң аны?

Төлке. Без Кыш бабайга компот эчерербез. Ә компотка йокы даруы салырбыз!!!

Песи. Ә – ә – ә. Менә шәп хәйлә. Бабакай йоклагач, без Кар кызын урлыйбыз. Әйдә качыйк та, Кыш бабай килгәнен көтеп торыйк (чыгып китәләр).

А.б. Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмештәй сакалы

Чәчләре, керфекләре.

Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә?

Матур кәгазь капчыкларга

Күчтәнәч салып килә.

Балалар. Кыш бабай.

Җыр “Чыршы әйләнәсндә”

А.б.Кыш бабай килгәнче бер уен да уйнап алыйк әле.

Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабарсыз. Әгәр мин дөрес әйтмәсәм, аяклар белән тыпырдарсыз.

  • Кыш бабай барыбызга да таныш бабаймы?

  • Ул җәй көне киләме?

  • Кар кызы белән Кыш бабай дуслармы?

  • Кыш бабай салкыннан куркамы?

  • Кыш бабай шугалаклар бүләк итәме?

  • Кыш бабай яңгырлар яудырамы?

  • Кыш бабай карлар яудырып, таулар өяме?

  • Кыш бабай галошлар кияме?

  • Кыш бабабыз тиздән киләме?

  • Бүләкләр алып киләме?

Игътибарлы икәнсез. Будырдыгыз балалар.

Ә хәзер Кыш бабайны чакырыйк.

Бергә. Кыш бабай, кил безгә,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Килче тизрәк, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

(Тылсымлы көй агышында Кыш бабай килеп керә)

Кыш бабай. Саумы, көтеп алган бәйрәм!

Саумы, чыршыкай!

Исәнмесез, бар кунаклар,

Сезне күреп шатландым.

Бу хәерле сәгатьтә,

Бәйрәм теләге сезгә,

Шат яшәгез гомергә.

Кар бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

А.б. Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә, тизрәк уз, бабай.

Балалр сине көтте,

Тагын бер яшькә үсте.

9 бала. Рәхмәтсиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

Яңа елга һәммәбезне

Матур бизәгән өчен.

Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне!

А.б. Исәнме, Кыш бабай! Безнең чыршыныңутлары янмый бит әле.

Кыш бабай. Хәзер, хәзер без моны төзәтәбез. (чыршы янына килә, тылсымлы таягы белән селки). Чыршы, чыршы кабын син, утларыңны балкыт син!

(Чыршыда утлар яна)

Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яңа елда әйлән – бәйлән

Җырлап – биеп алыгыз.

Җыр “Исәнме, Кыш бабай”

Кыш бабай. Сезнең белән бигрәк күңелле булды. Бераз эсселәп тә киттем.

Су эчәсем килә. (Чокыр тотып Төлке белән Песи йөгереп керәләр).

Төлке. Ай, Кыш бабай,эчәсең киләме? Менә безнең тәмле суыбыз бар. Авыз итеп кара.

Песи. Сусауны бик тиз баса.

Кыш бабай. Нинди эчемлек соң ул?

Песи. “Йокыкола”

Кыш бабай. Бер дә ишеткәнем юк мондый эчемлек турында.

Төлке. Менә дигән эчемлек ул. Син эчеп кара.

Кыш бабай. Ярый алайса, бирегез. Бик сусадым мин.(эчә) Ай, нәрсә булды миңа?.. күзләрем йомыла… йоклыйсы килә… йоклап китәм бугай… (йоклый).

Төлке. (шатланып). Менә булды!

Песи. Йоклаттык бит бабайны. (Чыршы артына качалар. Кар кызы керә)

Кар кызы. Исәнмесез, кадерле дусларым. Менә мин дә килеп җиттем. Кыш бабайны күрмәдегезме сез?.. Ай, бабакайга ни булган? Йоклый түгелме ул?

Төлке. Әйе, йоклый шул, арыгандыр.

Песи. Ә син безнең белән барырсың. Без сине бүләкләргә алыштырып алабыз.

Кар кызы. Болай булмый бит. Явызланмагыз!

Төлке. Әйдә ,тизрәк. Әнә Кыш бабай уяна инде. (Кар кызын алып чыгып китәләр).

Кыш бабай (уянып). Ой, нәрсә булды бу?.. Балалар бәйрәм хөрмәтенә шигырьләр әзерләгән, ә мин йоклаганмын. Ягез, нәни дусларым, миңа шигырьләрегезне сөйләгез инде.

10 бала. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

11 бала. Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең,

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.

12 бала. Кыш бабай, син дә,

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чана шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

13 бала. Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак –чак “эреп” куймадым.

Җылы икән , бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

14 бала. Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап – актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Кыш бабай. Мин әле һаман уянып бетә алмыйм. Әллә берәр һөнәрегезне күрсәтәсезме?

А. Алишның “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр” әкияте.

1 нче күренеш

Диск №48 2 – 3 яшь.

Алинә: Ишетәсезме, әтәч кычкыра!

Камилә: Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

  • Кикрикүк

  • Кикрикүк.

Алинә: Дустым, ә сезнең әтәч белән тавык маҗаралары турында әкият ишеткәнегез бармы?

Камилә: Юк! Сөйләп күрсәт әле, зинһар өчен!

Алинә: Ярый, тыңлагыз. ( Чирәмгә утыралар ) Әтәч белән Тавык күптәннән бергә гомер кичерделәр, бик тату яшәделәр.

( Әтәч чыга, ул тибенә, җим табып тавыкны чакыра. )

Әтәч: Тавыккаем, матуркаем,

Әнә бер бөртек таптым,

Ялгыш авызыма каптым,

Каптым да ялгыш йоттым.

Хәзер тагын эзләрмен,

Тапсам, сиңа бирермен.

Тамагыңны туйдырырмын,

Күңелеңне күрермен.

Тавык: Кыт – кыт кытыйк, кыт – кыт кытыйк.

Көндә бөртек, көндә бөртек.

Туйдым шул бөртегеңнән.

Телим дөнья күрергә,

Сахраларда йөрергә.

Кыт – кыт кытыйк, кыт – кыт кытыйк.

Дөньялар гизеп кайтыйк.

Әтәч: Булсын, әйдә синеңчә,

Кузгалыйк иртән – иртүк.

Кикрикүк – кикрикүк.

( Күңелле көйгә кагына – кагына чыгып китәләр.)

2 нче күренеш

Диск №52 2 -3 яшь.

( Урман күренеше. Кошлар сайраган тавыш. №19 2 – 3 яшь. Күбәләкләр вальс бии. Сәхнәне уратып Әтәч белән Тавык килеп керәләр.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, бер ботак сындыр, мине куандыр, яшел яфрак та булсын, кызыл җимешләре дә…

Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам.

( Әтәч ботакны сындырырга маташа, шулвакыт каршысына Куян килеп чыга.)

Куян: Кем ул минем урманыма баш булмакчы, сорамый – нитми агачларымны сындырмакчы? Бик кирәк икән, рөхсәт сора.

Әтәч: Сызыйк тизрәк без моннан, сындырырбыз соңыннан. Монда дөньяда тиңе булмаган ерткычлар яши икән, киемнәре соры, колаклары ярты метр икән, бик усал ерткычлардыр, безнең өчен куркынычлардыр, кош ите ашаучылардыр.

( музыка. Әтәч белән Тавык урман эченнән алга таба китәләр. Чикләвек агачы янына тукталалар.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, кыт — кытак, кыт – кытак, сындырып бирче бер ботак, яшел яфраклысын, чикләвеклесен.

Әтәч: Тавыккаем, сындырам, хәзер, хәзер булдырам. ( Әтәч каршына Тиен килеп чыга.)

Тиен: Әй, кем ул, кем урманда йөри, кем ул минем чикләвек агачымны сындырырга тели?

Әтәч: Сызыйк тизрәк без моннан, сындырырбыз соңыннан, күрәсеңме,нинди усал ерткычлар бар, безгә, ахры, бу зур урман булыр тар. Колагын күрәсеңме, утыртып тора, йонлач койрыгын селеккәләп куя.

( музыка. Әтәч белән Тавык урман эченнән алга таба китәләр. Кыргый аламгач янына тукталалар.)

Тавык: Әтәчкәем, бәгыръкәем, ничек тә булса кара, ике – өч кенә алмалы нәни ботак булса да ярар.

Әтәч: Тавыккаем, булдырам, хәзер, хәзер сындырам. ( Әтәч ботакны селкетә. Алмагач артыннан Төлке килеп чыга.)

Төлке: Хуш килдегез, рәхим итегез, өемә керегез, түремә узыгыз, кунагым булырсыз. Аякларыгыз арыгандыр, сусагансыздыр, талчыккансыздыр. Мин сезне күптәннән көттем, сезгә дип күчтәнәчләр дә хәзерләгәндәй иттем. Урманнан иң кызыл алмалар сайладым, сезнең өчен генә саргаеп өлгергән чикләвекләр җыя алдым, бәхетегез шул икән, ризыгыгыз мул икән.

Әтәч: Кара әле, монда ерткычлар нинди яхшылар икән.

Төлке: ( үз – үзенә ) Менә дигән тәмле ашлар…Менә юләр башлар, үзләре килеп керделәр. ( Тавык белән Әтәчкә ):

Әйдә керик өемә,

Кунак булырсыз менә.

( Әтәч белән Тавык Төлкенең өенә кереп китәләр)

Төлке: Утырыгыз шушында,

Ашый торыгыз, менә.

Мин күршегә кереп чыгам,

Танышырга чакырам.

( Төлке күршесе янына йөгерә. Бүре чыга.)

Бүре: У – у – у – у, у – у – у – у!

Ничә көн инде мин ач,

Куян тотып булмагач,

Хәлем бер дә яхшы түгел

Азык табып булмагач.

Төлке: Күршекәем, кара әле,

Минем арттан бар әле

Анда ике юләр баш-

Пешереп ашарбыз тәмле аш. ( Китәләр )

( Төлке өе яныннан Куян узып бара. Өйдән Тавык белән Әтәч чыгып баралар.)

Куян: Син, Әтәч әфәнде, артыграк батырланасың, берни белмичә кыланасың, Төлкенең кем икәнең соңгарак белерсең, бу өйгә керүеңә бик үкенерсең, ләкин ул чакта инде соң булыр, хәйләкәр төлкенең тамагы туйган булыр.

Тавык: Монда бит шундый яхшы ерткычлар яши, алар беркемгә дә тимиләр.

( Тиен килеп җитә һәм ул да кызып сөйләп китә. )

Тиен: Бу оядан тизрәк сызыгыз, төлке кармагыннан котылыгыз. Төлке ул бик хәйләкәр ерткыч, аның өендә калу бик куркыныч.

Әтәч: Төлке безне шундый шат каршы алды. Аның турында бездә бик яхшы фикер калды.

Тиен: Әй, юләр башлар, хәзер икегезне дә пешереп ашар.

( Әтәч капчыкка күз сала, аның тавык йоны белән тулы икәнең күрә. )

Әтәч: Ай – ай, харап булганбыз, чыннан да бик ялгышканбыз!

Тавык: Кыт – кыт кытыйк, кыт – кытыйк.

Әйдә тизрәк сызыйк. ( Әтәч белән Тавык чыгып качалар, Төлке белән Бүре аларны эзлиләр, ләкин таба алмыйлар.)

Бүре: Нихәл инде буу – у?

Ышандым шушы Төлкегә,

Калдым шулай көлкегә. ( Төлке белән Бүре башларын иеп чыгып китәләр. )

( Музыка тавышы кире ишегалдына алып кайта. )

Алинә: Шулай итеп, Әтәч белән Тавык чак исән калганнар.

Камилә: Нинди кызык әкият!

Алинә: Әйдәгез, дуслар, әтәч – тавыкларны ашатыйк. Ил гизәргә чыгып китмәсеннәр, хәйлә сөючеләргә эләкмәсеннәр.

Җыр:

15 бала. Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап – ак булды болыннар,

Ап –ак булды киң кырлар.

16 бала.Кыш бабай килгән,

Ап – ак тун кигән.

Көтәм: кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

17 бала.

Кыш бабай. Ай, арып киттем әле мин. Картайдым шул… Ә минем оныгым Кар кызы кая соң?

Балалар җавабы.

Төлке, Песи, Кар кызы керәләр.

Песи. Нәрсә шаулашасыз? Менә ул Кар кызыгыз!

Төлке. Кыш бабай, Кар кызың кирәкме? Без аны бүләкләргә алыштырабыз.

Кыш бабай. Ай –ай –ай!!! Сез ничек оялмыйсыз? Ярар, сезнеңчә булсын, алыгыз бүләкләрне. Минем кызымны кайтарыгыз (капчыкны бирә)

Песи белән төлке капчыкны алып чыгып китәләр.

Кыш бабай. Исәнме, кызым! Менә, ниһаять, син безнең белән. Ә сез, балалар, борчылмагыз. Мин бит тылсымчы. Песи белән Төлке алып киткән капчыкта чын бүләкләр түгел, ә күркәләр һәм ылыслар гына булыр.

18 бала. Суык бабай, алтыным,

Битләрең кызарган.

Әйдәле, бер биик,

Уздырып кызлардан.

Кыш бабай. Әйе шул. Инде бер матур итеп бер биеп алсаң да була! Бүген бит бәйрәм!

Кыш бабай биюе.

Кыш бабай. Ярый, инде балаларны бүләкләр белән сөендерер чак җитте. Ә бүләкләрем гади генә түгел, аларны чанага салып алып килергә кирәк..

Кыш бабай. Менә чана белән сандык та килеп җитте. Аны ачарга кирәк… Ләкин ул ни өчендер ачылмый әле…

А.б. Буратиноның алтын ачкычы бар бит! Аның белән ачып карыйк.

(Буратино ачкычын Кыш бабайга бирә).

Кыш бабай. О – о –о! Рәхмәт! Бер – ике – өч, ачкыч йозакны ач! ( сандык ачыла, аның эчендә җеп йомгагы). Син, тылсымлы йомгак, капчыкны тизрәк алып кил!

Кыш бабай йомгакны “Тылсымлы бүлмә”гә ыргыта. Беренче тартып чыгарганда йомгакта итек, икенчесендә бер баланың әтисе, өченчесендә бүләкләр белән капчык ияреп чыга. Капчык артыннан Төлке белән Песи дә керәләр.

Песи. Гафу итегез безне.

Төлке. Без бүтән алай явызланмабыз.

Икесе бергә. Бәйрәмегездә калырга рөхсәт итегезче.

Кыш бабай. Балалар, гафу итәбезме бу явызларны?

Балалар. Итәбез.

Кыш бабай. Ярар, елга бер генә килә торган тылсымлы Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә гафу итәбез сезне. Калыгыз безнең бәйрәмебездә.

А.б. Төлке , син хәйләкәр дә, җитез дә, Яңа елны табып, алып кил әле безгә.

Кыш бабай. Менә дусларым, сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез,

Шул минем теләкләрем.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләшәләр)

Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә.

Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

Кыш бабай. Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне

Бер – беребезгә телик.

А.б. Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне.

Котлы булсын, Яңа ел!

Җыр “Бер яшькә үстем”

Учредитель СМИ «Учебные презентации» (Свидетельство РОСКОМНАДЗОРА Эл № ФС77-61477)

сценарий праздника Урман – күп катлы йорт

Подробности

Автор: Дильбар Халиловна

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4098

Рейтинг:   / 4

Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиятова Дилбәр Хәлиловна

Ахмак куян

( Курчак театры өчен)

Катнашалар:
Куян.
Тиен.
Керпе.
Төлке.

Вакыйга урман аланында бара. Аланда Куян уйнап йөри.
Әлсерәп Тиен йөгереп керә.

Т. Кылый! Кылый!
К. Нәрсә булды? Нәрсәгә шулай хәлсерәдең?
Т. Ардым! Кайчаннан бирле сине эзлим. Баярак кына төлкене күрдем. Агач башында әти алып кайткан чикләвекләрне сыпыртып утыра идем, төлке килеп чыкты. Миңа астан озак кына карап торды да, сиңа буй җитмәс инде, ә менә дустың Кылыйны
эләктерергә исәп бар, — ди.
К.( Калтырый башлый) Ә-ә-ә-ә-ә , ми- не-е-е , Төлке-е -е …
Т. Я, ярар, аның кадәр курыкма әле син , хәзер аның планы безгә билгеле бит инде. Син монда уйнап йөрмә, өеңә кайтып тор. Мин бераздан килеп җитәрмен, хәзер әтигә кышка чикләвек җыярга булышасы бар.( Китә).
К. (Калтыравыннан туктый) Тукта әле, мин нәрсәгә дип коелып төштем әле? Мин бит батыр Куян! Мин 3 кә кадәр саный да беләм! Бер, ике … Әй калганын оныттым. Мин ул Төлкене үзем тотам әле. Акылга утыртам әле мин аны! (Уйланып йөри). Ничек итеп тотарга икән ул Төлкене ? Әһә, таптым! Әнә Керпе дус та килә икән , аңа мактаныйм әле. Керпетдин! Кызуырак кил әле!
К-е. Нәрсә булды? Итәгеңә ут капты мәллә? Нишләп шулай кычкырасың?
К. Беләсеңме, мине “Төлке — Төлке — Төлкетдин, хәйлә белән эш йөртим” тотып ашыйм , — дип әйткән ди.
К-е. Кит аннан! Нишләрсең икән инде хәзер? Ул бик хәйләкәр, Явыз, теләгенә ирешмисә калмас.
К. Һи, борчылма , Керпе дус. Мине аннан курка дип беләсеңме әллә? Бик беләсең килсә, мин аны үзем тотам.
К-е. Мактанчык та инде үзең. Төлкене тел белән тотып булмый аны.
К. Алай димә син, иң башта минем башта туган планны тыңла.
Мин аның юлына чокыр казып куям да, Төлкене шунда төшерәм.
К-е. Планың шәп икән үзе. Шәп уйлап тапкансың син , молодец!
К. (Бии-бии) Әй үзем, әй үзем, маңгаемда бар күзем!
К-е. Кара аны, чокырыңны тирәнрәк итеп казы. Бераздан үзем дә килеп булышырмын . Түгәрәк аланнан алмалар җыйган идем( кәрзинен күрсәтә), шуларны гына кайтарам да, көрәк алып киләм.
К. Ура! Мин нинди молодец! Ничек оста итеп уйлап таптым! Лә -лә- лә , мин төлкене акылга утыртам! (Сикергәләп чыгып китә )

Төлке керә, куак араларын караштыра.

Т. Кая булыр бу Кылый? Шуны эзләп ярты көнем узды. Авылга барып карыйм әле, берәр каз, һич югы берәр тавык- чебеш булса да эләкмәс микән (Чыга).

Кулына көрәк тотып, Куян керә.

К. Әһә. Төлке шушы юлдан йөри икән. Чокырны да менә монда казырга кирәк. Авылга барып берәр тавык-мазар эләктереп кайтыйм диме? Бар. бар, әзерләгәннәр , ди. әти әйтә , элек без яшьвакытта якындагы авылга барып кәбестәләр белән сыйланып кайта идек, хәзер кешеләр тимердән без үтә алмаслык әллә нинди зур коймалар корып куйдылар да , каралты- кураларына якын да килә торган түгел, ди. Төлкене дә капкаларын зу –у – р итеп ачып көтеп торалардыр анда. Күп сөйләндем. Инде эшкә тотынсам да ярар. ( Казый башлый). Бигрәк авыр эш булып чыкты бу. тагын әз генә каыйм да … ( Бераз эшләгәч , туктый). Өф-өф, кулларым да авыртып бетте. Җитеп торыр, бүтән казыйсы килми. Инде агач артына качып Төлкене көтеп торырга кирәк.

Төлке керә.
Т. Авылга барып та рәт чыкмады … Кая булыр бу Кылый?
(Чокырга егыла) Ай –яй –яй! Кем эше икән бу? Туктале, бик кечкенә түгелме соң бу? Мин бит моннан сикереп тә чыга алам.( шыпырт сөйләшүгә күчә) Ә-ә, әнә тегеннән карап тора, шул Кылыйның эше икән бу. Хәзер эләктерәм инде үзеңне. Тукта , ашыкмаска кирәк. Мин аны монда хәйләләп китерим. (Тавышын көчәйтә) У –у – у , монда төсле телевизор да бар икән. Абау, Кылыйны күрсәтәләр түгелме соң? Карале . Кылый космонавт булган !

Керпе керә, кулында көрәк.

К-е. Кылый!
Т. Хәйләм барып чыкмады инде, Керпе дусты килеп җитте. (Чокырдан сикереп чыгып кача)
К. ( Куак артыннан чыга) . Нәрсә кычкырасың инде ? Төлкене чокырга төшергән идем бит.
К-е. Әле генә төлке син казыган чокырдан чыгып тайдымыни ул ?
И-и , ахмак Төлке хәтле Төлкене тоту өчен шуның кадәр кечкенә чокыр казыйлармы инде ?
К. Ярар инде… Әйдә барып карыйк әле. Төлке анда төсле телевизор бар дигән иде .
К-е. И-и , Кылый , Кылый, бигрәк беркатлы инде үзең. Чокыр казыганда телевизор күрдеңме соң?
К. Юк иде…
К-е. Шулай шул. Бик вакытлы килеп җиткәнмен, Төлке үзеңне алдалап китереп эләктермәкче булган бит.
К. Шулай икән шул. Әй, мин аңа барыбер тотырмаган булыр идем!
К-е. Мактанырга дигәндә булдырасың инде ансы. Әйдә , Төлке тагын килеп җитәр, китик моннан. (Кулыннан җитәкләп алып китә).

Куян кире йөгереп килә.
К. Мин ул төлкене барыбер тотам! (Йөгереп чыгып китә).
ПӘРДӘ.

У вас нет прав для создания комментариев.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет белем учреждениесе

Түнтәр гомуми урта белем мәктәбе

Әкиятләр иленә

сәяхәт

(ачык клуб сәгате эшкәртмәсе)

Озайтылган көн төркеме

тәрбиячесе Зәйнетдинова

Эльмира Роберт кызы

2021 ел, декабрь

Тема: Әкиятләр иленә сәяхәт. 

Максат:

1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү  хисләре булдыру

 Җиһазлау: Татар халык әкиятләре,”Әкияттә-кунакта” презентациясе, ноутбук, проектор.

Клуб сәгатенең барышы

— Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме? 

— Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге клуб сәгатебез гадәти түгел. Шуның өчен игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

  2. Ә бүген без сезнең белән серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз. (1 нче слайд)

(   әкият дөньясы рәсеме,   борын-борын заманда…….дип язылган)

Бу дөньяда бар серле ил

Ул әкият дөньясы.

 Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

 Күкләр аяз.

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

  Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

  • Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды икән ул? (Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)

-Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин? (Яшәгән ди, булган ди…, әүвәл заманда…, бервакыт…, көннәрдән бер көнне…)

-Әйе. Димәк, сез әкиятләр укырга яратасыз икән, шулаймы? (Әйе)

II. Яңа белемнәр ачу.

 Укучылар, әкияттә нинди геройлар була? Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә. Нинди  геройлар  алар, укучылар, сез аларны беләсезме икән? (2 нче слайд-төлке рәсеме)

Бу – Төлке.

  • Әйе, укучылар сез әкият геройларын бик яхшы беләсез икән. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?

  • Төлке  әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдый ала, ялагай.

Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?

  • Бу әкиятләр хайваннар турында була.

  • Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә. Бу төр әкият  жанрының иң борынгысы дип санала.

  • Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. (Икенче герой —убырлы карчык.) (3 нче слайд)

  • Бу – Убырлы Карчык

  • Убырлы карчык нинди герой?

  • Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя ала. Ләкин  әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар.

  • Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?

  • Тылсымлы  әкиятләр төркеменә кертәләр.

  • Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.

Тылсымлы әкиятләрдә тагын нинди геройлар була? ( Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән мөнәсәбәткә керә, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар эшли.)

  • Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар?(тормыш-көнкүреш әкиятләре)

  • Бу әкиятләрдә нәрсә турында сүз бара?(халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар)

  • Алар башка төр әкиятләрдән нәрсә белән аерылып тора?(Алар башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын).

  • Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый чуар.

  • Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый? ( Алар арасында зирәк   кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар.)

  • Димәк,(4 нче слайд)

 хайваннар турында әкиятләр          тылсымлы әкиятләр             

тормыш-көнкүреш  әкиятләре

III. Физкультминутка

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

—  Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Татар халык әкиятләреннән башка әкиятләр дә бар бит, аларны  беләбезме соң?  Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик. Шулай итеп, Йолдызлы сәгатебезне башлыйбыз!

Уен 5 турдан һәм финалдан тора. Укытучы биремне әйтә, уенда катнашучылар үзләре дөрес дип уйлаган сан язылган сигнал карточкаларын күрсәтәләр. Әгәр җавап дөрес булса 1 йолдызчык бирелә.Һәрбер турдан соң иң әз йолдызчык алучы, уеннан төшеп кала. Финалга ничә укучы калса да ярый.

 1.I тур. Бу өзек кайсы әкияттән? (5 нче слайд)

1) Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, синнән дә качам(“Йомры икмәк”

2) Тиен бик ачуланган да әйткән:

-Алайса, син гомер буе киндер сугып кына тор, дигән…(“Өч кыз”)

3) Уйладылар да камырдан бер сын ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын ярырга. Ә камыр сыны кәҗә бәтиләре белән уйнап йөри.(“Камыр батыр”)

4) Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән … атлы килене булган. Карчык бик явыз икән , ди

(“Гөлчәчәк”)

5) Егет көн саен атасы янына керә икән. Атасы моннан:
-Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар?-дип сорый икән. Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.(“Зирәк карт”)

6) Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.

Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди. (“Кәҗә белән Бүре”)

(6нчы слайд)

7)Шулай бервакыт, эш булмагач, үги ана төпсез мичкәгә су ташырга кушкан. Бик усал булган ул үги ана. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән.(“Зөһрә кыз”)

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

Артык сүзне тап! (9 нчы слайд)

Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре. (Бүре)

Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче. (Шүрәле)

(10 нчы слайд)

Убырлы карчык, соры бүре, күл, кушкаен, сыерчык, шүрәле.(Шүрәле)

Урман, бүре, кыз, убырлы карчык, пәрәмәчләр, әби, аучылар. (Убырлы карчык)

Куян, йолдыз, тиен кызы, итек, дару, Доктор Айболит. (Тиен кызы)

Чана, балыклар,төлке, бабай, куян, боз, тун.(Куян)

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

II тур

Ш К А О Р К А (КАРАКОШ) хәрефләрдән сүз төзергә.

Иң күп һәм иң озын сүз төзүче укучыларга йолдыз бирелә. Шулай ук иң күп хәрефләрдән сүз төзүче җанатарларга да бүләк бирелә.

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

III тур

1) Әкиятләрнең авторын бел! (11 нче слайд)

            Су анасы                                        татар халык әкияте

            Кәҗә белән бүре                            Абдулла Алиш

           Сертотмас үрдәк                           рус халык әкияте

            Шалкан                                         Габдулла Тукай

2) Карт алтын балыкны тотканчы ятьмәне ничә тапкыр суга ташлый?( 3 тапкыр)

Карчык картны алтын балыкка ничә тапкыр йомышка җибәрә? (5 тапкыр)

Яшелчә бакчасында бабай,әби, онык, эт, песи, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? ( 3 кеше)

3) а) Кайсы артык? А.Алиш әкияте түгел?

1. Сертотмас үрдәк

2. Чукмар белән Тукмар

3. Нечкәбил

4. Койрыклар

5. Төлке белән Каз

б) Кайсы артык?

1. Саламторхан

2. Балыкчы һәм балык турында әкият

3. Шалкан

4. Карт белән Төлке

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

4) а) Бу мәкальләр кайсы әкияткә туры килә?

— Булыр булмас эшне алдан шаулап йөрү кирәкмәс. 4

— Авыр эшне күмәк кул җиңә. 1

— Яман белән юлдаш булма, 5

Надан белән сердәш булма!

1. Шалкан

2. Саламторхан

3. Балыкчы һәм балык турында әкият

4. Карт белән Төлке

5. Аерылганны аю ашар,

Бүленгәнне бүре ашар.

б) -Миндә авыз бар дип бертуктаусыз сөйләнмә! 1

— Дустың булса югалтма! 2

1. Сертотмас үрдәк

2. Чукмар белән Тукмар

3. Нечкәбил

4) Койрыклар

5) Төлке белән Каз

Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга

Финал. Таңбатыр сүзе хәрефләреннән сүзләр төзү. Иң күп сүз төзүче уенчы җиңүче була.

( Бу вакытта карап утыручы укучылар төркемнәрдә биремнәр эшлиләр. “Үги кыз” әкият-спектакле билеты белән эшләү)

V. Рефлексия өлеше.

— Клуб сәгате кайсы ягы белән файдалы булды?

— Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

— Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?

VI.Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

— Клуб сәгате ошадымы ? Бүген нәрсәләр белеп кайтып китәбез?

2. Барлык укучыларга рәхмәт әйтү, актив катнашучы укучыларга кечкенә бүләкләр бирү.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Упанаяна индийский праздник
  • Умелые руки не знают скуки сценарий
  • Уол о5о норуот кэскилэ сценарий
  • Упал сценарий примета
  • Умей сказать нет вредным привычкам сценарий

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии